САРМАН
  • Рус Тат
  • Иң гүзәл кеше

    Мин укытучы хезмәтен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына...

    Мин укытучы хезмәтен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.
    Моннан 10 ел элек бер-беребезне белми торган ундүрт бала үзебезнең беренче укытучыбыз белән таныштык. Бу минутта без барыбыз да каушаган, дулкынланган идек. Ә укытучыбыз үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Минем укытучым дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара иде. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә белде. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучылык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп алып, ничек тә булса, күңелебезне күтәрергә тырышты. Һәрвакытта игътибар белән тыңларга, юатырга, ярдәм итәргә әзер иде. Мин үземнең олы күңелле укытучымны хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телим!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 октября 2017 - 14:24
      Защити себя!
    • 20 октября 2017 - 11:06
      В Абу-Даби состоялась торжественная передача флага WorldSkills делегации России – стране, которая примет в Казани в 2019 году 45-й мировой чемпионат по профессиональному мастерству
    • 12 марта 2018 - 06:23
      За два года в Татарстане благоустроили 184 парка и прибрежных территорий
      В 2017 году обустроено 68 общественных пространств на сумму 3 млрд 45 млн рублей. (Казань, 12 марта, «Татар-информ», Лилия Чанышева). За два года реализации программы развития общественных пространств в Татарстане благоустроили 184 парка и прибрежных территорий. Программа развития общественных пространств реализуется с 2015 года. В 2017 году обустроено 68 парков,...
      140
      0
      0
    • 6 марта 2018 - 06:42
      Сарманлылар өчен – бәйрәм бүләкләре Иң матур бәйрәмнәребезнең берсе - 8 Мартка якыныгызга бүләк ясыйсыгыз киләме? Бүгенге тизлек заманында аларның вакытлары тармы? "Электроника" кибете сезгә якыннарыгызның вакытын янга калдырырга, йорт эшләрен кыска срокларда башкарырга, зур...
    • 24 февраля 2018 - 08:10
      Покупаю автомобиль Можно аварийный.Телефон для справок:89375805070. фото из:https://pixabay.com/ru/photos/
    • 17 февраля 2018 - 08:34
      Ремонт стиральных машин Справки по телефону:8-903-319-93-69.
    Ночной режим