САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Бергә яктык яшьлек учакларын ...

Кешенең узган гомерен агымсуга тиңлиләр. Аның төрле халәте була. Сабыр гына, салмак кына үз җае белән аккан мәле, дулкыннары белән ак җилкәнле корабларны да бөтереп алып, чоңгылларга салган чагы... Кеше белән дә шулайрак. Һәркем тормышны үзе төзи, үз тырышлыгы белән, үз дигәненә ирешә. Нинди генә катлаулы мизгелләрдә дә, рухи көчкә...

Кешенең узган гомерен агымсуга тиңлиләр. Аның төрле халәте була. Сабыр гына, салмак кына үз җае белән аккан мәле, дулкыннары белән ак җилкәнле корабларны да бөтереп алып, чоңгылларга салган чагы... Кеше белән дә шулайрак. Һәркем тормышны үзе төзи, үз тырышлыгы белән, үз дигәненә ирешә. Нинди генә катлаулы мизгелләрдә дә, рухи көчкә таянып, ныклы адымнар белән алга барганнар бар. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен каршылаучы дустым Ленар Әмирҗан улы да - әнә шундый тынгысыз зат. Максатчан, әйткән сүзендә нык торучан, ярдәмчел, эшлекле һәм сәләтле булганы өчен хөрмәт итәм мин аны. Яшьлек елларыбыз бергә үтте, хезмәт баскычларыннан бергә күтәрелдек, дисәм дә, ялгыш булмас. Тырышлыгы, зирәк акыллы, зур оештыру сәләтенә ия булуы белән дә күпләргә үрнәк ул. Аның белән аралашуы рәхәт, җиңел. Гадәттә, үзеңә үрнәк булырдай кешене якын күрәсең, чөнки аның белән тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп була. Аның җор телле, җырга-биюгә әвәс булуы да янәшә-тирәдәгеләргә күңел рәхәтлеге бирә. Дуслык буш урында туа алмый, аны пакъ хисләр, рухи бергәлек, хөрмәт һәм тугрылык белән "туендырып тору" зарур, дигән бер акыллы фикер ишеткәнем бар. Чыннан да, еллар узган саен, дуслык җепләре, һаман-һаман ныгый барып, сүтелмәс төенгә әверелсә, димәк, ул сыналган һәм ышанычлы. Мин моны Ленар Әмирҗановичка карата әйтә алам.
Хөрмәтле дустыбыз! Сине, гомер үрләрен яулый-яулый, шушы баскычка килеп җиткән олуг юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, җан тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә гаиләгезнең ныклы терәге булып, Әлфия ханым белән тигезлектә, балалар, оныклар куанычын күреп яшәгез.
Ярга бәреп уйный ак
дулкыннар,
Сыныймы ул әллә
ныклыкка.
Син сынатмый, аумый
яшәр өчен,
Килгәнсең бит шаулы
тормышка.
Гомерең елгасын кичкәндә,
Ишкәкләр сынмасын,
нык булсын.
Офыклар түренә җиткәнче,
Сакла син җаныңның
җылысын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев