САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Егетлек кайчан сынала

Редакциянең озак еллар юньле транспорты булмады. Ә газета чыгару өчен, районны аркылыга да, буйга да айкап, материал тупларга кирәк. Сарман районы шактый зур. Ул 1935-1936 елларга кадәр, ягъни Ворошилов, Мөслим, Тымытык районнары оешканчы, Чуар Абдул һәм Михайловка, Зәй ягыннан Югары һәм Түбән Баграж, Әлмәт ягыннан Яңа Михайловка һәм Гөлбакча, Иштирәк...

Редакциянең озак еллар юньле транспорты булмады. Ә газета чыгару өчен, районны аркылыга да, буйга да айкап, материал тупларга кирәк. Сарман районы шактый зур. Ул 1935-1936 елларга кадәр, ягъни Ворошилов, Мөслим, Тымытык районнары оешканчы, Чуар Абдул һәм Михайловка, Зәй ягыннан Югары һәм Түбән Баграж, Әлмәт ягыннан Яңа Михайловка һәм Гөлбакча, Иштирәк һәм Салкын Алан авылларына кадәр иде. Газета "Трактор", "Комбайн", "Кыр стахановчысы" исемнәре белән чыккан елларда авылларга йөрү өчен редакциянең бернинди транспорты булмый.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, берара җаваплы секретарь булып эшләгән Ситдыйк Камалов истәлекләреннән күренгәнчә, 1932-1934 елларда "Комбайн"да редактор урынбасары Соббух Рафиковның күмәк хуҗалыклар төзүгә мәдхия җырлаган поэмасын Чуар Абдул, Мәндәй авыллары халкы арасында укып, таратып йөргәне мәгълүм. Шагыйрь ул авыл араларын күбесенчә җәяү үткән. 1954 елда газета "Югары уңыш өчен" исеме белән 4 бит булып чыга башлагач, редакциянең иҗат коллективы алты кешегә җитә һәм ат караучы штаты бирелә. Бу эшне беренчеләрдән Нурҗамал Фәретдинова башкара.
Редакциянең транспортына бәйле күп кенә кызыклы мәзәкләр йөри. Менә шуларның берсе. 50 нче еллар ахырында оешмага райкомның искереп беткән "Зим"ын бирәләр. Шофер Илдус Фәретдинов ул машинаның астыннан чыкмый. Чөнки "Зим" бер көн йөрсә, атнаның биш көнендә аны ремонтларга туры килә. Бервакыт шулай редактор Әхәт Мөхәммәтшин белән "Мәдәният" (Карамалы) колхозына баргач, юлда батып калалар. Шофер кабинадан чыгып караса, ни күрсен, машинаның ике ал тәгәрмәче дә тын җибәргән. Камерадагы тишекләрне ямауны уйга да китерерлек түгел. Авылга ерак, 20 чакрымны кайтырга кирәк. Төн җитеп килә. Ярый шоферның чослыгы ярдәмгә килә. Ул, көпчәкләрне сүтеп, покрышка эченә өстендәге телогрейкасын умыргалап тутыра. Ул гына җитмәгәч, редакторның соры плащы да шунда кереп китә. Ничек кирәк, алай Сарманга кайтып җитәләр. Газета "Ленинчы" исеме белән чыга башлагач та, редакциягә мотоциклдан башка (ул җәй көне йөрергә генә ярый) юньле транспорт тәтемәде. Матбугат министрлыгы акча бирмәде. Биргәндә дә, иске-москыны алырлык кына тамызды. Ә кемнең, майга батып, искене ремонтлап ятасы килсен?
1978 елның май аенда редакциягә эшкә шофер булып Иске Әлмәт авылы егете Мөнәвир Фарукшин керде. Редактор И.Кушаев аны оешманың бердәнбер куанычы - "Москвич" янына алып килде. Машинаны күргәч, егетнең йөзенә кара болыт кунды. Хәтсез генә, бер сүз әйтә алмый торды. Аннан тезеп китте:
- Моның бит эчендә буран уйный. Ботаклы җилне дә тотмаслык тишек-тошык. Тормозының да - исеме генә. Ничек йөрдегез бу калтырча белән?
Һәрвакыттагыча җор телле редактор егетнең юмор ягын да чамалап карамакчы булды бугай:
- Без аның эченә салам, борчак җиткәч, шуны йолкып салабыз. Менә дигән йомшак утыргыч килеп чыга. Ә тормозга чылбырда ике потлы гер йөртәбез. Туктарга кирәк икән, ишекне ачасың да, шуны җиргә атасың. Менә сиңа тормоз, - ди, үзе бер дә көлми.
Егет борылып китмәкче була. Редактор аны иңбашыннан кагып туктата. Елмаеп:
- Я, я, монысы шаярту гына. Шушы калтырчаны эшкә җиксәң, чын егет икәнсең, диярбез үзеңне, - ди.
- Яңаны бирмиләрмени? - дип телгә килә егет.
- Вәгъдәләре бар. Тик вәгъдә иткәнне өч ел көтәләр, диләрме?
Мөнәвирдә ялгышмаган икән редактор. Армиядә ике ел баранка әйләндергән, кайткач та "Сельхозтехника"да шофер булып эшләгән егетнең кулы алтын, ни тотса, шуны булдыра торган булып чыкты. Я тегеннән, я моннан запас часть юнәтеп, атна-ун көн дигәндә, машинаны чын ясау итте. Ә ике елдан Казан вәгъдәсен үтәде. Мөнәвир редактор белән бергәләп Ульяновск заводы конвейерыннан яңа төшкән "УАЗ" алып кайтты.
Ул машинада экваторны ничә урарлык юл үткәнен шофер, мөгаен, үзе генә белгәндер. Ерак юлларда да, якыннарында да Мөнәвир сынатмады, эшен төгәллек белән башкарды. Авырлыклар килгәндә, җебеп, сыгылып төшмәде. Коллективта зур абруй казанды.
Сынауларны исә тормыш тудырып торды. 1979 елның тәүге көннәрен әле күпләр онытмагандыр. Ул чакта һава 47-49 градуска кадәр салкынайды. Койма башларындагы, электр чыбыкларындагы кошлар баскан җирләрендә туңып җиргә тәгәрәделәр. Үзәк больницаның җылылык челтәре шартлап эштән чыкты. Авыруларны өйләренә җибәреп бетерделәр. Җитәкчелек оешма, предприятиеләрнең бөтен ремонт, энергия ресурсларын больницадагы аварияне төзәтүгә җикте. Оешмаларга, редакциягә килгән афәтне төзәтү исә үз җилкәләренә төште.
Көннәрнең җылынуына өмет юк. Кабинетларда таракан катарлык салкынлык, өскә тун, аякка итек киеп чыдарлык түгел. Нишләргә? Кем каршына барып егылырга? Редактор мондый карарга килә: ике машинистканы бармаклар өшемәслек җылысы булган үз бүлмәсенә күчерә. Калганнарны өйләрендә эшләргә җибәрә. Редакциянең һәм типографиянең ир-атлары өч көн, өч төн аяк өстендә җылылык челтәрендә изаланалар. Иң авыры Мөнәвиргә төшә. Ул кирәк-ярак артыннан да чаба, беләгеннән суга, пычракка батып, җирен казый, торбасын бора. Өстәге киемнәр ташбака панцеры кебек бозланып бетә. Авыл хуҗалыгы бүлеге бүлмәсендәге соңгы эшне бетергәч, җылылык китә.
Мөнәвир белән эшләү - җиңел дә, рәхәт тә. Ул - туры сүзле, эчендәгесен яшерми ярып сала, акыллы әңгәмәдәш. Иртәме-кичме, төн уртасымы, постта торган солдат кебек, юлга чыгарга әзер. Машинасы һәрчак сәгать кебек эшли. Үзенә ни кыен чакларда да берни сиздермәс, тавышын күтәреп сөйләшмәс. Кешегә авырлык килсә, ярдәмгә ашыгыр. Без моңа хезмәттәшебез Петр Фокеевны соңгы юлга озатканда да инандык.
Петр Васильевич редакциягә 1976 елда тәрҗемәче булып килгән иде. Олы яшьтәге әнисен җирләгәч, беркеме калмаган. Аны коллектив җылы кабул итте. Мондый кешене ничек яратмыйсың?! Үз эшенең чын остасы, профессионалы булу өстенә ул редакциянең җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Сәламәтлеккә туймауга карамастан, чөгендеренә дә, яфрак азык хәзерләү өмәләренә дә барырга тырыша.
1985 елның октябрь бәйрәме алдыннан ул үзенең чираттагы ялында Казанга больницага каралырга, дәваланып кайтырга баруын әйтте. Петр Васильевичка хәерле юл теләп, аэродромда озатып калдык. Ул чакта җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, киң күңелле бу кеше белән соңгы саубуллашуыбыз булуын уйга да китермәдек...
Мәдәният йортында бәйрәмгә багышланган тантана бара. Кинәт кенә халык белән шыгрым тулы залга ашыга-кабалана элемтәче кыз килеп керде һәм миңа телеграмма сузды. Анда болай диелгән иде: "Ваш сотрудник Петр Фокеев скончался в больнице. Срочно сообщите. Будете забирать тело или нет. Главный врач".
Телеграмманы укыгач, өнсез калдык. Баш врачның тел төбе аңлашыла иде. Казанда андый тома ятимнәр җәсадын урнаштырырлык оешмалар бар. Хезмәттәшебезне анда калдырсак, намусыбыз гомер буе гафу итмәс, алып кайтабыз, дигән карарга килдек. Әмма ничек? Өч көн бәйрәм. Оешмалар эшләми. Ничек машина табарга? Җитмәсә, мәетне Казаннан табутсыз чыгармауларын да беләбез.
Петр Васильевич әллә үзе изге җаннардан булды, әллә теләк-ниятебез фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килде. Юлга чыгу хәстәрлеге тантана бетүгә үк хәл ителде. "Сельхозтехника" берләшмәсе управляющие Федор Андриянов: "Иң оста шофер Мосавир Хафизовны бирәм. Машинасы да ышанычлы - өр-яңа", - диде. Көнкүреш комбинаты директоры Мөнир Закиров та гозерне ярты сүздән аңлады: "Әзер табут та, чардуган да бар, алыгыз", - диде. Инде шофер янында кемне җибәрү мәсьәләсенә килеп терәлдек. Аннан һаман Мөнәвир коткарды...
Бөтен йоласына китереп, хезмәттәшебезне җирләдек. Бу гамәлне үтәгәч, күңелебез тынычланып киткәндәй булды. Тик шунысы үкенеч: Петр Васильевич Казанда больницага ничек кергән, ничек гомере өзелгән - шунысы барыбыз өчен дә сер булып калды.
Әйе, кеше гомере шатлык-сөенечләрдән генә тормый, ак полоса карасы белән алышына. Әнә шундый чакларда кеше кешелеккә, ир - егетлеккә сынала, аның иман байлыгы барлана торгандыр. Мөнәвир кебекләр аны чиста күңел белән үтәләр.
Аның белән редакциядә 31 ел бергә эшләдек. Мөнәвирнең безгә беренче мәртәбә аяк баскан көннәре күз алдында. Бик күп кызларның һушын алырдай төс-кыяфәт, зур коңгырт күзләреннән ниндидер бер эчкерсезлек, мөлаемлык сирпелә, карга канатыдай кара күпереп торган чәчләре бик килешле эшләпәсе астына да сыймаган... Редакция шоферының эше - җиңел түгел, үтә тынгысыз. Бигрәк тә язгы чәчү, урак чорларында ул игенче белән бергә уяна, бергә йокларга ята. Барысына да зур сабырлык, түземлек, тимердәй сәламәтлек кирәк. Моннан ике ел элек ул: "Олыгаябыз, элекке ныклыклар бетте, гаилә мәшәкатьләре артты, оныклар үсеп килә", - дип, "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә күчте. Дөрес эшләгәндер. Чөнки "Шәфкать"кә дә Мөнәвир кебек шәфкатьле җаннар бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев