САРМАН
  • Рус Тат
  • Безнең бәхеткә дә тугансың

    Яңа Әхмәттә шәфкать туташы булып эшләүче Миләүшә турында авылдашлары: «Бу бала безнең бәхеткә туган. Кеше сәламәтлеге өчен бик тырышып, бөтен күңелен биреп эшли», - дип сөйлиләр. Бер кайтканда, мин аның белән очрашып, бераз сөйләшеп утырдым. Безнең районда даны еракларга таралган бер шифаханә бар иде. Ул Сарсаз Тәкермән авылында булып, озак...

    Яңа Әхмәттә шәфкать туташы булып эшләүче Миләүшә турында авылдашлары: «Бу бала безнең бәхеткә туган. Кеше сәламәтлеге өчен бик тырышып, бөтен күңелен биреп эшли», - дип сөйлиләр. Бер кайтканда, мин аның белән очрашып, бераз сөйләшеп утырдым.
    Безнең районда даны еракларга таралган бер шифаханә бар иде. Ул Сарсаз Тәкермән авылында булып, озак еллар халыкка хезмәт итте. Әйе, итте шул. Бүген аның иске бинасы гына торып калды. Хаҗи бай салдырган йорт, үзенең үткәнен, дәрәҗәле чорларын сагынып утырган кебек. Әле эшләмәслек тә түгел иде дә бит, нишлисең, заман җилләре үзгәреп куйды. Бу урамнан узган саен, әлеге йортның «күзсез» тәрәзәләре сиңа текәлә, ниндидер өмет белән карый. Ә бит Алиуллин Фоат кебек оста табиблар эшләгән чорда тирә-як авыллардан гына түгел, Сарманның үзеннән дә, Җәлилдән дә халык агылды монда.
    Миләүшә менә шушы шифаханә коридорында «тәгәрәп үсә». Аның әнисе Зәкия апа монда аш пешерүче булып эшли. Миләүшә бу еллар турында: «Әйе, шифаханәдә үстем, дисәм дә була. Әнигә ияреп, еш кына мин дә анда бара идем, - дип сөйли. - Бәләкәй булганга кызык итептер, мондагы апалар мине гел үзләре янына чакыра иделәр. «Апалар» - шәфкать туташлары була инде. Миңа да күңелле: гел алар арасында бөтереләм, укол ясаганнарын, массаж ясаганнарын карап торам. Өйгә кайткач, шырпыны очлап, шприц ясыйм, шуның белән әтигә, әнигә, абыйга «укол сала» идем. Соңрак әни иске шприцлар, стерилизатор алып чыгып бирде. Минем кечкенә генә сумкам бар. Бар кирәк-ярагым шул сумкада иде, ә мин инде, янәсе, шәфкать туташы…»
    Хыялы тормышка да аша. Миләүшә 1992 елда Түбән Кама медицина училищесын тәмамлый. Аннан безнең Яңа Әхмәт авылына шәфкать туташы булып эшкә килә. 2 ел эшләгәч, авылыбыз егете Ринат белән тормыш коралар. Гаиләдә ике бала үсә. Шулай итеп, Миләүшә Нәгыймҗан кызы шушы авылның үз кешесенә әйләнә. Ул әнисе белән бергә эшләгән апаларны, бигрәк тә табиб Фоат абыйсын бик сагынып искә ала. «Аны авыл халкы да, әниләр дә сагыналар, - ди ул. - Ул дәваларга алынмаган берәр авыру булдымы икән? Терапевт та, хирург та, педиатр да иде ул. Үзе җыйган үләннәрдән дару ясап, тире авыруларын, сөяк чирләрен дәвалады. Тайган җирләрне утырта, энә белән дә дәвалый торган иде ул. Аның кулыннан килмәгән бер генә эш тә булмагандыр. Фоат абый кебек аш-су остасы булган ир-атларны күргәнем юк минем. Үзенең өендә камыр куя, әнигә шуны алып килеп, авырулар өчен камыр ашлары пешертә иде. Фоат абыйның үз куллары белән ясаган сумсаларын, күпереп пешкән ипиләрен Тәкермәндә генә түгел, Сарманда, башка авылларда да сагынып сөйлиләр. Авыл кешесе, «кулы тәмле» дип, сугымга да аны дәшә иделәр. Тик гомере генә бик кыска булды. Ул арабыздан китүгә, шифаханә дә ябылды. Мин шундый кешеләрне күреп, аларның эшләренә сокланып, үзем дә алар сыман булырга тырышып үстем».
    - Авыл җирендә шәфкать туташы булу авырмы?
    - Иң беренче көнемнән үк шушында эшләгәч, ияләндем инде. Төрле чагы була. Әхмәт - кечкенә авыл түгел. Бүгенге көндә монда 226 кеше яши, шуларның 46 сы- төрле яшьтәге балалар. Берүзем эшләгәч, алар - минем өстә. Билгеләнгән көннәрдә Сарманнан табиблар килә. Аларга мөмкин кадәр күбрәк кешене каратырга тырышам. Кан басымы, шикәр чире авырулары шактый. Тынгысыз тормыш, нервлар киеренкелеге китереп чыгарган чирләр инде алар.
    Миләүшә, төп хезмәте өстенә, авылның җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Чистарту-төзекләндерү айлыклары, Сабантуйлар, төрле бәйрәмнәрдә - ул һәрвакыт халык арасында. Менә 20 еллап инде шулай. Аннан:
    - Тормыш иптәшең Ринат та - бик төпле, акыллы кеше. Синең эшнең көне дә, төне дә юк икәнен аңлап өйләнгәндер инде, әйеме? - дип сорыйм.
    - Әйе, бик кешелекле кеше. Ипләп кенә, кирәк урында сүзен дә әйтә, кирәк икән, ярдәм дә итә. Кайнатам Азат кебек кызык сүзле дә үзе. Бик тырыш, өй салырга да үзе уйлады. Әти исән чакта башлап җибәрергә генә өлгермәде. Ул бик булган, оста кеше иде мәрхүм. Ә әни балаларны карарга бик булыша. Ул булмаса, көне-төне эшли алыр идекме икән? Ринатның эше дә 8 сәгатькә генә сыеша торган эш түгел бит. Ул эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя,- ди Миләүшә.
    Даутовлар менә шулай берсе - кеше сәламәтлеге сагында, икенчесе хокук тәртибен саклауга үз өлешләрен кертеп, тату, тигез канат булып яшиләр. Икесенең дә хезмәте - бик кирәкле хезмәт. Алдагы көннәре дә шулай матур булсын, кешеләргә иткән яхшылыклары үзләренә ишәеп кайтсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: