САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Дәүләт теркәве идарәсе Интернет аша кабул итә

Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве идарәсе халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрен тәкъдим итә. Ул Интернет челтәре аша видео-кабул итүләр оештыра башлый. Шул рәвешле, һәр кеше видео режимында, реаль вакытта, идарә эшчәнлегенә кагылышлы сорауларын бирә ала. Дәүләт җир контроленә бәйле сорауларга һәр сишәмбедә идарә начальнигы урынбасары Костин Артем Петрович җавап бирә....

Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве идарәсе халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрен тәкъдим итә. Ул Интернет челтәре аша видео-кабул итүләр оештыра башлый. Шул рәвешле, һәр кеше видео режимында, реаль вакытта, идарә эшчәнлегенә кагылышлы сорауларын бирә ала.
Дәүләт җир контроленә бәйле сорауларга һәр сишәмбедә идарә начальнигы урынбасары Костин Артем Петрович җавап бирә. Милеккә хокукны дәүләт теркәвенә бәйле сорауларны һәр пәнҗешәмбедә начальник урынбасары Хәйретдинов Альберт Марат улы кабул итә. Кабул итүнең вакыты - сәгать 15.00 дән 16.00 гә кадәр. Элемтә бушлай, Skype коммуникацион программа аша башкарыла. Идарә җитәкчелеге белән элемтәгә чыгу өчен, компьютерга әлеге программаны урнаштырырга һәм Skype челтәрендә теркәү үтәргә кирәк. Сезнең шулай ук микрофон һәм веб-камерагыз да булырга тиеш.
Программаны керткәннән соң, менюның өске өлешендәге юлда "Контакты"ны ачыгыз. Ачылган исемлектә "Новые контакты"ны сайлаганнан соң. «rosreestr.tatarstan»ны чыгарып, "Табарга" ("Найти") кнопкасына басарга кирәк. Аскы өлештә исемлек пәйда була, кирәген табып, "Өстәргә" ("Добавить") кнопкасына басыгыз. Сезнең контактлар исемлегендә, «Skype» тәрәзәсенең сул як өлешендә "Татарстан республикасы буенча Дәүләт теркәве идарәсе" ачыла. Шалтырату өчен, исемлектән тиешле контактны табып, "Видеозвонок" кнопкасына басыгыз. Видео кабул итүендә катнашырга уйлаган һәр кешегә заявка тутырырга кирәк. Ул rosreestrto16@mail.ru. электрон адресына җибәрелә. Заявкада исем-фамилия, Skypeның логины, өйнең, кәрәзле телефонның номеры, e-mail (электрон адрес) һәм үзегезне кызыксындырган сорау языла. Аны шулай ук тел./факс буенча җибәрергә була: 8(843) 533-24-27 (Костин А.П.) һәм 533-24-25, факс: 533-25-55 (Хәйретдинов А.М.) Бу турыда безгә дәүләт теркәве идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Р.Таишев хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев