САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәлилнең яшь хәбәрчеләре яза

"Сарман" - бик кызыклы, үзе кулга кереп тора. Мәктәптә укыганда, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәгенә йөрдем. Гәҗит-журналларга Алсу Даутова исеме астында мәкаләләр бастыра идем. Студент вакытларында, каникул чорларында "Сарман"да корректор булып та эшләгән чаклар бар иде. Гимназиядә "Яшь хәбәрчеләрнең" җитәкчесе үзгәрсә дә, түгәрәк әле дә яши. Бу бик куандыра, әлбәттә. "Сарман" битләрендә...

"Сарман" - бик кызыклы, үзе кулга кереп тора. Мәктәптә укыганда, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәгенә йөрдем. Гәҗит-журналларга Алсу Даутова исеме астында мәкаләләр бастыра идем. Студент вакытларында, каникул чорларында "Сарман"да корректор булып та эшләгән чаклар бар иде. Гимназиядә "Яшь хәбәрчеләрнең" җитәкчесе үзгәрсә дә, түгәрәк әле дә яши. Бу бик куандыра, әлбәттә. "Сарман" битләрендә мәктәп укучыларының язмаларын еш укыйбыз.
Туган як гәҗите күңелемә хәзер дә бик якын. Бүгенге көндә икенче Җәлил мәктәбендә дә "Яшь журналистлар" түгәрәге эшли башлады. Җитәкчесе итеп, мине билгеләделәр. Инде түгәрәк әгъзаларының беренче җимешләре дә бар. Әлеге хезмәтләрне "Сарман" битләрендә күрә алсак, бик шат булыр идек.
Хөрмәт белән, Алсу Сәлимҗанова.
Компьютер зарарлымы?

Хәзерге балалар, мәктәпләрдән кайткач, компьютер каршына килеп утыралар. Күзләрен бетереп, кич буе төрле сайтларда "актарыналар". «Компьютер зарарлымы?» - дигән сорау мине бик кызыксындырды. Әлеге сорауга җавап эзләп, әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең фикерләрен тыңлап карарга булдым.

Гөлназ, 31 яшь: "Мин компьютерны зарарлы, дип уйлыйм. Беренче чиратта, күзләргә зур зыян килә. Икенчедән, балалар күп вакытларын файдалырак шөгыльгә юнәлтә алырлар иде".
Нияз, 11яшь: "Компьютер - бик кирәкле әйбер. Укыганда өстәмә мәгълүмат алу өчен бик кирәк. Энциклопедияне бөтен фән буенча да табып бетереп булмый бит. Сатып алсаң - кыйбат, китапханәгә бу суыкта барып йөрисе килми".
Безнең әти-әниләребез укучы чагында компьютер дигән нәрсә булмаган. Алар мәктәптән кайткач, өй эшләрен эшләп, әниләренә булышкач, урамга уенга чыкканнар. Ә хәзерге заман балаларын урамга куып та чыгарып булмый, диләр өлкәннәр! Әйләнә-тирәгә игътибар итсәк, балаларның өчесенең берсендә - күзлек, күп очракта моның сәбәпчесе - компьютер. Компьютерның тагын бер тискәре ягы бар әле. Балалар интернеттан өй эшләрен күчереп язалар. Ә бит киләчәктә БДИ бирәсе булачак.
Компьютерны зарарлы, дип уйласам да, аларсыз без тормышны күз алдына китерә алмыйбыз. Мәктәпләрдә балаларга өстәмә мәгълүматлар туплап килергә кушалар. Без аларны, әлбәттә, интернеттан алабыз.
Компьютер - зарарлымы? Фикерләр икегә бүленде. Бер яктан карасаң, балалар кечкенә чактан ук күзләрен бетереп, өй эшләрен күчереп, үзләренә начарлык эшлиләр. Икенче яктан карасаң, алар, өстәмә мәгълүматлар укып, белемнәрен һәм билгеләрен яхшырталар.
Хәзерге заманда яшәү рәвеше үзгәреп кенә тора. Электроника буенча казанышлар да көннән-көн арта. Дөньядан артта калмыйча, һәр яңалыкны күрергә, куллана белергә! Тик иң мөһиме - мөмкинлекләрне һәм вакытыңны дөрес бүлергә кирәк.

Гөлфия Насыйбуллина.

Дустым Кузя

Безнең өйдә миңа кадерле булган дустым яши. Ул - минем попугаем. Аның исеме - Кузя. Ул бездә инде - ике ел. Кузяны миңа әни бүләк итте. Мин аны бик яратам. Кузя бик сөйкемле, аңа һәрвакыт карап кына торасы килә. Аның яраткан ризыклары да бар. Мәсәлән, алма һәм ипи. Тагын мин аңа төрле яшелчәләр дә ашатам.
Кошымны мин көн дә очарга чыгарам. Ул шулай канатларын ял иттерә. Без куышлы, качышлы уйныйбыз. Кузяны атнага бер тапкыр юындырам. Ә ул юынырга бер дә яратмый. Яраткан шөгыле - көзге янында утыру. Ул, көзгегә карап, үз-үзе белән сөйләшергә ярата. Ул янымда булганда, миңа тыныч. Ә инде күңелсез чакларымда Кузя, чыркылдап, кәефемне күтәрә. Попугай хәзер гел безнең гаилә членына әйләнде инде.

Лия Насыйрова.
7 «А» классы
укучылары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X