САРМАН
  • Рус Тат
  • Киләчәккә юллар ураумы

    Хәбәрчеләребез арасында иң өлкәне - Зәйтүнә Нуретдинованың тынгысызлыгына хәйран калырлык. Мин инде өлкән яшьтә, дип, кул кушырып утырмый, мәкаләләр язуын дәвам итә. Ул әле яшьлек елларын искә төшерә, авыр сугыш елларында колхозда, башка җаваплы эшләрдә эшләве турында яза, әле заман проблемаларын күтәрә. Зәйтүнә апаның бу мәкаләсе дә гомер иртәләреннән, еракта...

    Хәбәрчеләребез арасында иң өлкәне - Зәйтүнә Нуретдинованың тынгысызлыгына хәйран калырлык. Мин инде өлкән яшьтә, дип, кул кушырып утырмый, мәкаләләр язуын дәвам итә. Ул әле яшьлек елларын искә төшерә, авыр сугыш елларында колхозда, башка җаваплы эшләрдә эшләве турында яза, әле заман проблемаларын күтәрә. Зәйтүнә апаның бу мәкаләсе дә гомер иртәләреннән, еракта калган истәлекләрдән әйләндереп кайта, заман проблемалары турында уйланырга куша.
    Мин әнкәй тәрбиясендә үстем. Әти 48 яшендә вафат булгач, әни кулында 5 бала калганбыз. 14 яшьлек бер ир туганыбыз, балык сөзеп, су кереп, тау битендә озак кына кояшта яту сәбәпле микән, авырып китә һәм вафат була. Бер ел эчендә, шулай итеп, өйдән ике мәет чыга. Әнкәй, өч улын һәм мине исән-сау үстерү өчен, барлык көчен куя. Сугышка кадәр бер абыем - колхоз рәисе, икенчесе хат ташучы булып эшләде. Олысы - Пермьдә, хәрби заводта иде. Икесе өйләнде. Әнкәй мал-туар асрады, эше никадәр күп булса да, биш вакыт намазын калдырмады. Аны мин үскән Тугаш авылында «абыз түти», «мулла түти» дип йөртәләр иде. Колхоз рәисе булып эшләгән җиреннән сугышка киткән Гыйльметдин абый, 3 яшь баласын калдырып, салына башлаган өенә дә керә алмыйча, яу кырында башын салды. Тагын бер кече абыем да сугыштан кайта алмады. Хәрби заводта эшләгәнлектән, зурысы исән калды. Пенсиягә чыккач, авылга кайтып, әнкәйне тәрбияләде, аны соңгы юлга озатты. Дин йолаларын төгәл итеп үти иде, берара муллалык вазифаларын да башкарып йөрде. Ике баласы Пермьдә калган иде. Туган авылымда бер генә якын кардәшебез исән.
    Мин башлангыч классларда укыган еллар иде. Төрле сәбәпләр табып, безне, колхозга кермәгәнгәме, кулак ясап, өебез, ихатабызга баш булырга тырыштылар. Әни - мулла кызы, гыйлемле, өйдә мәдрәсә ачып, кызларны укыта иде. Шундый яхшы атыбыз бар. Аңа да кызыкканнардыр инде. Мөлкәтләрне, районнан вәкил килеп, «опись»ка алды, аннан ишек алдында ук «торг» ясадылар. Ат МТС директорына бирелде. Ул авылга килгәндә, атыбыз, бичара, каерылып-каерылып, безнең ихатага таба ыргыла иде. Әни, тыела алмыйча, елап кала. Күп еллар хезмәт иткән мунчабызны, сыер абзарын, лапасларны сүтеп ташучылар булды. Өй дә сатылган булган икән. Әнкәй рәнҗегәнгә каршы сатып алучы: «Әле рәхмәт әйт, өегезне дә мин алган идем, сезне жәлләп кенә калдырдым», - дигән. Әнкәй бик тырыш хатын иде. Читән үрде, абзар-кураны яңадан тергезде. Мин, күп еллар үтеп, илдә законы чыккач, компенсациягә дип, судка гариза язган идем, кире кактылар. Судка шаһит итеп чакырылган, теге елларда сатуны күреп торган кешеләр: «Без ул чакта бала гына идек. Ни сатканнарын белмибез, без кызык күрергә генә бардык», - дип җавап бирделәр. Суд карарын күрмәдем, гаделсезлеккә бик хәтерем калды. Мондый хәлләр әллә бер минем белән генә булганмы? Безнең дәвердә кеше рәнҗетәбез, дип тормадылар, төрлесен кыландылар. Сталин заманыннан ук килә ул гаделсезлекләр. Түләүләр күп, акча юк. Түрәләр һәрвакытта да рәхәт яшәделәр, бичара халык бил бөгеп интекте. Диндә: «Мөселманнар ахирәттә оҗмахта булыр», - диелгән. Ләкин ничә еллар мөселманнарны диннән читләштерү өчен көрәш барды! Муллалар, мәчетләр, изге китаплар юк ителде. Халыкны гореф-гадәтләребездән биздерүнең нинди генә юлларын эзләп тапмадылар. Әле ярый, соңгы елларда дин тормышыбызга яңадан кайта башлады. Ләкин 70-80 еллар эчендә ничә буын үсеп җитте, аларның күбесе диннән ерак иде. Хәзер бу изге, кирәкле эшне яңадан торгызу авыр бара. Ике теллелек турында закон чыккач та, бик сөенгән идем. Башта татар мәктәпләре, бакчаларда аерым төркемнәр ачылды, дәүләт хезмәтендә эшләүчеләргә, рус теле белән бергә, татар телен дә өйрәнү кирәк, дип куелган иде. Болар әкренләп онытыла. Кибетләргә керсәң, базарда - күпчелек товарлар чит илдән кертелгән. Үзебезнең яшьләргә эш юк, производство элеккеге кебек түгел. Эшсез кешеләр чит җирләргә барып, тир түгәргә мәҗбүр булалар. Әле бервакыт кайбер депутатлар, бигрәк тә Жириновский, республиканы бетереп, губерна ясау турында хыялланып сөйләде. Әле йомыш төшсә, көнендә Казаннан әйләнеп кайтырга була, ә башкала үзәге ераккарак күчсә, нишләргә? Пермьгә чыгып китәсе булырмы? Моны башында мие булмаган кеше генә уйлап чыгара. Безгә губерна кирәк түгел, безгә үзебезнең республика җитәкчеләре кирәк.
    Мин язган бу юлларны укучылар: «Бу Зәйтүнә апага ни кирәк инде, ник борчыла? Ни җитми аңа, инде үзе дә олы яшьтә бит?» - дип уйларлар. Әйе, борчылуым хак. Олы яшьтә булсам да, Аллага шөкер, үз акылымда. Татарстаным, халкым, балаларым, якыннарым өчен борчылам. Мин генә түгел, киләчәгебез өчен бөтенебез дә борчылырга, үз фикерен белдерергә тиеш. Мин инде күпне күрдем, күпне белдем. Гомер юлларымда, алда язып үткәнемчә, күпне кичерергә туры килде. Сугыш елларында төрле җаваплы эшләрдә, авыл хуҗалыгында, редакциядә, хокук саклау органнарында эшләвем турында инде газетада язып чыккан идем. Аларны кабатлап тормыйм. Минем яшьтәгеләр өчен бу вакыйгалар, элекке елларда күргәннәр - ят нәрсә түгел. Бөтенебез башыннан да ачлыгы да, ялангачлыгы, җитәр-җитмәс дөнья мәшәкатьләре - барысы да узган…Теләгем шул: инде бездән бөтенесе дә үтте, балалар, оныклар рәхәт, имин яшәсен, тормышлары матур булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: