САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәтең хөрмәтле, саклаубаш

"Узган ел авыр булса да, быелгы ел әйбәт килде. Чәчүлек орлык, техниканы әзерләп, язгы чәчүне яхшы гына башкардык, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35 центнердан артыграк уңыш алдык", - диде узган атнада "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсендә уздырылган уңыш бәйрәмендә агрофирма директоры Рөстәм Шәрипов. Бу көн саклаубашлылар өчен икеләтә бәйрәм булды -...

"Узган ел авыр булса да, быелгы ел әйбәт килде. Чәчүлек орлык, техниканы әзерләп, язгы чәчүне яхшы гына башкардык, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35 центнердан артыграк уңыш алдык", - диде узган атнада "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсендә уздырылган уңыш бәйрәмендә агрофирма директоры Рөстәм Шәрипов. Бу көн саклаубашлылар өчен икеләтә бәйрәм булды - капиталь төзекләндерүдән соң авыл мәдәният йорты да ачылды.
Саклаубашлыларны иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев тәбрикләде. "Саклаубаш, Алга, Өчөйле Саклау, Яңа Саклау районда элек-электән алдынгы булдылар. Тарихка күз салсак та, данлыклы "Тукай" совхозы күз алдына килеп баса. Саклаубашның район үсешенә керткән өлеше хәзер дә зур", - диде ул һәм кыскача бу төбәктә башкарылган эшләргә тукталды. Әйтик, зур чыгымнар белән быел Саклаубаш-Алга юлы сафка бастырылды, Алга-Кәүҗияк юлына таш түшәлде һәм башкалар. Демографик яктан караганда да, Саклаубашның киләчәге өметле - биредә ел саен 7-8 бала беренче класска укырга керә. Фәндәс Әнәсович авыллар үсешенә, Саклаубашның мәдәният йортын ремонтлауга керткән өлеше өчен, "Чаллы икмәге" җәмгыяте директоры Рафаэль Юнысовка рәхмәт сүзләрен юллады, мәдәният йортына музыкаль үзәк бүләк итте, тырыш хезмәтләре өчен, Рөстәм Шәриповка, агроном Рафаэль Мифтаховка, комбайнчы Ренат Ситдыйковка район Советының Почет грамоталарын тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Д.Маннапов саклаубашлыларны бәйрәмнәре белән тәбрикләп, шулай ук иң уңганнарны билгеләп үтте - шофер Мансур Каюмов һәм тракторчы Мизхәт Шаһиев идарәнең Почет грамотасына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Иң уңган механизаторлар, терлекчеләр һәм башка хезмәтчәннәр Рөстәм Шәрипов кулыннан да бүләкләр алдылар. Гомер буе бүлекчәдә тырыш хезмәт куйган Мәүлетҗан абый Хәкимов адресына иң җылы сүзләр әйтелде. Р.Шәрипов район хакимиятенә, "Чаллы икмәге" җәмгыятенә авылларны төзекләндерү һәм үстерүдә, хастаханә кебек социаль объектларны саклап калуда күрсәткән ярдәмнәре, агрофирма хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, мәдәният йортын төзекләндерүдә эшләгәннәрнең хезмәтләрен югары бәяләде, мәдәният йортына телевизор бүләк итте. "Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән киңәшләшеп, аларның ярдәменә таянып эшлибез. Быел менә идарә ярдәме белән чәчү агрегаты алдык", - дип билгеләп үтте ул. Шундый ук рәхмәт сүзләрен район җитәкчелеге, "Чаллы икмәге" җәмгыяте, агрофирмага авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев тә җиткерде. Мәдәният йортын төзекләндерүдә хезмәт куйган аталы-уллы Сирин һәм Ришат Габдуллиннарга, Радик Хәертдиновка, Закир Таҗетдиновка авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтте. Мәдәният тармагында күп еллар тырыш хезмәт куйган Габделхай Фәрхетдиновны сәхнә түренә чакырды, Саклаубаш участок хастаханәсе баш табибы Раушан Рафаэловичны никахы белән тәбрикләде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм кичәсен район мәдәният йорты хезмәткәре И.Салихова һәм Г.Фәрхетдинов алып бардылар, авыл хезмәтчәннәренә дан җырладылар. Район һәм авыл үзешчәннәре, мәдәният йортлары хезмәткәрләре аларга иң матур җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев