САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Безгә җылы кирәк чагында

Иске Минзәләбаш авылында безнең өчен бик кадерле булган кешеләр яши. Аларның берсе - Марс җизни. Ул Иске Кәшердә гомер итүче Шәфигулла һәм Хәмдениса гаиләсендә 1942 елның 1 нче январенда дөньяга килә. Сугыш башлангач та, Шәфигулла абый сугышка китә. Малай әбисе Мәхүпҗиһан һәм әнисе тәрбиясендә үсә. Шәфигулла абыйга туган якларына кайту...

Иске Минзәләбаш авылында безнең өчен бик кадерле булган кешеләр яши. Аларның берсе - Марс җизни. Ул Иске Кәшердә гомер итүче Шәфигулла һәм Хәмдениса гаиләсендә 1942 елның 1 нче январенда дөньяга килә. Сугыш башлангач та, Шәфигулла абый сугышка китә. Малай әбисе Мәхүпҗиһан һәм әнисе тәрбиясендә үсә. Шәфигулла абыйга туган якларына кайту насыйп булмый: ул 1945 елның 10 апрелендә батырларча һәлак була. Кабере - Калининград өлкәсенең Чкалов поселогы зиратында. Марс абый анда 1990 елда барып, әтисе каберен күреп кайтты.
Хәмдениса апалар 1949 елда Иске Минзәләбашка (әнисенең туган авылы) күчеп кайталар, һәм Марс укуын җидееллык мәктәптә дәвам итә. Аны 1957 елда тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты ала. Авыр еллар, үсмергә кечкенәдән эшләп үсәргә туры килә. Хәмдениса апа көне-төне колхоз эшеннән кайтып керми, терлекчелектә эшли. Марс абый 1957 елда колхозда ат көтүе көтә, аннан авыл көтүенә ялланып, олы яшьтәге, сугыштан кайткан Газизулла абый белән шушы авыр эшне башкара. Көтү көткән акчага иске генә дүртпочмаклы өй сатып алалар. Шуңа яңа бүрәнәләр өстәргә булышу өчен, бер иптәш табып, Марс аны өй итеп бетерә. Аннан егет төрле эшләрдә йөри, Сарманда тракторчылар әзерләү курсында укып, тракторчы булып эшли. Ләкин машинага да утырып, ерак юллар үтәсе килә бит! Укуга йөргәндә, Марска Сарман-Чаллы юлларын күп мәртәбәләр җәяү үтәргә туры килә. Ул вакытта машиналар бик сирәк була шул. Марс, Чаллыда шоферлар курсында укып, таныклык ала һәм, кайту белән, машинага утыра.
1964 елда Иске Минзәләбаш авылы кызы Расиха белән гаилә корып җибәрәләр. Тик кияү, кәләш булып башта озак яшәргә насыйп булмый икән әле: Марс бер атнадан армиягә алына. Хәмдениса апа, авыру сәбәпле, Расиханың аны берүзен генә өйдә калдырасы килми. Марс абый өч ел хезмәт итеп кайтканчы, каенана белән килен, күпләрне сокландырып, гөрләшеп яшиләр, хуҗалыкларын алып баралар. Марс абый, армиядән кайткач та, колхозда шофер булып эшли, рәсеме Мактау тактасыннан төшми. Ул В.И.Ленинның 100 еллыгы уңае белән медаль белән бүләкләнә, "Хезмәт ветераны" исемен ала. 1974 елда ул ВПЧ-32гә шофер булып эшкә китә һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Биредә эшләгән арада, ул ял көннәрендә пилорамада агач яручы була. Бу эшен ул 2006 елга кадәр дәвам итә, бик күп кешеләргә йорт һ.б. төзүдә булыша. Аның кулыннан килмәгән эш юк, тик утырырга, эшсез торырга яратмый. Иске тимер калдыкларыннан үзе трактор җыйды, хәзер дә аны хуҗалыгында файдалана. Авылда ярдәм итмәгән кеше сирәк. Марс җизни белән Расиха апа - бик тә туган җанлыклылар. Алар йортыннан туганнар, дуслар өзелми. Әниләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм Хәмдениса әби дә бик кешелекле, ярдәмчел иде. Беркемгә караңгы чырай күрсәтмәде, авылда иң оста чәк-чәк пешерүче булып, бик күпләрнең, шул исәптән, безнең дә туйларыбыз табыннарын ямьләде. Марс җизниләрнең кызлары Рәзинә шушы авылның Илдар исемле егетенә тормышка чыкты, авылда шәфкать туташы булып эшли. Гыйбадуллиннарның инде 2 оныклары үсеп килә.
Мин - Расиха апаның Таҗетдин абыйсының иң олы улы. Әтиебез, сугыш юлларын үткән фронтовик, 46 яшендә вафат булды. Без әнигә 6 бала калдык. Марс җизни белән Расиха апа, һәрберебезне өйләндереп, кияүгә биреп, башлы-күзле итүдә башлап йөрделәр. Мин дә, Саба кызы Мөнәвәрәне кәләш итеп алып кайткач, җизни сыман, армиягә киттем. Мөнәвәрәне бик җылы кабул итеп, мин кайтканчы, гел аралашып, шатлык-сөенечләрне уртак итеп яшәделәр. Бу җылы мөнәсәбәтләр хәзер дә дәвам итә. Җизни ясап биргән уенчык машиналарда безнең оныклар да уйнап үсә. Аларның киң күңеллелеге бөтен кешегә җитә. Без дә, атна саен диярлек, авылга кайтып торабыз, күңел шушы кадерле кешеләребезнең якты йөзләрен юксына, алар җылысын эзли. Менә шулай парлашып, тигез канатлар кагып, гөрләшеп яшәгез, Марс җизни, Расиха апа! Сау-сәламәт булып, сезнең белән гел күрешеп-очрашып торырга, шатлык-сөенечләрне бүлешеп гомер итәргә насыйп булсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев