САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

«Исәнмесез! Мин – сезнең укытучыгыз»…

Мин көн саен, ашыга-ашыга, укырга барам, чөнки мәктәбемне яратам. Апам 10 нчы класста укый, энем балалар бакчасына йөри. Әтиебез Кашапов Нияз Сарман электр челтәрендә инженер, әниебез Әлфия гимназиядә методик эш буенча директор урынбасары һәм тарих укытучысы булып эшли. Әти-әни безне белемле ,тәртипле итеп үстерү өчен күп тырышлык куя. Апам, күп...

Мин көн саен, ашыга-ашыга, укырга барам, чөнки мәктәбемне яратам. Апам 10 нчы класста укый, энем балалар бакчасына йөри. Әтиебез Кашапов Нияз Сарман электр челтәрендә инженер, әниебез Әлфия гимназиядә методик эш буенча директор урынбасары һәм тарих укытучысы булып эшли. Әти-әни безне белемле ,тәртипле итеп үстерү өчен күп тырышлык куя. Апам, күп фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алып килә. Бүгенге көндә ул Мәскәү физика институтының мәктәбендә дә, читтән торып, белем ала. Мин дә апамнан калышмыйм: гимназия, район күләмендә үтә торган бәйге-чараларда катнашам. Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциядә, Тукайга багышланган иҗади эшләр бәйгесендә, Алабугада үткән семинарда катнашып, Диплом, Мактау кәгазьләре, бүләкләр алдым.Сыйныфташларым, гимназия укучылары, миңа зур ышаныч күрсәтеп, балалар үзидарәсе президенты итеп сайладылар. Көзге каникуллар вакытында шушы юнәлеш буенча мәгариф бүлеге Гыймадиева Алия белән икебезне Казанга, «Костер» лагерена укырга җибәрде. Без лидер булуның төп кагыйдәләрен белеп, өйрәнеп кайттык. Лекцияләр укыдылар, төрле тарихи җирләргә экскурсияләр оештырдылар. Барыбызны да отрядларга бүлеп, иҗади эшләргә мөмкинлек тудырдылар. Әйтергә кирәк, укучыларның үзидарәсе безнең гимназиядә инде күп еллар эшләп килә. Без президентлыкка кандидатлар барлау, аларның эш платформалары белән танышу, сайлаулар процессларын күрдек. Әлбәттә, эш шома гына бармый, «Укучының төп эше - уку» дигән фикер нык урнашкан. Шуңа күрә бөтен укучы да актив, дип әйтеп булмый. Ләкин үзидарә иң сәләтле, оештыру көченә ия булган балаларны берләштерүгә юнәлтелгән, һәм бу бик отышлы. Моңа мисал итеп, гимназиянең туган көнен билгеләп үтүне китереп булыр иде. Бу көн күп чаралары белән истә калды. «Яшь химиклар», «Яшь географларга алу» кебек тәрбияви чаралар үтте. Укучылар «укытучы» булып та эшләделәр. Фәрхетдинов Илшат - укыту-тәрбия, Нуриәхмәтова Назгөл - уку-укыту завучы, мин директор вазифаларын «үтәдек». Һәр сыйныфка укучылар арасыннан җитәкчеләр билгеләнде, алар көн буе укучылары белән булдылар, сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Шулай ук балалар укытучылар булып дәрес бирделәр. Соңыннан, җыелып, бу эшләргә нәтиҗә ясадык. Демократия, шулай итеп, бездә сүздә генә калмый, эштә күренә. Үзебез дә сөендек, шундый олы эшне укучылар үзидарәсе һәм педагог- оештыручы Алсу Гыйниятуллина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Латыйпова белән берлектә оештырып, матур итеп эшләп чыктык. Безне укучылар җитди кабул иттеләр: сыйныфларга кергәндә, басып каршы алдылар, кисәтү ясаганда, каршы әйтмәделәр. Бу мондый чараның дәвамлы булуын күрсәтә, балаларның күнегелгән һәм көтеп алынган эшлекле чарасы булуын дәлилли. «Көзге бал» төрле тематикаларда үткәрелде. Кечкенә сыйныфлар аны «Сөмбелә» итеп уздырдылар. Күпме фантазия эшкә җигелде! Моның өстенә һәр чара белем өсти бит әле. Ә без бу бәйрәмне «Супер МЕГА ПАТИ»исеме белән атадык. Яшьләр темасын сыйныф җитәкчебез Гөлгенә Гыйльфанова хуплап, безнең иң зур ярдәмчебез булды.
Мәктәп тормышында очрашулар да булып тора. Әле күптән түгел хәрби комиссар Дашгын Гасанов һәм бүгенге көндә Кемерово өлкәсендә офицер булып хезмәт итүче Рәмис Зәйдуллин белән очрашу булды. Бу чара малайларга бик файдалы булды, ә инде чын лейтенантны күрү, аның ипле, сөйкемле булуы кызларны җәлеп итте. Очрашудан укучылар бик канәгать калдылар. Ноябрьнең 20 сендә балаларның хокукларын яклаучы Конвенция кабул ителде. Бу уңайдан гимназиядә Парламент дәресләре үтә. Безгә ул көнне район Советы депутатлары, Сармандагы оешма җитәкчеләре килә. Бу уку елында депутат Рөстәм Нуруллинның ярдәмчесе Илсур Закиров килде. Балалар үз сорауларына җаваплар алдылар, сәүдә өлкәсендәге планнар белән таныштылар. Ел саен шушы темага иншалар языла, конференция, әңгәмәләр үткәрелә.
Менә шулай мәктәп эшендә кайнап, белем үрләрен яулап, алга барабыз без. Наркомания, эчүчелек, урлашу, кыйнашу кебек ямьсез күренешләрне читләтеп үсәбез, чөнки буш вакытларыбыз - күңелгә хуш килгән эш белән, мавыгулар белән тулы. Минем барлык яшьтәшләремә дә мөрәҗәгать итәсем килә: кызыклы, файдалы эшләр эшләргә тырышыгыз, җәмәгать эшләреннән читләшмәгез. Алар сезне тормышта дөрес юл табарга, үз сәләт-мөмкинлекләрегезне ачарга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев