САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Көнем – синең белән, газета

Районда 19 почта бүлекчәсендә 63 хат ташучы эшли. Алар башка басмалар белән бергә, «Сарман» газетасын да үз ияләренә вакытында илтеп җиткерү, аңа күбрәк кеше яздыру өчен тырышып эшлиләр. Сарман почта бүлегенең подписка буенча операторы Фәридә Сабирова сөйли: - Безнең райондагы 70 тән артык авылга көндәлек матбугат таратыла. Хат ташучылар, элемтә...

Районда 19 почта бүлекчәсендә 63 хат ташучы эшли. Алар башка басмалар белән бергә, «Сарман» газетасын да үз ияләренә вакытында илтеп җиткерү, аңа күбрәк кеше яздыру өчен тырышып эшлиләр. Сарман почта бүлегенең подписка буенча операторы Фәридә Сабирова сөйли:
- Безнең райондагы 70 тән артык авылга көндәлек матбугат таратыла. Хат ташучылар, элемтә бүлекчәләре начальниклары тырышлыгы белән подписка заданиесен арттырып үтәп барабыз. Быелның беренче яртыеллыгына район халкы 25482 данә газета-журналга язылды. Былтыр ул 25452 иде. Абүнәчеләр, район газетасыннан кала, бигрәк тә «Татарстан яшьләре»нә (1023 данә), «Ирек мәйданы» (908), «Акчарлак»ка (889данә) языла. «Безнең гәҗит», «Юлдаш» кебек газеталарны алдыручылар да - 600 дән артык. Без хат ташучыларның эшенә бәя биргәндә, аларның доход белән эшләү якларына да игътибар итәбез. Шунысы куанычлы: безнең хезмәткәрләр арасында үз бурычларын җиренә җиткереп, таләпләргә туры китереп эшләүчеләр шактый. Минем шундыйлардан берничәсен атап китәсем килә. Кәүҗияктән хат ташучы Фәйрүзә Газизуллина, Янурыстан Нәфисә Миңнехуҗина, Каташ Караннан Ләйсирә Салихова, Рантамактан Резидә Муллаянова, Рангазардан Сәрия Заһриева, Сөлектән Гөлчәчәк Газизова - үз һөнәрләренең чын осталары. Сарсаз Тәкермән авылы хат ташучысы Ләйсирә Гыйләҗева, Сарайлыдан Гөлнара Хәбибуллина, Чураштан Рәмзия Юнысова, Иске Имәндә эшләүче Фирүзә Гарипова, Ләшәү Тамактан Фәнзия Әхмәтшина хезмәтләрен күңел биреп башкаралар. Бездә кеше газета-журналны яратып, күп итеп укый. Абүнәчеләрне басмаларның бәяләре елдан-ел артып тору да өркетми, язылган кеше барыбер языла. Мин аларга Яңа елда да безнең белән бергә булганнары, матбугат сүзеннән аерылмаулары өчен, рәхмәт әйтәм, гаиләләрендә иминлек, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев