САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Хэбэрэлэр

Хәбәрчеләр конференциясе була 21 декабрьдә район сәнгать мәктәбе бинасында «Сарман» газетасы хәбәрчеләре конференциясе була. Безнең белән даими элемтәдә булып, ил-көн яңалыкларын җиткереп торган авторларыбызны очрашуга көтеп калабыз. Конференция иртәнге сәгать 11 дә башлана. Комиссия утырышында Узган атнада район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең...

Хәбәрчеләр конференциясе була
21 декабрьдә район сәнгать мәктәбе бинасында «Сарман» газетасы хәбәрчеләре конференциясе була. Безнең белән даими элемтәдә булып, ил-көн яңалыкларын җиткереп торган авторларыбызны очрашуга көтеп калабыз. Конференция иртәнге сәгать 11 дә башлана.

Комиссия утырышында
Узган атнада район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе И.Сәхипова алып барды.
Утырышта административ эшләр каралды. Балигъ булмаганнар арасында иң күп хокук бозулар булып, аларның төнге вакытта өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөрүләре тора. Мондый үсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә комиссия каршында җавап бирергә туры килде. Үсмерләрнең ата-аналарына кисәтү ясалды, алар административ җаваплылыкка тартылды. Балигъ булмаганнар арасында үз-үзләрен тәртипсез тотучы үсмерләр дә бар. Комиссия утырышында аларның да тәртипләре тикшерелде, аларга тәэсир итү чаралары турында сөйләшү алып барылды. Бер үсмергә психолог ярдәме күрсәтү турында билгеләп үтелде.

3 округта - 4 мартта сайлау
РФнең «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре» законына, Татарстан Республикасының Сайлау кодексы маддәләренә туры китереп, Җәлил поселогының бер мандатлы 2 нче сайлау округында, Чукмарлы авыл җирлегенең бер мандатлы - 5 нче, Рангазар авыл җирлегенең бер мандатлы 3 нче сайлау округларында депутатларның вакытыннан алда вәкаләтләре төгәлләнү сәбәпле, Татарстан Республикасының Сарман районы территориаль сайлау комиссиясе 2012 нче елның 4 нче мартында бу округларда депутатларны өстәмә сайлау турында карар чыгарды.

Экстремизмга юл ябык булсын
9 декабрьдә республикада хокук тәртибен тәэмин итү координацион киңәшмәсе һәм террорга каршы көрәш комиссиясенең берләштерелгән утырышы уздырылды.
Видеорежимда үткән бу киңәшмәне республиканың премьер-министры И. Халиков алып барды. Республиканың эчке эшләр министры Ә. Сәфәров, Президентның дини берләшмәләр белән үзара эшләү идарәсе начальнигы урынбасары В.Козлов, премьер-министрның информатика һәм элемтә буенча урынбасары Н.Никифоров дини экстремизмга каршы өстәмә көрәш чаралары, дәүләт власте органнары эшчәнлегендә аралашу системасының мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү юллары турында сөйләделәр. Соңыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Нуртдинов киңәшмә уздырды, күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикерләр тыңланды.

Кабул итү - алдан язылу нигезендә
Яңа регламент нигезендә 2011 нче елның 1 декабреннән Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны кабул итү алдан язылу нигезендә генә үткәрелә. 2-50-52, 074 телефоннары аша чиратка язылырга мөмкин.

Законда каралган тәртиптә
"Сатып алынган яисә төзелгән күчемсез милек объектларына хокук теркәлгән булырга тиеш.
Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 131нче маддәсенең 1.6нчы пункты нигезендә, күчемсез милеккә һәм әйбергә иялек хокукы, аларның чикләнүе, барлыкка килүе, күчүе һәм юкка чыгуы дәүләт теркәве үткәрүче органнар тарафыннан күчемсез милеккә хокукны теркәү турындагы законда каралган тәртиптә теркәлергә тиеш. "Күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве һәм аның белән килешүләр башкару турында"гы 122 нче Федераль законның (21.07.1997) 4нче маддәсе нигезендә, теркәү мәҗбүри булып тора.
Дәүләт теркәве милеккә хокуклының, килешү төзүчеләрнең яки аның (аларның) ышанычлыларының (нотариаль расланган ышаныч кәгазе нигезендә) гаризасы нигезендә башкарыла. Гаризага теркәү өчен кирәкле документлар һәм дәүләт пошлинасы түләгәнлек квитанциясе теркәлә. Кирәкле мәгълүматны Федераль дәүләт теркәве хезмәтендә (Сарман, Ленин ур., 35) яки http://www.rosregistr.ru. сайтында алырга мөмкин", - дип хәбәр итә 11нче районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев