САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Бергә атлыйк гомер буена

Кече сеңлебез тугач, аңа Гәүһәр дип исем куштылар. Исеме җисеменә туры килеп, асылташ кебек булсын, дигәннәрдер әткәй-әнкәй. Без, әткәй-әнкәйнең өч кызы, аларның энҗе бөртекләре идек. Миңа биш яшь булганда, кече сеңлем туды. Әткәй белән әнкәйнең аңа исем сайлаулары һәм Гәүһәр исеменә тукталулары әле дә хәтердә. "Ул үзенең асылын югалтмый торган...

Кече сеңлебез тугач, аңа Гәүһәр дип исем куштылар. Исеме җисеменә туры килеп, асылташ кебек булсын, дигәннәрдер әткәй-әнкәй.
Без, әткәй-әнкәйнең өч кызы, аларның энҗе бөртекләре идек. Миңа биш яшь булганда, кече сеңлем туды. Әткәй белән әнкәйнең аңа исем сайлаулары һәм Гәүһәр исеменә тукталулары әле дә хәтердә. "Ул үзенең асылын югалтмый торган кыйммәтле таш, су төбендә дә ялтырап янып ята", - дип, әнкәй аның мәгънәсен дә аңлатып биргән иде.
Өлкән балага кече туганнары өчен җаваплылык, алар турында кайгырту күбрәк төшсә дә, өйдәге эшләр төпчек балага кала икән. Мин сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Сарман мәктәбенә укырга киттем. Интернатта торып укыйбыз, атнага бер генә көнгә ялга кайтабыз. Уртанчыбыз Гүзәлия укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итте. Ул чорда студентлар да өйгә елга ике-өч кенә тапкыр кайталар иде. Шуңа күрә әнинең төп таянычы булып сеңлебез Гәүһәр калды. Кечкенәдән тырыш, җитез, төгәл булды ул. Прическасының килешле булуына, киемнәрнең һәрчак зәвыклыларын сайлый белүенә дә соклана идем мин. Укуда да гел алдынгы булды Гәүһәр. "Иншаларның темасын укып, кулга каләм алуга, башка үзеннән-үзе матур сүзләр, фикерләр килә. Мин шуларны язып кына барам", - дия иде. Әдәбиятны, сәнгатьне яратуы аңа булачак һөнәрен сайларга да ярдәм итте. Рангазар мәктәбен тәмамлауга, ул Алабуга мәдәният училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга керде.
Гәүһәр утыз ел хезмәтенең күбесен Сарман урта мәктәбенә багышлады. Район үзәге буларак та, алдынгы мәктәп буларак та, биредә төрле очрашулар, семинарлар, ачык чаралар, китап укучылар конференцияләре бик еш үткәрелә. Гәүһәр бу чараларның үзәгендә була. Район мәктәпләре китапханәчеләренең методик берләшмәсе җитәкчесе эшен дә алып барды ул. Бүгенге көндә дә иҗади эшләүче тәҗрибәле белгеч, яшьләр өчен остаз булып тора. Һәрчак ярдәмгә әзер, игътибарлы булуы белән күпләрнең ихтирамын казанды.
Сеңлем тормышта да бик бәхетле. Әлмәт авылының хезмәт сөючән гаиләсендә үскән егете Рәшит Мөхлиев белән гаилә коруларына да инде утыз ел була. Үз тырышлыклары белән җиткергән йортта һәрчак тәртип, матурлык хөкем сөрә. Тату гаиләдә бер ул һәм ике кыз үстерделәр. Балалар барысы да югары белем алып, тормышта үз юлларын таптылар. Рәшит кияү белән Гәүһәрнең тагын бик матур сыйфаты - ата-ана хакын хаклау. Әниебезнең олыгайган көннәрендә янында алар булды, авырганда, Гәүһәр гел кырыннан китмәде. Әнкәебез дә: "Аллага шөкер, яхшы балалар бар", - дип яшәде. Гәүһәр белән Рәшит бүгенге көндә үзләре әби-бабай булып, оныкларына сөенеп, яратып яшиләр. Аларның күңел җылысы һәммәбезгә җитә, һәрчак ачык йөз белән каршы алалар, ихтирам итәләр.
Шушы көннәрдә яраткан сеңлебез 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебез, һәрчак шулай ягымлы, ярдәмчел, киң күңелле, көчле рухлы булып кал. Һәр туар таң сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Киявебез Рәшит белән пар канатлар булып, балаларыгызның игелекләрен, оныкларыгызның куанычларын күреп, озак еллар яшәргә язсын сезгә.
Без өч кыз туган,
Безне җаннар гына түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, һәрчак
шулай
Атлыйк бергә гомер үренә.
Шатлыкта да, кайгыда да
кеше
Туганына килеп сыена.
Рәхмәтеннән Ходай
ташламасын,
Бергә яшик гомер буена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев