САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

«Комбайн»нан – Сарман үрләренә

21 декабрьдә, 80 еллыгы уңаеннан, «Сарман» газетасы үз хәбәрчеләрен җыйды. Январь башына, Алла теләсә, 91 яшен тутырасы Зәйтүнә апабыз: «Бик йөри алмыйм», - дип торса да, түзмәгән, такси яллап, иң беренчеләрдән булып, сәнгать мәктәбенә төшеп утырган. Инде шундый олылар да өйләреннән купкач, аның яшьрәкләре ничек килми калсыннар ди? Сәгать 11ләргә...

21 декабрьдә, 80 еллыгы уңаеннан, «Сарман» газетасы үз хәбәрчеләрен җыйды.
Январь башына, Алла теләсә, 91 яшен тутырасы Зәйтүнә апабыз: «Бик йөри алмыйм», - дип торса да, түзмәгән, такси яллап, иң беренчеләрдән булып, сәнгать мәктәбенә төшеп утырган. Инде шундый олылар да өйләреннән купкач, аның яшьрәкләре ничек килми калсыннар ди? Сәгать 11ләргә чакырылган хәбәрчеләребез, ветераннарыбызның башкалары да килеп җиткәннәр иде. Очрашуны Р.Дәүләтшина төркеменә йөрүче биюче балалар башлап җибәрде. Алып баручы - радиотапшырулар бүлеге корреспонденты Аэлита Тимергалина сүзне аннан соң «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» директоры - газетаның баш редакторы Альбина Сабировага бирде. Ул газетаның 80 ел элек башланган тарихыннан алып, бүгенге көннәргә кадәр узган юлы турында сөйләде, матбугат тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне, аерым мөнбәргә менгереп, зур хөрмәт белән искә алды. Әйе, 1931 нче елның маенда «Комбайн» исеме белән халыкка яңалык-мәгълүмат тарата башлаган газетада кемнәр генә эшләмәгән! Ул еллардан сакланып калган рәсемнәрне карый башласаң, исең китә: бөтенесе дә заманына күрә белемле, интеллигент кыяфәтле, җитдилекләре, бер темага ябышсалар, «умырып алачаклары» йөзләренә үк чыккан. Барысы да диярлек - ир-атлар. Алар калдырган якты нур, алардан килгән җитдилек, эшкә чын күңелдән бирелгәнлек, икенче төрле итеп әйткәндә, газета белән «агуланганлык» еллардан-елга күчеп килә. Газетаның төп максаты - кешеләргә ил-көн яңалыклары җиткерү, күңелләргә рухи азык өстәп тору үзгәрешсез кала. Традицияләр дәвам итә, эш алып баруда яңа алымнар өстәлә. Альбина Әшрафулла кызы шуларга да тукталды. Без ел саен диярлек берничә конкурс оештырабыз, яшь хәбәрчеләр белән дә даими эшлибез. Язмаларда кешенең эчке дөньясына, аның уй-хыялларына урын киңрәк бирелә, дөнья күрке булырлык шәхесләр турында иркенләбрәк языла. Газета, хатын-кызлар кулы тигәч, тагын да нәзәкәтлерәк, хислерәк булып китте сыман. Шулай, журналистлар, элекке еллардагы кебек, редакция тутырып утырмасалар да, өч-дүрт бөртек кеше район хәлләрен, яңалык-үзгәрешләрне газета укучыларга вакытында җиткереп тора, барысына да өлгерергә тырыша. Менә шулай йөзләрчә-дистәләрчә кешеләргә мәгънәле вакытлар бүләк иткән өчен, аларга ничек рәхмәтнең зурысын әйтмисең инде?
Без 80 еллык уңаеннан «Исәнме, «Сарман»! Бу - мин әле» дигән рубрика ачып җибәргән идек. Хезмәт биографияләрендә газета белән дә бәйле еллары булган ветераннар, хәбәрчеләребез, истәлекләрен яңартып, аларны безнең белән уртаклаштылар. «Гомерем бәйрәмнәре» дигән яңа рубрика да үткән вакытларны искә төшерде, бәйрәм булып сакланырлык хатирәләрне кузгатты. А.Сабирова әлеге темалар буенча иң кызыклы хат авторлары Дамир Гарифуллин, Равил Гыймадиев, Әнвәр Алимовка, Гөлфия Сәетшина, Клара Вәлишина, Тәслимә Насыйбуллинага Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды. "Бер мәхәббәт тарихы"… Кайчандыр өзелеп яраткан, исемен ишетүгә үк, биткә ут кабызган сөйгән ярлар барыбызның да булган. Алар онытылмый, якты хисләргә уралган хәлдә, гомер хәтеренең иң күркәм җирендә әледән-әле кузгалып, яшәргә дәрт бирәләр. Бу конкурсны без, әнә шушы садә темага багышлап, бер дә ялгышмадык сыман. Бер мәхәббәт тарихын тасвирлаган язмалар килеп кенә торды, аларның егермедән артыгы газетада басылды. Конкурсның җиңүчеләрен билгеләү дә кыенрак булды: чөнки бөтенесе дә чын күңелдән, җитмәсә, реаль кешеләр тормышыннан алып язылган. Шулай да без Сарманнан Люция Зиннурова, Җәлилдән Гафифә Гаффарова, Шәрләрәмәдән Роза Шәйгардановага беренче өч урынны бирдек. Аларга шулай ук редакциянең Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды (рәсемдә - Л.Зиннурова бүләк алгач). «Иң өлкән», «Иң яшь», «Иң актив»лар да онытылмады. Болар Зәйтүнә Нуретдинова, Рузилә Бәдертдинова, Мөнирә Исмәгыйлова, Азат Хаков, Кифая Заһирова булды. Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләлә Баһманова Россия пенсия фонды үткәргән конкурста җиңгән журналистларга бүләкләр тапшырды. Редактор кулыннан бүләк алган Ә.Алимов, Р.Гыймадиев, Л.Зиннурова, Г.Гаффарова, Г.Сәетшина, З.Нуретдинова, К.Вәлишина, гимназия укучысы Азат Хаков иҗатларын шулай бәяләгәннәре өчен, рәхмәт әйтеп, чыгыш ясадылар. Очрашуда газета эшенә карата кызыклы фикерләр, күңелгә салып куярдай акыллы киңәшләр дә әйтелде. Рафис Мусинның, Әнвәр Төхбәтуллин, Ләлә Баһманова, Юлтимердән Ләис Әхмәтҗанов, Александровкадан Фалия Әхмәтҗанова, Каташ Караннан Вәҗидә Әхмәтшинаның, Рангазардан Гөлүсә Ганиуллинаның безнең хезмәткә битараф булмауларына, аның нәтиҗәлелеге өчен борчылуларына сөенеп утырдык. Быел Нөркәйдән Фәния Сәлахова, Җәлилдән Әнисә Минһаҗева, Сарманнан Искәндәр Насыйбуллин, Клара Вәлишина, Яңа Әхмәттән Шәйхелмәрдән Ризатдинов юбилейларын билгеләп үттеләр. Хәбәрчеләребез, олылап телгә алынып, бүләкләре янына, матур теләкләргә дә күмелделәр. Сарманнан Әшрафулла Зарипов Искәндәр абыйга багышлап язылган шигырен укыды. Әхнәф Гатауллин да "Сарман"ны шигъри юлларга салып мактады. Сәнгать мәктәбе укытучысы Рәисә Фәретдинова - актив хәбәрчебез, үз классына йөргән җырчы кызлардан бер дигән концерт оештырып, аларны безнең алга чыгарды, ул С.Сәйдәшев вальсын фортепианода укучысы Эльвина Ганиева белән парлап башкарды. "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе членнары И.Мәрданшин, Г.Гаффарова, Р.Гыйльфанова, Ә.Минһаҗева, Л.Гулумова, Ә.Төхбәтуллин шигырьләрен укыдылар. Очрашу ашханәдә дәвам итеп, сәхнәдә чыгарга өлгерә алмаган Риф Вәлиевнең, Куҗактан Вәсилә Сәлемгәрәеваның чыгышларын тыңлап, иркенләп сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтек. Бәйрәмнәрне уртак итеп килүегез, безнең белән араларны өзмәвегез өчен, рәхмәт сезгә, хөрмәтле хәбәрчеләребез, матбугат ветераннары! Яңа елның безгә иминлек, тынычлык, бәхет-шатлыклар алып килгән көннәре күбрәк булып, газетаның әнә шулай Зәйтүнә апалар кебек олы яшьтәге хәбәрчеләрне дә тартырдай көче ишәеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев