САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

“Әче, димим, балан тәмен…”

Язмыш сынаулары алдында югалып калган кешеләр була. Аңа бирешмәгәннәр, алдагы көнгә өметен җуймаганнар, дөньяга елмаеп караганнар да бар арабызда. Шәйхелмәрдән Ризатдинов - шундыйлардан. Узган атнада Яңа Әхмәттә якыннары, иҗатын яратучылар аның гомер бәйрәмен - 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Авыл мәдәният йорты директоры Р.Нәҗметдинова бәйрәмгә җыелганнарны иң элек Шәйхелмәрдән абыйның...

Язмыш сынаулары алдында югалып калган кешеләр була. Аңа бирешмәгәннәр, алдагы көнгә өметен җуймаганнар, дөньяга елмаеп караганнар да бар арабызда. Шәйхелмәрдән Ризатдинов - шундыйлардан. Узган атнада Яңа Әхмәттә якыннары, иҗатын яратучылар аның гомер бәйрәмен - 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Авыл мәдәният йорты директоры Р.Нәҗметдинова бәйрәмгә җыелганнарны иң элек Шәйхелмәрдән абыйның тормыш юлы белән таныштырып үтте. Инде барыбыз да хәбәрдар булсак та, ничә кат күз алдыннан үтсә дә, аның гомер сәхифәләре турында өр-яңадан ишеткәндәй йотылып тыңладык. Гомумән, аның белән һәр очрашкан саен, ул яңадан-яңа яклары белән ачыла, тормышка карата чиксез ярату, яшьлектәгедәй эчкерсезлек белән тулы шигырьләре торган саен ныграк сокландыра бара. Бу кадәр моң, тормышны ярату каян килә икән аңа, дип гаҗәпләнәсе юктыр. Сабый чагыннан ук әтисез дә, әнисез дә калган Шәйхелмәрдәнгә яшәү өчен адым саен диярлек көрәшергә туры килә. Авыр сугыш елларында әнисе, апасы, абыйсы кан чиреннән үлгән сабыйны бу тормышта да күңелендә аңа карата бөреләнеп кенә килгән, әле үзе дә ни икәнен аңламаган ярату хисе алып калмадымы икән? Аннан соң аны сигез бала тапкан, аларның җидесе шулай ук кан чиреннән үлгән Хәмдия апа тәрбиягә ала. Җиде баласының вафатыннан соң үз канат астына бер өем ятимнәрне сыендырган ул апада озак яши алмый ул. Юк, күңел тарлыгыннан, аны сыйдырмауларыннан түгел. Беркөнне Хәмдия апаның эштән кайтуына ике-өч яшьлек сабый идәндә кан эчендә яткан була. Балаларның берсе, үзе дә аңлап бетермәстән, кечкенә Шәйхелмәрдәннең башына тимер кисәү агачы белән суга. Башыннан аккан кан белән мендәргә ябышып каткан Шәйхелмәрдәнне көч-хәл белән куптарып алалар да икенче көнне үк балалар йортына тапшырырга мәҗбүр булалар. Гомере кыл өстендә калган очраклар шактый була аның тормышында. "Шәйхелмәрдән авариягә очраган икән, дигән хәбәрне ишетүгә, хәлен белеп кайтырга дип, аның янына килдек. Барсак, бер сөяге дә исән калмаган, башыннан аягына кадәр бинт белән уралган Шәйхелмәрдән түшәмгә асып куелган. Авыр хәлдә булса да, матур итеп сөйләште. Бер-ике көннән күмәргә киләсе була икән, дип, хафаланып кайтып киттек", - дип искә ала Сарман ветераннар советы рәисе урынбасары Даимә Вәлиева да.
"Аның шигырьләре намуслылыкка, кешелеклелеккә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә", - диделәр бәйрәмдә, аның иҗатына югары бәя биреп. Күпме тыңласаң да, ялыктырмый торган, эчтәлекле, якты моң, якты сагыш белән сугарылган шигырьләрен Шәйхелмәрдән абый күңелләргә үткәрердәй итеп сөйли дә белә икән. Тамашачылар аларның һәркайсын алкышларга күмделәр.
Шәйхелмәрдән абыйны котлаучылар, изге теләкләрен җиткерергә теләүчеләр күп булды. Ветераннар советы президиумы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина, "Җәлил чаткылары"ннан Әнисә Минһаҗева, Расиха Гыйльфанова, Гафифә Гаффарова, гармунчылар Рафаэль Гыйләҗев, Валентин Кузьмин, Роберт Сабиров, Мәшүдә Латыйпова, җырчылар Лена Зарипова, Әзһәрия Исламова, Фируза Габидуллина, Роза Нигъмәтҗанова, Гүзәл Гыйззәтова, Дөрлеҗинан, Фәнүсә апалар ихлас котлауларын җыр аша җиткерделәр. Нөркәйдән Нурсинә һәм Әхсән Шәрәфетдиновлар, Таулы Дөрештән Нурия ханым хатирәләре белән уртаклаштылар. Софья Әхмәдуллина, Рәхимә Исламова, Хәнифә апа әйтәсе килгәннәрен шигырь юллары белән ирештерделәр. Юбилярга авылдашлары исеменнән авыл җирлеге башлыгы Ринат Әхмәдуллиннан да котлау сүзләре иреште. Ә барлык якыннары исеменнән Шәйхелмәрдән абыйны килене Әлфия, оныгы Ләйсән тәбрикләделәр.
Бәйрәмдә бергә яшәгән озак еллар дәвамында һәр адымда Шәйхелмәрдән абый өчен ныклы терәк булган Гөлүсә апага карата да җылы сүзләр күп әйтелде. Юбилее алдыннан гына Шәйхелмәрдән абый үзенең бер шигыренә көй язган. Ул аны гармунда уйнады, Гөлүсә апа җырлап күрсәтте. "Һәрвакыт шулай матур булыгыз, матур шигырьләр яз", - диде Нурсинә Хәйруллина, һәр икесенә атап (рәсемдә). Бу аның, әлбәттә, "Һәрчак бергә булыгыз, Шәйхелмәрдән абыйның шигырьләрендә һәр икегезнең дә өлеше бар", - диюе.
Әле тагын күп тапкырлар шау-гөр килеп, киң итеп редакция ишеген ачарсың, якты елмаеп, "Шигырьләр алып килдем", - диярсең әле, Шәйхелмәрдән абый. Тормышның сагышлы мизгелләрен дә якты моңга әверелдергән шигырьләрең, тормышка карата булган ярату хисең, көчле рухың кешеләргә кирәк әле синең:
Әче, димим, балан тәмен,
Өлгергән бит алланып.
Гомер көзләрендә балан
Пешә икән балланып…"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев