САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхет илен парлап төзегәндә

Язмышны үзебез сайлап ала алсак, ничек күңелле, рәхәт булыр иде ул. Газеталарга да гел матур тормыш турында гына язар идек. Урамнарда инвалидларны, инвалид балалары белән әти-әниләрне еш күрәсез микән? Юк, бик сирәктер. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, кагыйдә буларак, үз өйләре тирәсеннән читкә еш чыгып йөрмиләр. Аларның яшәү тирәлеге дүрт дивар белән...

Язмышны үзебез сайлап ала алсак, ничек күңелле, рәхәт булыр иде ул. Газеталарга да гел матур тормыш турында гына язар идек. Урамнарда инвалидларны, инвалид балалары белән әти-әниләрне еш күрәсез микән? Юк, бик сирәктер. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, кагыйдә буларак, үз өйләре тирәсеннән читкә еш чыгып йөрмиләр. Аларның яшәү тирәлеге дүрт дивар белән чикләнгән.
Мин бу язмамда, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән булуларына карамастан, ирле-хатынлы Габделхаков Өлфәт Зөфәр улы һәм Шакирова Фирдания Габбас кызының, нинди актив тормыш алып барулары турында язарга булдым.
Азалак авылы егете Өлфәт һәм Нөркәй авылы кызы Фирданиянең дә туган авыллары ямьле таллыклары, сандугачлы болыннары белән дан тоткан, Минзәлә елгасы буенда урнашкан.
Азалак урта мәктәбен тәмамлагач, Өлфәтне язмыш җилләре Башкортстанның Туймазы шәһәренә алып бара, ул анда училищеда укып, телерадиомастер һөнәрен үзләштерә. Хәзерге көндә Өлфәтнең үз остаханәсе бар. Ул бинага барып керсәң, башлар әйләнерлек. Нинди генә телерадиоаппаратура юк анда! Элеккеге заманның лампалы радиоалгычларыннан алып, хәзерге, сыек кристаллы экранлы телевизорларга кадәр ремонтлап-ясап бирә Өлфәт. "Халык минем эшемнән канәгать", - диеп, кыскача гына җавап бирде ул минем соравыма. Халык аны менә шул кыска сүзле, оста куллы булганы өчен дә хөрмәт итә. Теле-радиоаппаратура белгечлеге өстенә, әле аның үз куллары белән ясаган кечкенә генә тракторы да бар. Мин килгән вакытта ул, тракторына утырып, бульдозеры белән кар көрәп йөри иде. Тракторы бик уңайлы, бер урынлы утыргычы, руле, "Жигули" машинасыннан алынган КПП (тизлек тартмасы) бар. Стартер белән кабына торган мотоколяска двигателле трактор берничә тизлектә йөри ала, иң зур тизлеге сәгатенә 30 км икән. Ул трактор белән кар көрәү генә түгел, хуҗалыктагы бик күп эшләрне (җир сөрү, тырмалау, рәт аралары эшкәртү һ.б.) башкарып була. Менә шундый уңган, алтын куллы егет ул Өлфәт.
Ә инде хатыны Фирданиягә килгәндә, ул тегүчелек һөнәренә элеккеге Горький шәһәрендә укыган. Сарманга кайткач та, башта тегү мастерскоенда эшләгән. Үзгәртеп кору җилләре андый остаханәләргә дә кагылгач, өендә үзенең шәхси эшен башлап җибәрә. Бу ханымны Сарманда сөйкемле, эш яратучан буларак беләләр. Бар гомерен матур-матур киемнәр тегүгә багышлаган Фирдания халык арасында уңганлыгы, тырышлыгы белән зур абруй яулый. Өе дә чип-чиста, бөтен җирдә - тәртип. Ә менә аның алтын куллары белән тудырылган бизәкле сөлгеләренә һәм теккән киемнәренә сокланмыйча мөмкин түгел. Күңеле матур, саф булмаган кеше, әлбәттә, мондый гүзәллекне тудыра алмый. Ул шул гүзәллекне кул эшләрендә дә чагылдыра. "Бәйләгән әйберләремә милли бизәкләр салырга яратам. Районда узган күргәзмәләрдә дә катнашам. Халык эшемне ошата, сораша, кызыксына", - диеп сөйли үзенең яраткан шөгыле турында Фирдания. Өйдәге тавык чүпләп тә бетерә алмаслык эшләрдән соң шигырьләр язарга, гармунда уйнарга, кроссвордлар чишәргә дә вакыт таба икән әле ул. Менә шулай, бергә-бергә тырышып эшләп, йортларын яңартып, җиңел машина алып җибәргәннәр. Сау-сәламәт кешеләр дә башкара алмаслык эшләрне булдырып, матур яшәгән Өлфәт әфәнде белән Фирдания ханымга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев