САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңелсез тәмамланмасын, дисәгез

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары ешая. Мондый очракларны булдырмау өчен, түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Пиротехник эшләнмәләр махсус кибетләрдә яки югары каттагы бүлекләрдә сатылырга, башка товарлардан аерым, махсус билгеләнгән урында металл шкафларда сакланырга тиеш. Башка корылмаларда, подвалларда...

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары ешая. Мондый очракларны булдырмау өчен, түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Пиротехник эшләнмәләр махсус кибетләрдә яки югары каттагы бүлекләрдә сатылырга, башка товарлардан аерым, махсус билгеләнгән урында металл шкафларда сакланырга тиеш. Башка корылмаларда, подвалларда пиротехник һәм шартлау куркынычы булган эшләнмәләрне саклау тыела.
Пиротехник эшләнмәләр мәҗбүри сертификация үтәргә тиешләр. Аларга ничек кулланырга кирәклеге турында инструкция, җитештерүченең яки күпләп сатучының адресы һәм телефоннары теркәлә. Фейерверкларны рәсми сату урыннарыннан гына алырга ярый. Базар, киоск һәм башка сәүдә нокталарында ялган эшләнмәләргә тап булу ихтималы бар. Эшләнмәнең кабына игътибар итмичә калмагыз. Анда дымлы, ертылган урыннар булырга тиеш түгел. Аларны коры (бик югары температуралы артык коры урында түгел) урында саклау кирәк. Тиз янучан әйберләр, җылыткыч приборлар янына кую, кесәдә, машинада йөртү, дымланса, җылыткыч приборлар өстендә яки алар ярдәмендә киптерү куркыныч.
Пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда, нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш соң? Эшләнмәнең инструкциясен игътибар белән укып чыгарга кирәк. 18 яше тулмаган затларга аларны куллану тыела. Фитильне кимендә сузылган кул ераклыгында гына кабызырга ярый. Эшләп торган пиротехник эшләнмәне кулда тотарга, аның һәм шулай ук эшләп китмәгәненең дә өстенә иелергә, аларны кешеләр торган якка юнәлдерергә ярамый. Эшләнмәләрне корылмада, корылмалар, электр линияләре, нефтьүткәргечләр, газүткәргечләр, агачлар янында эшләтү тыела. Өй түбәсе, балконнарда да куллану бәхетсезлек очрагы белән тәмамланырга мөмкин. Утка ташларга, алар янында тәмәке тартырга ярамый. Ә җилле көнне алардан бөтенләй файдаланмау яхшы. Эшләнмә эшләп китмәсә, 10 минут көтеп торырга кирәк. Янып торучы өлешләре юкмы икәнлеккә тәмам инангач, аны 24 сәгатьтән дә ким булмаган вакытка суга салып торырга һәм аннан соң гына чүпкә ташларга кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев