САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Ләкегә бәйрәмгә барабызмы?

Районның православие динен тотучылары бүген Раштуаны каршылый 7 январьга каршы төндә православие динен тотучылар, уразаны (итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торып, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклану) тәмамлап, Раштуа бәйрәмен каршылыйлар. Раштуа - Аллаһының җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп...

Районның православие динен тотучылары бүген Раштуаны каршылый

7 январьга каршы төндә православие динен тотучылар, уразаны (итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торып, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклану) тәмамлап, Раштуа бәйрәмен каршылыйлар. Раштуа - Аллаһының җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Аны районда да бәйрәм итәләр. "Бүген кичке сәгать 9дан чиркәүдә слубжа башлана, - ди Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова. - Авылдашлар , кунаклар иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап, бәйрәмне каршы алачаклар. Иртәгә 10.00 сәгатьтә күмәк күңел ачулар башланачак".

Реклама

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X