САРМАН
  • Рус Тат
  • Без Кызыл яшьләрдән идек

    Үзебезнең районнан бик озак еллар читтә яшәсәм дә, «Сарман» газетасы белән һәрвакыт танышып торам. Аларны Юлтимердәге туганыбыз мин кайтуга җыеп куя. Газетаны яратып укыйм, чөнки үзем дә - шушы як кешесе. Безнең авыл Кызыл Яшьләр дип атала, 20 хуҗалыктан гына тора, Түбән Ләшәүдән ерак түгел иде. Хәзер аның зираты гына...

    Үзебезнең районнан бик озак еллар читтә яшәсәм дә, «Сарман» газетасы белән һәрвакыт танышып торам. Аларны Юлтимердәге туганыбыз мин кайтуга җыеп куя. Газетаны яратып укыйм, чөнки үзем дә - шушы як кешесе. Безнең авыл Кызыл Яшьләр дип атала, 20 хуҗалыктан гына тора, Түбән Ләшәүдән ерак түгел иде. Хәзер аның зираты гына калды. Гомерләр үткән саен, авылдашлар, бергә үскән малайлар, кызлар сагындыра. Алар инде төрлесе төрле якка таралышып беттеләр. Сезнең газетага мәкалә язып, үземнең Хәмбәл исемле дустымны эзләвемне хәбәр иткән идем. Бу язма «Бозаудан киткән тарих» дигән баш астында «Сарман»да басылып чыкты. Дустым Хәмбәл Җәлилдә яшәп ята икән, аның белән очрашып күрештем. Бик зур рәхмәт сезгә.
    Менә тагын бер авылдашым турында язарга булдым. Ул - чын мәгънәсендә хезмәт сөючән, үз көче белән тормыш корып, матур гомер итүче Инсаф Вилданов. Әтисе Сөббух абый сугышка киткәндә, ул әле әнкәсе карынында була. Сөббух абый улы туу турындагы хәбәрне алырга өлгерми - 1942 елның сентябрендә аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Аның турындагы мәгълүмат «Хәтер» китабының 45 нче битенә кертелгән. Әтисе һәлакәтеннән соң 3 ай үткәч, бер ярдәмчесез калган Гөлдаһира апаның дүртенче баласы булып, Инсаф дөньяга килә. Олысына - 8, аннан 5 һәм 3 яшьлек ике сабые булган бу апа сугыш елларын ничек ерып чыкты икән? Без бөтен авылыбыз белән фәкыйрь, ярлылар идек, ләкин аларның тормышы, бөтен кешенекенә караганда да, авыр иде. Моны хәзерге яшьләргә сөйләп-аңлатып та булмый. «Ничек инде бер тиен акчасыз, бер кисәк иписез яшәп була?» - дип, гаҗәпләнәләр алар. Гөлдаһира апа, аның балалары бик тырыш, түзем-сабыр, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле булдылар. Менә шул сыйфатлары ачлык-ялангачлыкны, авыр сугыш елларын җиңәргә булышкандыр инде. Инсаф армиядән «За трудовую доблесть» дигән медаль алып кайтты. Белүемчә, мондый бүләккә бик сирәк кешеләр генә лаек була. Ул аннан соң гомер буе нефть чыгару эшендә булды, тырыш, фидакарь хезмәт куйды. Хатыны Чәчкә белән игелекле, үзләре кебек эшчән балалар тәрбияләп үстерделәр. Җәлил поселогында патша сарае кебек үз йортларында көн итәләр. Аларны биредә күпләр белә, хөрмәт итә. Туганы - Хәмбәл, апасы Мөнҗия дә Җәлилдә яшиләр. Яшьләр өчен чын үрнәк булган бу кешеләр белән сөйләшеп утыру, аралашу да бик рәхәт. Декабрьдә 70 яшен тутыручы Инсафка, аның гаиләсенә алга таба да шулай матур яшәргә, хәерле гомер кичерергә насыйп булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: