САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Картаямыни соң йөрәк...

Ямьле җәй уртасы. Кремль стеналарына терәлеп диярлек аккан Казансу буен коенырга төшкән халык чуарлаган. Ә арырак, елга порты причалыннан, озын-озын гудок биреп, ак пароход кузгалып килә. Ул, бәлки, Чаллы якларына юл аладыр. И-их, әнә шул пароходка утырып, таң алдыннан Сарманга кайтып төшәсе иде, дип хыяллана кыз. Җәйге каникул чорларында өчәр...

Ямьле җәй уртасы. Кремль стеналарына терәлеп диярлек аккан Казансу буен коенырга төшкән халык чуарлаган. Ә арырак, елга порты причалыннан, озын-озын гудок биреп, ак пароход кузгалып килә. Ул, бәлки, Чаллы якларына юл аладыр. И-их, әнә шул пароходка утырып, таң алдыннан Сарманга кайтып төшәсе иде, дип хыяллана кыз. Җәйге каникул чорларында өчәр ай Казахстанның чирәм җирләрендә эшләгән елларында да болай сагынмаган иде ул Сарманның Зәңгәр тауларын, "Сәләхстрой", "Мулла печәнлеге"нең җиләкле болыннарын. Ә менә бүген министрлыктан юллама алып чыккач, әллә ник күңеле алгысады.
...Аның үткәне, сабый чаклары авыр хатирәләр белән тулы. Әтисе Ибраһим, беренче герман сугышыннан озак лазаретларда аунап, яраларыннан бераз айныгач, Сарманга кайтып төшә. "Өрәк тә өрәк", - диләр авылдашлары тире белән сөяктән торган Ибраһимның гәүдәсен күргәч. Аннан шактый вакытлар: "Немецлар җибәргән газдан агуланган икән ул", - дигән сүзләр йөри. Ярый, авылның сөт-катыгы кеше кыяфәтенә кертә үзен. Әмма авыру кабатланып тора. Даимәгә 8 ай дигәндә, дөнья куя. Әнисе Шәмсениса, өч баласын кочаклап, тол кала. Аларны ачтан үтермәс өчен, иртәдән алып, кичкә кадәр колхозда эшли.
Бәхетенә, балалары ушлы булып үсәләр. Мөҗәһит мәктәпне яхшы тәмамлап, хәрби комиссариат юлламасы белән, Грозный артеллерия училищесында укый. Сугышка взвод командиры булып керә, артиллерия полкы командиры булып тәмамлый. Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыгып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр гаиләсе белән Баку шәһәрендә яши. 1998 елда күзе йомылганчы, төп нигезгә, әнкәсенә ярдәм итеп тора.
Икенче абыйсы Габделбарый фаҗигасен искә төшерсә, Даимәнең тәннәре чымырдап китә. Сигезенчене тәмамлаган җәйдә ул иптәш малайлары белән ферма янында уйнап йөри. Адәм биеклеге үскән тигәнәкләр арасында буш тимер мичкә күрәләр. Бала-бала диген инде. Берсе, кызыксынып, мичкәнең бөкесен борып ача. Икенчесе эчен карыйм, дип шырпы сыза. Тирә-юньне тетрәтеп, шартлау яңгырый. Мичкә икегә аерылып оча. Бер ярчыгы Габделбарыйның корсагын ярып үтә. Якын тирәдә больница юк. Нишләргә? Шәмсениса, улын ат арбасына салып, Бөгелмәгә китә. Ләкин врачлар баланы коткарып кала алмыйлар. Шәмсениса үле баласын алып кайтырга чыга. Әмма, юлда адашып, бөтенләй кирегә - Кисмән ягына китә. Ярый миһербанлы бәндәләр очрап, дөрес юлны күрсәтәләр. Әмма эссе кояш астында адашып йөрүләр үзенекен эшли. Сарманга кайтып җиткәндә, гәүдә инде череп, таркала башлый. Абыйсының үлеме җиде яшьлек кыз йөрәгенә ук булып кадала, төзәлмәс яра ясый.
Хәер, аның сабый чагы булмады да кебек. Шул яслегә йөргән чакларын әйтсәң генә инде. Хәзерге Марс Сәлахиев йорты тирәсендә урнашкан иде ул ясле, балалар мәйданчыгы дигәннәре. Әниләре, иртүк сабыйларын шунда калдырып, басуга эшкә китәләр. Тәрбияче Мөнҗия Вәлиева (әле дә исән), Сәгыйтова Гайнур (күптән гүр иясе) апалары аларның икенче әниләре кебек иде. Менә алар, ашар алдыннан балаларны тезеп, Минзәләгә юындырырга алып төшәләр. Тегеләре, марш басып, җырлап атлыйлар.
Айт-два, Ленинград-
Москва, айт-два,
Урамнары таш кына, айт-два.
Безнең нәни йөрәкләр,
айт-два,
Батырлыкка ашкына,
айт-два...
Елгага төшеп җитүгә, тәрбиячеләр сабыйларның кул-аякларын кара әрем белән әче әрем себеркесен кушып, ышкый-ышкый юалар. (Үсеп җиткәч тә, шул гамәлнең серен чишә алганы юк. Нигә кирәк булды икән ул? Микробларга каршы берәр чара дигәннәрме, әллә сабын булмагангамы?).
Җырда батырлыкка ашкынсалар да, тормыш Даимә кебекләргә башканы әзерләде. Үзен белә башлаганнан бирле кыз әнисенең кул арасына керә. Урак өсләрендә кыр станында айлар буе эшләп, печән куышында кунып яткан чакларында урак урган әниләренә учакта чәй кайната, ягу өчен коры-сары җыя. Әнисенең җирән кашкасын болынга илтеп тышаулый, иртән алып кайта торган була. Атка атланып йөргән мизгелләрне онытырлык түгел. Салкын чык суында аяклар "чебиләп" беткән. Аякларны кашканың касыгына кысып терәгәч, бөтен тәннәр җылынып китә. Мондый рәхәтлек беркайда да юктыр сыман тоела.
Сугыш елы афәтләре һәркемгә ачы өлеш чыгарды. Сарманның "Саралан", "Умарталык", "Чишмә сазы асты", "Ак сыер куагы", "Ике су арасы", "Даулы болын"ында, Туктагол чокырларында ашарга яраклы үлән калмады. Халыкны ачлык, кан чире кырды, берсеннән-берсе авыр салымнар, заемнар буды. Сугыштан соң җилкәгә тагын бер мәгънәсез хәрәкәт - илне яшелләндерүнең 15 еллык планы ябырылды. Мортыштамак, Каташ Каран питомникларында үрчетеп, Америка клены дигән әрсез агач белән бөтен җирне бастырдылар. Хәзер аннан ничек котылырга белмиләр. Сарманда зиратның өч ягындагы агачларны су сибеп үстерүне өч кешегә - Даимәнең әнкәсенә, Камал Ильясовага һәм Рәфига Сәлаховага йөкләделәр. Бер төбе корыса - штраф...
Мәктәп балаларына да тынгы юк. Аяклар камылда йөреп, кара канга батканчы, башак җыюлар, киндер, борчак йолкулар дисеңме - берсе дә калмады. Бу хәлләргә ничек түзелде икән? Бу чыдамлыкны, мөгаен, балаларга җаннарын ярып бирергә әзер укытучылар, аналарның намуслы хезмәт үрнәге тәрбияләгәндер. "Укытучы Людмила Бадыйкова, Нәгыйм Кәримов, Мазһар Таишев, Сәхип Минһаҗев, Хуҗа Таҗетдинов, Азия Хәсәнова, Мөнибә Хөсәенова, Дөрия Төхбәтуллина, Клара Тимергалина кебек педагоглар бездән кеше ясадылар дисәң, арттыру булмас. Аларның күбесе инде якты дөньяда юк. Бу истәлекләр аларга дога булып барсын", - дип искә ала Даимә апа.
Яраткан укытучылары Гаян Гәрәева белән Әһли Галиуллин урамның "Бикмәт очы" дип йөртелгән очында, иң соңгы йортында яшәделәр. Көн дә матур, ыспай киемнән, пар күгәрченнәрдәй гөлдер-гөлдер сөйләшеп, Даимәләр турыннан үтәләр. Шуларны күреп, әнкәсе:
- Кызым, тырыш, укы! Гаян апаң кебек укытучы бул, - дия иде. Кыз әнисе теләген үтәде.
...Як-ягына гаскәри кебек купшы юкәләр тезелгән сукмактан уйларына уралып атлаганда, аны таныш тавыш сискәндереп җибәрде.
- Нинди җилләр ташлады бу якларга Сарман кызын?
Күтәрелеп караса, алдында райкомның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Мөҗип Низамиев басып тора.
- Министрлыктан эшкә юллама алып чыктым, Мөҗип Таҗиевич.
- Син пединститутта укый идең түгелме? Менә узган гомер. Инде диплом да алгансың. Кая билгеләделәр? - дип, ике куллап күреште Мөҗип Таҗиевич.
-Биектауга, - диде Даимә.
Шул сүзне ишетүгә, Мөҗип Таҗиевич дөртләп кабынгандай булды.
- Тукта әле, тукта әле, - диде ул. - Мондый кадрлар әллә безгә кирәкмиме? Әйдә, киттек, - дип, кызның беләгеннән тотты. Пропаганда бүлеге мөдиренең сүзе кайда да үтә иде, күрәсең. Кем әйтмешли, күз ачып йомганчы, министрлыктан юлламаны үзгәртеп тә чыктылар. 1962 елның беренче сентябрен, шулай итеп, Даимә Сабитова Рангазар мәктәбендә каршылады. Мәктәп директоры Мирзаһит Вәлиевкә яшь укытучының эше дә, буе-сыны, үз-үзен тотышы да бер күрүдә ошады. Тора-бара хисләр мәхәббәткә әйләнде. Уку елы тәмамлануны да көтмәделәр, өйләнешеп тә куйдылар. Даимә - рус теле һәм әдәбияты, Мирзаһит, директорлыктан тыш, математика укытты. Бер-берсен ярты сүздән аңлашып яшәделәр. Балалар дөньяга килде: Данияр, Лилия, Айдар.
Авыл укытучысының эше - тавык чүпләп бетермәслек. Ул мәктәптә генә бетми: кочагы-кочагы белән дәфтәр тикшерү, бихисап планнар белән өйгә дә ияреп кайта. Тугыз төрле җәмәгать эшләре дә - синең өстеңдә. Барысы да яшьлек белән җиңелгәндер инде. Мәктәп алдынгылар рәтеннән төшми. Шуңадырмы, Даимә белән Мирзаһитны район үзәгенә эшкә кодалыйлар. Мәктәптә метаматиклар җитми икән. Ә Даимәне райбашкармага секретарьлыкка кыстыйлар. Ләкин ул: "Бик җаваплы хезмәт. Аяксыздан кулсыз балалар белән ул йөкне ничек тартмак кирәк", - дип, ризалашмый.
Ә берсендә, райкомның идеология секретаре Рәшит Шәйхалиев чакыртып, мәсьәләне кабыргасы белән куя. "Сез бит - партия члены, Даимә Ибраһимовна, Устав, партия дисциплинасы - бөтенебез өчен бер һәм закон. Менә шул, иртәгәдән парткабинетка эшкә киләсез. Роно белән килешенгән", - ди. Гомеренең иң энергияле 20 еллабы шунда уза.
Берәүләрнең мондый хезмәтне үлчәүнең бизмәне юк, ничек эшләсәң дә бара, диюе мөмкин. Бу - ялгыш фикер. Узганнарга ностальгия белдерү, идеальләштерү түгел. Халык арасында аң-белем тарату, халыкны уртак максатларны үтәүгә туплау, идея-тәрбия эшенә зур игътибар биреп, кеше турында чын-чынлап кайгырткан законнар иде ул. Анда бердәм политкөннәр, халык университетлары, алдынгы тәҗрибә мәктәбе, иҗтимагый-сәяси темага лекцияләр халыкның ишелеп йөри торган чараларына әйләнә. Мөһиме: аларда урыннардагы кешеләрнең сорау-гозерләре өйрәнелә, бер генә сигнал да игътибарсыз калдырылмый. Халык белән ике арада элемтә ныгый.
Лаеклы ялга чыккач та, тынгы белми ветеран йөрәге. 22 ел Сарман авылы ветераннар советын җитәкли. Бүген дә әле аның советы члены, кешеләргә матур гамәлләр кылу юлында. Агач утырту, зиратка, юкә бакчасына өмәләр, ветераннарның хәлләрен белү, хәйрия акцияләре аның катнашыннан башка узмый. Әле инвалидлар декадасында гына Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына бардылар. Анда яшәүчеләргә үзләре әзерләгән мул күчтәнәчләрен, бүләкләрен тапшырдылар, концерт куйдылар.
Балаларының өчесе дә югары белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Биш онык - биш куаныч үсеп килә. Алар арасында да инде югары уку йортында белем эстәүчеләр бар.
"Гомеребез буена әнкәебез тормышка юл күрсәтүче маяк, горурлыгыбыз булды. 80 яшькә җиткәнче, атлы эшкә йөрде, - дип сөйли Даимә апа. - Туктагач, дин юлында халыкка хезмәт итте. Йөзгә җиткәндә дә: "80 әле ул кыз чак", - дип шаярта иде. 101 нче яшендә тыныч күңел белән бакыйлыкка күчте.
Тормыш законнары - кырыс. Ул һәрчак җай, тын елга кебек акмый, сөенечләргә алмашка көенечләр килә, табулар югалтулар белән чиратлаша. Моннан биш ел элек тормыш иптәшем Мирзаһитны югалту ачысын кичердек. Бердәнбер юаныч - мәңгелек йортка иман белән китте. Икебез дә намазга баскан идек.
Әйе, тормыш сикәлтәле юл булса да, гомерлек мәктәп. Анда белем киңлекләре ачсыз-кырыйсыз. Мин дә, биш ел мәдрәсәдә укып, Коръәни Кәримнең алтын хәзинәләренә төшенә башладым. Аны иркен укуыма сөенеп бетә алмыйм".
- Җәмәгать эшләре, мәчеткә, мәдрәсәгә йөрүләр, оныкларны тәрбияләшү, йорт-җир мәшәкатьләрен әйткән дә юк. Боларга ничек җитешәсез? - дим. Җавап кыска булды:
- Барысына да Аллаһы Тәгалә үзе булыша, - диде ветеран.
Алдагы көннәрегездә дә Аллаһ юлдаш булсын, Даимә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев