САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Кечкенәдән белеп үсәләр

Балачак - һәркемнең күңелендә матур мизгелләр, күңелле бәйрәмнәр белән истә кала торган чор. Үзендә тәрбияләнүче нәниләрнең балачагы тагы да ямьлерәк булсын өчен, район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячеләре мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышалар: төрле ярыш-бәйгеләр, күңел ачу кичәләре, балалар иртәләре, шигырь, туган көн бәйрәмнәре үткәрәләр. Чираттагы шундый бәйрәмнәрнең берсе...

Балачак - һәркемнең күңелендә матур мизгелләр, күңелле бәйрәмнәр белән истә кала торган чор. Үзендә тәрбияләнүче нәниләрнең балачагы тагы да ямьлерәк булсын өчен, район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячеләре мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышалар: төрле ярыш-бәйгеләр, күңел ачу кичәләре, балалар иртәләре, шигырь, туган көн бәйрәмнәре үткәрәләр. Чираттагы шундый бәйрәмнәрнең берсе юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Бәйрәмчә бизәлгән залда берсеннән-берсе матур итеп киенгән балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Алар кагыйдәләрне бозмаска, һәрвакыт истә тотарга, үтәргә кирәклеген искәрттеләр.
Бәйрәмдә мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгече Альфира Шәрифуллина, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова катнашты. Балаларның тырышлыгын ЮХИДИдан килгән абый-апалары югары бәяләделәр: балалар бакчасына ике велосипед, китаплар, уеннар бүләк иттеләр, балаларның акыллы, сәламәт булып үсүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев