Изге бәйрәм авылымда
Һәр елдагыча, быел да Корбан бәйрәмен көтеп алдык. Иртәнге намазга кадәр авылдашларның һәркайсы әти-әниләре, әби-бабалары һәм башка әрвахлар яткан зиратта булдылар. Аннан, урамнар буйлап, тәкбир әйтеп, мәчеткә килделәр, иртәнге һәм Гает намазларын укыдылар. Яшь муллабыз Ренат Дәүләтов моңлы итеп азан әйтте, вәгазьләр сөйләде. Имам-хатыйб Разин Сәхбетдинов җитәкчелегендә авылдашлар Гает намазын...
Һәр елдагыча, быел да Корбан бәйрәмен көтеп алдык. Иртәнге намазга кадәр авылдашларның һәркайсы әти-әниләре, әби-бабалары һәм башка әрвахлар яткан зиратта булдылар. Аннан, урамнар буйлап, тәкбир әйтеп, мәчеткә килделәр, иртәнге һәм Гает намазларын укыдылар. Яшь муллабыз Ренат Дәүләтов моңлы итеп азан әйтте, вәгазьләр сөйләде. Имам-хатыйб Разин Сәхбетдинов җитәкчелегендә авылдашлар Гает намазын укыдылар. Шунысы куанычлы: мәчет халык белән тулы булды. Анда, өлкәннәрдән тыш, балалар да, яшьләр дә бар иде. Ике авылда да - Дүсемдә дә, Ләшәү Тамакта да корбан чалдыручылар байтак булды. Корбан ашлары атналар буе дәвам итте. Мондый изге гамәлне кылучыларга Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен. Алдагы елларда да Корбан Гаетен күрергә насыйп итсен. Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын, бәйрәмнәребезне киләчәктә дә мул ризыклар белән үткәрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев