САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Экологик тәрбияне – бакчадан

Үткән гасырның 90 нчы елларыннан башлап мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә балаларга өзлексез экологик тәрбия бирү системасы төзелде. Балаларга экологик тәрбия бирү төрле программаларга нигезләнеп алып барыла. Табигатьне саклау өчен, аны белергә кирәк. Табигатькә явызларча карау бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Без бу сүзләрне балаларның күңеленә кече яшьтән сеңдерә килергә тиешбез....

Үткән гасырның 90 нчы елларыннан башлап мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә балаларга өзлексез экологик тәрбия бирү системасы төзелде. Балаларга экологик тәрбия бирү төрле программаларга нигезләнеп алып барыла.
Табигатьне саклау өчен, аны белергә кирәк. Табигатькә явызларча карау бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Без бу сүзләрне балаларның күңеленә кече яшьтән сеңдерә килергә тиешбез. Үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш, миһербанлылык тәрбияләүне без бала бакча ишеген ачып кергән көннән башлыйбыз.
Экологик тәрбия бирү ул аңа кагылышлы белемне генә арттырып калмый, ә табигатьнең матурлыгын тоя, күрә белергә өйрәтә. Без балалар белән табигатьне өйрәнгәндә, аның гүзәллеген, кыйммәтен күрә белергә өйрәнәбез. Балаларга экологик тәрбия бирүдә "Кроха", "Радуга", "Наш дом - природа", "Юный эколог" программаларына нигезләнеп эшлибез. Табигать һәм аны сакларга өйрәнүне без төрле тәрбия-белем бирү процессларында кулланабыз. Өйрәнгәннәребезне күзәтүләр, тәҗрибәләр, шөгыльләр, бәйрәм иртәләре аша ныгытабыз. Бу чараларда әти-әниләребез дә бик теләп катнашалар. Төрле кул эшләре, рәсем, әкиятләр иҗат итүдә әти-әниләребез читтә калмыйлар. Кыш көне кышлаучы кошларга җимлекләр әзерләнде, ә хәзер күп итеп ясалган сыерчык оялары белән без канатлы дусларыбызны көтәбез. Рәхим итегез, кошкайлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев