САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Эш хакы вакытында түләнсен

Район прокуратурасы хезмәт законнарының эш хакына кагылышлы өлешләренең оешмаларда үтәлеше белән даими кызыксынып, тикшереп тора. Быел башкаручы власть органнары, җирле үзидарә, вазифаи затлар, оешма-предприятие җитәкчеләре, ширкәтләр тарафыннан хезмәт турындагы кагыйдәләрнең үтәлешенең, моңа прокурор контроленең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча өстәмә чаралар күрелде. Беренче кварталда «Җәлил», «Сарман», «Нөркәй» агрофирмаларында хезмәт хакларын үзвакытында һәм...

Район прокуратурасы хезмәт законнарының эш хакына кагылышлы өлешләренең оешмаларда үтәлеше белән даими кызыксынып, тикшереп тора.
Быел башкаручы власть органнары, җирле үзидарә, вазифаи затлар, оешма-предприятие җитәкчеләре, ширкәтләр тарафыннан хезмәт турындагы кагыйдәләрнең үтәлешенең, моңа прокурор контроленең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча өстәмә чаралар күрелде. Беренче кварталда «Җәлил», «Сарман», «Нөркәй» агрофирмаларында хезмәт хакларын үзвакытында һәм тулы итеп түләү буенча тикшерүләр үткәрелде. Аның барышында эш хакының вакытында түләнмәве, ноябрь башына моның буенча бурычлар булуы ачыкланды.
Вазифаи затлар Хезмәт кодексының ярты айга бер мәртәбә хезмәт хакы бирелергә тиеш, дигән 136 нчы маддәсен бозалар. Бу оешманың эчке эш тәртибендә, коллектив килешенүендә, хезмәт договорында да каралган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кимчелекләрне бетерү, вазифаи затларны административ җаваплылыкка тарту буенча директорлар исеменә 3 представление бирелде. Моннан тыш, быел прокуратура тарафыннан суд приказы чыгару өчен, 3099221 сумга 602 дәгъва гаризасы кертелде. Ноябрьдә агрофирмаларның өч вазифаи заты административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе, 1 нче өлеше буенча, ягъни эш хакын вакытында түләмәгән өчен, җаваплылыкка тартылды. Тикшерү нәтиҗәләреннән соң, агрофирмаларда эш хакы түләнеп, дәгъва гаризалары канәгатьләндерелде. Бу турыда прокурор урынбасары А.Хаҗиев хәбәр итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X