САРМАН
  • Рус Тат
  • Имин үтсен җәйләрең

    1 нче июньнән коену сезоны ачылды. Бер яктан, бу чор рәхәт, күңелле мизгелләр алып килә. Ләкин саклык турында оныту, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сакламау күңелсезлекләр, хәтта фаҗигалар белән тәмамланырга мөмкин. Былтыр Нарат Асты авылында, суга алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә кергән бер егет батып үлде. Районда 16 буа бар. Тик аларның...

    1 нче июньнән коену сезоны ачылды. Бер яктан, бу чор рәхәт, күңелле мизгелләр алып килә. Ләкин саклык турында оныту, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сакламау күңелсезлекләр, хәтта фаҗигалар белән тәмамланырга мөмкин. Былтыр Нарат Асты авылында, суга алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә кергән бер егет батып үлде.
    Районда 16 буа бар. Тик аларның берсендә дә махсус җиһазланган коену урыннары юк. Әмма кызу, кояшлы җәй көнендә балалар да, өлкәннәр дә су коенмыйча калмыйлар. Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, район башкарма комитетының, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аларның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын сакчылыгын тәэмин итү комиссиясенең махсус карарлары чыкты. Ләкин болар гына җитми. Су коенучыларның үзләренең дә сак булулары кирәк. Анализдан күренгәнчә, суга батуның төп сәбәпләре - җиһазланмаган урында коену, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә су коену, ата-аналарның балаларны күзәтүчесез калдыруы. Ә нинди саклык чаралары күрергә, бәлагә очраучыга нинди ярдәм күрсәтергә мөмкин соң? Сез су буенда ял итәргә, үзегез белән балаларны да алырга телисез икән, түбәндәге саклык чараларын күрергә тиешсез. Таныш булмаган урында суга чумарга, ярдан бик ерак китәргә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч уеннар оештырырга, өреп кабартылган матрац һәм камераларда йөзәргә, су транспортына якын килергә ярамый. Эчкән хәлдә дә суга керү куркыныч. Ә балаларга аерым игътибар бирергә, күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Әгәр сез фаҗига шаһиты икәнсез, тиз арада ярдәмгә кешеләр чакырыгыз. Бу мөмкин түгел икән, беренче чиратта, тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә кирәклеге турында онытмагыз. Батучыга арттан якын килергә, сезгә ябышырга ирек бирмәскә кирәк. Аны кулыннан яки чәченнән эләктереп, тизрәк ярга алып чыгу ягын карагыз. Табиб килгәнче, ярдәм күрсәтә тору яхшы. Кеше шок хәлендә икән, йөзенә сугып, бу хәлдән чыгарыгыз. Аннан соң эче белән тезегезгә яткырып, нык итеп кысып, ашказаны һәм сулыш юлларыннан суны чыгарыгыз. Ясалма сулыш алдырыгыз һәм йөрәккә туры булмаган массаж ясагыз. Моның өчен - 4-5 тапкыр күкрәгенә басып алыгыз һәм ясалма сулыш алдырыгыз. Бу вакытта борынны капларга кирәк. Бу хәрәкәтләрне берничә тапкыр кабатлагыз. Кеше аңына килгәч, җылы әйбергә төрегез һәм кайнар чәй эчерегез. Бәла-каза булмасын, дисәгез, түбәндәге саклык чараларын күрү дә зарур. Ялгыз гына, таныш булмаган урында яки исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә су кермәгез. Бер-берегезне ярдан яки шуның ише урыннан этеп төшермәгез. Көннең иң кызу вакытында түгел, ә иртә-кич кояш җылытып торганда коену яхшы. Суның температурасы 17-19 градустан ким булмаска тиеш. Туңганчы коенмагыз, чөнки көзән җыеруы, сулыш алуның тукталуы һәм аңны югалту ихтималы бар.
    Хәзер каникуллар башланды. Дөрес, мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәпләрдә балалар арасында аңлату эшләре алып барылды. Бу гына җитми. Җәйге чорда бала-чага су буйларына, урман-болыннарга тартыла. Ата-аналарның аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотулары, саклык чаралары турында искәртеп торулары кирәк. Алда - озын, җылы җәй. Барыбыз да сау-сәламәт һәм исән-имин булыйк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: