САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Бергәләп көрәшү кирәк

9 нчы декабрьдә коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан район башлыгы каршындагы әлеге яман күренешкә каршы көрәш комиссиясендә "Түгәрәк өстәл" үткәрелде. Анда коррупциягә каршы көрәш турында сүз алып барылды. Районда бу максаттан нинди эшләр башкарыла, нинди чаралар үткәрү күздә тотыла? Комиссия секретаре - район Советы юристы Гөлнара...

9 нчы декабрьдә коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан район башлыгы каршындагы әлеге яман күренешкә каршы көрәш комиссиясендә "Түгәрәк өстәл" үткәрелде. Анда коррупциягә каршы көрәш турында сүз алып барылды. Районда бу максаттан нинди эшләр башкарыла, нинди чаралар үткәрү күздә тотыла? Комиссия секретаре - район Советы юристы Гөлнара Әлмөхәммәтова белән бүгенге сөйләшү - шул хакта.
- Илдә коррупция киң һәм системалы масштаб алды һәм җәмгыять өчен куркынычка әйләнде. Ул хокукый карарлар һәм хәрәкәтләрне коррупцион мөнәсәбәтләргә алыштырды, законны әйләнеп үтеп, шәхси мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү коралына, шуның белән власть һәм идарә структурасын җимерүче көчкә әйләнде. Нәтиҗәдә илнең экономик һәм социаль үсешенә дә зур зыян салына. Шунлыктан ил күләмендә коррупциягә каршы көрәш игълан ителде. В.Путин үзенең бер чыгышында билгеләп үткәнчә, элек коррупциягә каршы көрәш алып бару өчен бернинди җирлек булмаса, хәзер аның норматив базасы бар.
Коррупциягә каршы көрәш, әлбәттә, киң гомумсоциаль якын килүне, хокукый, экономик, политик, оештыру-идарә, мәдәни-тәрбия һәм башка чараларны куллануны таләп итә.
Районда агымдагы ел башыннан район башлыгы каршында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшли. Аны район башлыгы Н.Закиров җитәкли.
"Түгәрәк өстәл"дә комиссия әгъзалары, район Советы, Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнаштылар. Анда җирле үзидарә органнарында коррупция күренешләрен кисәтү буенча алып барыла торган эшләрнең торышы тикшерелде. Районда шулай ук "2012-2014 нче елларга Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы комплекслы программа" проекты эшләнде. "Түгәрәк өстәл"дә аның төп аспектлары каралды.
Программаның максаты һәм бурычы - районда коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү, коррупциягә китерүче сәбәпләр һәм шартларны мөмкин кадәр киметү. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен, күп төрле чараларны тормышка ашыру планлаштырыла. Болар - комиссиянең нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү, комиссиянең, дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлеген үтә күренмәле итү, аларның халык белән элемтәләрен ныгыту, җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәш активлыгын арттыру, коррупциягә каршы пропаганда алып бару һәм башкалар.
Программаның проекты районның рәсми сайтына урнаштырылды. Теләгән һәркем аның белән таныша һәм комиссиягә үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерә ала. Без шулай ук район халкын коррупция күренешләренә карата битараф калмаска, аның белән көрәшкә үз өлешләрен кертергә чакырабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев