САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Илең – матур, тормышың – ямьле…

Әнәс Ибәтуллинның исеме элекке елларда район газетасы битләрендә еш күренә иде. Әтисе - Нигъмәтулла абзый гомер буе Карамалы урманчылыгында эшләгәч, кечкенә Әнәс тә еш кына аның белән урманга бара, андагы матурлык, яшеллек белән хозурлана. Аның өчен - урмандагы бөтен нәрсә таныш, бөтен нәрсә - кызыклы. Менә шулай табигатькә якынлык Әнәсне...

Әнәс Ибәтуллинның исеме элекке елларда район газетасы битләрендә еш күренә иде. Әтисе - Нигъмәтулла абзый гомер буе Карамалы урманчылыгында эшләгәч, кечкенә Әнәс тә еш кына аның белән урманга бара, андагы матурлык, яшеллек белән хозурлана. Аның өчен - урмандагы бөтен нәрсә таныш, бөтен нәрсә - кызыклы. Менә шулай табигатькә якынлык Әнәсне шигърияткә этәрә. Ул кече яшьтән үк укуга әвәс була. Малай хәреф таный башлауга, алар өендә «Яшь ленинчы» газетасы алдыра башлыйлар. Әнкәсе Зәйнәп апа улының шулай газета-журналларга, китапка тартылуына сөенеп бетә алмый. Әнәс үзе туып-үскән Яхшы Каран авылында башлангыч мәктәптә укый. Ул хәзер дә беренче укытучысы Галия апасы Зыятдинованы зур хөрмәт, рәхмәт хисләре белән искә ала. Аннан - 8 нче класска кадәр Александровка урта мәктәбе. Авылдан мәктәпкә чаклы - 7 чакрым. Шул араны җәяү йөреп укыйлар. Балачакта шаулап колакка кереп калган урман, аның чиксез серләре Әнәсне үзенә дәшеп-чакырып тора. Егет булачак һөнәрен Кукмара районындагы Лубян урман техникумыннан сайлый. Аннан соң юллама белән Азнакай урман хуҗалыгына эшкә кайта. 1975 нче елда, читтән торып, Мари политехник институтын тәмамлый, урман хуҗалыгы инженеры дипломы ала. 1984 нче елда авылдан Азнакайга күчеп китеп яшәсәләр дә, 20 елдан соң, барыбер туган авылларына кайтып төпләнәләр. Ибәтуллиннар гаиләсендә 3 бала үсә. Айгөл, Әнис, Әлфиснең инде бүгенге көндә - үз тормышлары, үзләре дөнья көтәләр. Әнәс белән тормыш иптәше Роза менә ике ел инде үзләре җиткергән яңа өйдә яшиләр. Хезмәт урыны Азнакайда булгач, Әнәс шунда барып эшләп йөри.
Үзенең ничек шигырь яза башлавы турында ул болай дип сөйли: « Яшь ленинчы» газетасын шундый матур итеп чыгаралар иде. Аннан, әнигә әйтеп, «Ялкын» журналы алдыра башладык. Без район газетасы һәм «Татарстан яшьләре»нә дә гел языла идек. Хат ташучы апа - сеңелем Вәзирә белән икебез өчен иң кадерле, көтеп алган кешебез иде. Мин китап кибетләре яныннан тыныч күңел белән үтеп китә алмадым. Хәзер дә шулай, китап алмыйча, чыгып киткәнем юк. Беренче шигыремне 5 нче класста укыганда яздым. Аны районда чыга торган «Ленинчы» газетасына җибәрдем. Шигырьне бастырып чыгардылар. Минем сөенечнең очы-кырые юк иде. Язганымның беренче юллары әле һаман да истә тора:
Илем матур, тормыш ямьле,
Күңелем шат минем
мәңге…
Аннан соң районга шигырьләр, вак-төяк мәкаләләр җибәрдем. Техникумда укыганда, Кукмарада чыга торган газета белән хәбәрләшеп тордым. 1971 нче елның февралендә минем өчен бик истәлекле вакыйга булды. Мине Казанга, яшь язучылар семинарына чакырдылар. Хатка Илдар Юзеев үзе кул куйган иде. Тере язучыларны, шагыйрьләрне беренче тапкыр шунда күрдем. Минем шигырьләрне Хәсән ага Туфан, Сибгат ага Хәким, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев тикшерделәр. Алар әйткән җылы сүзләр, акыллы, төпле киңәшләр хәзер дә колагымда тора. Берничә шигырьне «Казан утлары» журналына тәкъдим иттеләр. Алар шул елны басылып та чыктылар».
Шулай итеп, ничә еллардан соң, Әнәс Ибәтуллин дигән авторыбыз яңадан - район газетасы битләрендә. Без моннан берникадәр вакыт элек аның берничә шигырен укучыларга инде тәкъдим иткән идек. Ә бу юлы олы сәбәбе дә бар. Январьда гомерен урманга, табигатебезне саклауга багышлаган Яхшы Каран егете, шагыйрь Әнәс Ибәтуллинга 60 яшь тула. Без, редакция хезмәткәрләре, барлык поэзия сөючеләр исеменнән аны юбилее белән котлыйбыз, тормышында, иҗатында зурдан-зур уңышлар телибез. Үзең үстергән урманнар кебек, шаулап-гөрләп, күңелләргә табигатьнең бетмәс-төкәнмәс моңын-серен салып яз да яз әле, каләмдәшебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев