САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Хэбэрлэр:

Идарәнең өметле киләчәге - сезнең кулда «Җәлилнефть» идарәсенең 16 структур подразделениесендә 33 яшькә 571 кеше хезмәт куя. Иң яшь коллектив дип, беренче нефть чыгару цехы аталды. Анда эшләүчеләрнең 47 проценттан артыгы - яшьләр. Идарәдә яшь буын белән эшләүгә, аларны һөнәри яктан үстерүгә зур әһәмият бирелә. Күптән түгел биредә яшьләр конференциясе...

Идарәнең өметле киләчәге - сезнең кулда
«Җәлилнефть» идарәсенең 16 структур подразделениесендә 33 яшькә 571 кеше хезмәт куя. Иң яшь коллектив дип, беренче нефть чыгару цехы аталды. Анда эшләүчеләрнең 47 проценттан артыгы - яшьләр. Идарәдә яшь буын белән эшләүгә, аларны һөнәри яктан үстерүгә зур әһәмият бирелә. Күптән түгел биредә яшьләр конференциясе үткәрелеп, иң яхшы эшләүче коллективлар, хезмәттә, җәмәгать эшләрендә, спортта зур уңышларга ирешкән яшьләр билгеләп үтелде, производство мәсьәләләре турында сөйләшү булды.

«Мин сине яратам, Россия!»
бәйгесендә
Җәлил гимназиясендә балаларны эстетик яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Төрле түгәрәкләрдә йөрүче укучыларның активлыгы үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Ноябрь башында Казанда үткәрелгән «Мин сине яратам, Россия!» дигән Бөтенроссия конкурсының республика этабында 9-13 яшьлекләр арасында Эльвина Гыйбадуллинага икенче урын бирелде. «Вокаль ансамбль» номинациясендә «Каприз» квартеты өченче урынны алды. (Бу хәбәрләр «Нефтяник Джалиля» газетасыннан алынды).

"Сарман" лотерея уйната
"Сарман" газетасына язылырга өлгермәдегезме әле? Әгәр язылмаган булсагыз, бу эшне 1 декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр арада башкарсагыз, отыш ике яктан булачак. Беренчесе - без бу ункөнлектә район газетасына язылган кешеләр арасында лотерея уйнатачакбыз. Сезне берсеннән-берсе кызыклы, файдалы отышлар көтә. Икенчесе - киләсе елда да сез тагын "Сарман" белән!

Инвалидлар өчен - экскурсия
Инвалидлар декадасы бара. Бу уңайдан район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее 8 нче һәм 9 нчы декабрь көннәрендә инвалидлар өчен музейда бушлай экскурсия үткәрә. Аларга шулай ук түләүсез кино да күрсәтелә. Музейга 9.00-12.00 һәм 14.00-16.00 сәгатьләрдә килергә була.

Фәрит - шахматта беренче
Алабуга шәһәрендә ветераннар арасында шашка-шахмат буенча зона ярышлары үткәрелде.
«Ак ладья» шахмат-шашка клубында узган бу бәйгедә безнең районнан да пенсия яшендәге 5 кеше катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясады. Мостафин авылыннан Фәрит Муллаәхмәтов ир-атлар арасында шахмат ярышында беренче урынны алды.

Чыршыны рөхсәтсез кисмә
Яңа елга, 31 декабрьгә дә да озак калмады. Ул барыбызның да көтеп алган, дуслар, туганнар җыелып бәйрәм итә торган көн. Бер-беребезгә матур теләкләрне әйткәндә, табын түрендә балкып торган чыршы да булса, тагын да күңеллерәк. Аны Сарман урманчылыгыннан сатып алырга мөмкин. «Ләкин кайберәүләр чыршыны рөхсәтсез генә кисеп алып кайту ягын карыйлар. Моның өчен зур штрафлар каралганын онытмаска кирәк», - дип искәртә урманчылык җитәкчесе Р.Мортазин.


Концертлар карарга килегез
8 декабрьдә Сарманга Динә, Булат Нигъмәтуллиннар концерт белән килә. 13 декабрьдә Нәфкать Нигъмәтуллин иҗатын яратучыларны тамаша залына чакыралар. 19 декабрьдә "Елмай-шоу" тамашасы була. Концертлар кичке сәгать 7 дә башлана, билетлар сатыла.

Пенсия фонды идарәсендә - кабул итү
Пенсия фонды идарәсе халыкны, иминиятләнгән кешеләрне, оешмаларны кабул итү сәгатьләрен искә төшерә.
Ул - дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр. Искәрмә: дежур режимда - сәгать 12 дән 13 сәгатькә кадәр кабул итү була. Чәршәмбе, пәнҗешәмбедә - иртәнге 8 дән кичке сәгать 6 га чаклы. Дежур режимда: сәгать 12 дән 13 сәгатькә, 17 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. Җомга көнне кабул итү - иртәнге 8 дән 13 сәгатькә чаклы. 13 сәгатьтән 15.45 сәгатькә тикле - методик сәгатьләр. Шимбә көнне кабул итү - иртәнге сәгать 8 дән көндезге 12 гә кадәр була. Дежур режимда да эшлиләр. Кабул ителгән документлар белән эш: 1 нче кабинетта - 10.00-10.30, 16.00-16.30, 2 нче кабинетта - 10.30-11.00, 16.30- 17.00 сәгатьләрдә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X