САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Чир кермәсен, дисәк

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторлары карантин объектларының таралуына юл куймау буенча күләмле эш башкаралар. Быел 120 мең гектардан артык мәйданның чүпләнеп, 120 мең тонна авыл хуҗалыгы культураларының югалу ихтималы булдырылмады. Моның белән, авыл хуҗалыгына ярты миллиард сум күләмендә зыян килми калды. Россиягә ел саен 140...

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторлары карантин объектларының таралуына юл куймау буенча күләмле эш башкаралар. Быел 120 мең гектардан артык мәйданның чүпләнеп, 120 мең тонна авыл хуҗалыгы культураларының югалу ихтималы булдырылмады. Моның белән, авыл хуҗалыгына ярты миллиард сум күләмендә зыян килми калды.
Россиягә ел саен 140 илдән 20 миллион тоннадан артык карантин үтәрдәй үсемлек продукциясе кертелә. Бу 50ләп төр корткыч, авырулар, дигән сүз. Карантин объектлары илгә бик зур икътисадый зыян китерә. Мәсәлән, бәрәңгедә күзәтелә торган яфрак табы вирусы таралудан гына, экспертлар әйтүенчә, елына 52 миллиард сумнан артык зыян күрергә мөмкин.
Илнең фитосанитар иминлеген тәэмин итү вазифасы авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенә йөкләгән. Хезмәтнең ТР буенча идарәсенең дәүләт инспекторлары карантин объектларын ачыклау өчен, республикага кертелүче һәм аннан чыгарылучы продукцияне тикшерәләр һәм, моннан тыш, авыл хуҗалыгы культураларының чәчүлекләрен күзәтәләр. Быел ун айда алар 722 мең тонна карантин продукциясе тикшерделәр. 364 очракта 9 төр карантин объекты ачыкланды (горчак, амброзия, төкле эт тигәнәге, кычыткан ефәге, трипс һ.б.). Зарарланган продукция кабат эшкәртүгә җибәрелде.
Карантин объектларын ачыклау максатыннан, идарә белгечләре республика хуҗалыкларында 366 мең гектар мәйданда фитосанитар тикшерү үткәрделәр. Кычыткан ефәге һәм амброзиянең ике карантин учагы ачыкланды. Чүпләнгән участокларда фитосанитар зона һәм режим урнаштырылды. Элек билгеләнгән зоналарда кабат тикшерү уздырылды.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, барлык карантин объектлары хуҗалары да фитосанитар тикшерүләрне вакытында уздырмыйлар һәм карантин игълан итәрдәй билгеләр турында Идарәгә хәбәр итмиләр. Җир биләүчеләрнең җәй - көз айларында даими рәвештә тикшерүләр үткәреп торулары, моның өчен җаваплы кеше билгеләүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев