САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Горурлыгыбыз син, Рафис абый

Кеше өйдән, ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый. Шуның кебек, укучылар да туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмыйлар, дип саныйм. Безнең Сарман районы да үзенең матур җырлар, аһәңле шигырьләр, мәгънәле хикәяләр иҗат итүче шәхесләре белән дан тота. Рафис Гыйззәтуллин...

Кеше өйдән, ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый. Шуның кебек, укучылар да туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмыйлар, дип саныйм.
Безнең Сарман районы да үзенең матур җырлар, аһәңле шигырьләр, мәгънәле хикәяләр иҗат итүче шәхесләре белән дан тота. Рафис Гыйззәтуллин исеме дә хикәя жанрын яратучыларга яхшы таныш.
Ул 1955 елның 8 мартында районыбызның Урта Кәшер авылында туа. Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый.
Рафис абыйның тормыш юлы, нигездә, Казан каласы белән бәйле. Армия хезмәтен Свердловск, Ижау, Тоцк якларында узганнан соң, ул "Социалистик Татарстан" газетасында хәбәрче, бүлек мөдире, "Татар-информ" агентлыгында баш мөхәррир вазифаларын башкара.
Мәктәптә укыган елларында ук яза башлый ул. Студент булгач та, аны ташламый. Институтта укыганда, бик күп кенә язучылар, шагыйрьләр белән аралаша. Бигрәк тә шагыйрь Сибгать ага Хәким, язучы Мөхәммәт Мәһдиевләр белән иҗади дуслыклары турында аерым әйтеп үтәргә кирәк.
Үзе турында бер дә сөйләргә яратмаган Рафис абый. "Ватаным Татарстан" газетасының 1993 ел 8 декабрь санындагы "Үзем турында үзем" мәкаләсендә түбәндәге юллар бар: "...20 елдан артык гомерем эчендә мин ирешкәннәр уймакка сыярлык кына әле. Югары белемем бар, солдат хезмәте дөньяның ачысын-төчесен татырга өйрәтте. Журналистлар, язучылар берлекләре әгъзасымын. Язган хикәяләрем дүрт китапка тупланган..."
Шулай ук Рафис абыйның җәлилче З.Хәсәновның әнисе ягыннан туганы икәнен дә әйтеп китмичә булмый. Кайчандыр абыйсы укып чыккан Иске Кәшер урта мәктәбендә укуы белән дә горурланган ул.
Былтыр, туган көненә санаулы гына көннәр калып килгәндә, Рафис абый бакыйлыкка күчте. Күптән түгел без язучының әнисе Нурдидә апаның хәлен белеп кайттык. Әлеге фоторәсем шул уңайдан төшерелде.
8 мартта язучыга 57 яшь тулган булыр иде. Бу мәкаләм якташыбыз Рафис Гыйззәтуллин рухына изге дога булып ирешсен. Без синең белән чиксез горурланабыз, Рафис абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев