САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

«Белмим», дияргә читен түгелме?

Аллаһы Тәгалә безнең арада иман китергәннәрнең һәм бигрәк тә гыйлем ияләренең дәрәҗәләрен күтәрә. Аллаһы Тәгалә кылган һәрбер гамәлебез турында хәбәрдар. пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кемгә Аллаһы Тәгалә хәерлелек тели икән, ул аңа дин мәсьәләләрендә, дин нечкәлекләрендә төшенү, аңлау бирә», - дигән. Аллаһы Тәгаләнең бу хәерлелегенә лаеклы булырга, гыйлемне таләп итәргә һәм...

Аллаһы Тәгалә безнең арада иман китергәннәрнең һәм бигрәк тә гыйлем ияләренең дәрәҗәләрен күтәрә. Аллаһы Тәгалә кылган һәрбер гамәлебез турында хәбәрдар. пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кемгә Аллаһы Тәгалә хәерлелек тели икән, ул аңа дин мәсьәләләрендә, дин нечкәлекләрендә төшенү, аңлау бирә», - дигән. Аллаһы Тәгаләнең бу хәерлелегенә лаеклы булырга, гыйлемне таләп итәргә һәм аны таләп итүчеләр җөмләсеннән булырга кирәк. Галимнәрне алыйк: алар, вафат булып, Аллаһ хозурына күчсәләр дә, мәңге тере калалар шикелле. Вакытлар узса да, аларның исемнәре, сүзләре онытылмый.
Гыйлемнең өстенлеген, ягъни фазыйләтен аңлаган элеккеге мөселманнар, гыйлемгә бик хирыслык күрсәткәннәр, тырышып, гыйлем алганнар. Шундый бер кыйсса карап китик, Абдуррахман ибн Касыйм имам Мәликнең укучысы, мәшһүр иярченнәрнең берсе булган. Ул - бер шәһәр башлыгының улы һәм көннәрдән бер көнне, атына атланып, урамга чыгып китә. Бай кеше баласы булгач, киемнәре дә матур. Шулай юлда барганда, бер хатын-кыз, моны галим дип уйлап, туктата һәм бер сорау бирә. Абдуррахман ибн Касыйм: «Белмим», дип җавап бирә. Шунда бу хатын-кыз: «Сүбханаллаһ, качыр үз өстенә икенче качырны утырткан", ягъни "ишәк ишәкне утырткан" дигән кебек мәгънәдә сүз әйтеп кала. Абдуррахман ибн Касыйм моңа ачуланмый, киресенчә, ояла һәм шушы сүзләр аны гыйлем алырга этәрә. Ул сәфәргә, имам Мәлик яшәгән җиргә, Мәдинәгә китә һәм 20 ел буе гыйлем ала. Аның гыйлемгә карата шундый мәхәббәте булуда бернинди гаҗәеп нәрсә юк, чөнки бу - иң файдалы кәсеп һәм аның хәерлеге, бәрәкәте беркайчан бетми. Моңа карата пәйгамбәребез (с.г.в.) дә әйтә: "Адәм баласы үлгәч, өч әйбердән савап килеп торыр. Шуның берсе - файда китерә торган гыйлем. Кешеләр никадәр кабер иясе булган теге яки бу галимнең гыйлеменнән файда алсалар, шул вакыт дәверендә аңа һаман әҗер-савап килеп тора". Мәсәлән калган шәкертләре яки калган китаплары сәбәпле.
Гали ибн Әбу Талиб шундый хикмәтле сүзләр әйтә: «Гыйлем сине саклый, байлыкны син саклыйсың»,- ди. Чынлап та, без байлыкны кайгыртабыз - аны ничек сакларга, ничек күбәйтергә? Ә гыйлем аңа мохтаҗ түгел, киресенчә, гыйлем безнең үзебезне нинди гамәл кылудан, теләсә нинди адым ясаудан саклый. Мал, байлык - ул бирү белән азая, ә гыйлем, киресенчә, бирү белән арта». Син гыйлемне никадәр күп бирсәң, аны кешеләргә таратсаң - синең гыйлемең шулкадәр арта, яхшырак хәтердә кала һәм кайбер нечкәлекләрне яхшырак аңлый башлыйсың.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) шундый хәдис әйтә:«Кем дә кем гыйлем алу юлына чыга - Аллаһу Тәгалә аңа җәннәт юлын җиңеләйтә». Шулай ук элеккеге галимнәр гыйлемнең өстенлеген, әһәмиятен, аны сакларга кирәк икәнлеген аңлаганнар. Ул вакытларда аны язу белән саклаганнар, һәрбер дәресне, һәрбер шәехның сөйләгәнен сакларга тырышканнар, язып барганнар. Без тыңлап кына утырабыз икән - бу инде сансызлыкны күрсәтә. Ярый хәтерең имам Бохариныкы кебек булса! Ләкин, кызганычка каршы, андый хәтерле кешеләр юк. Элеккеге галимнәр гыйлемне язып, беркетеп баруга зур әһәмият биргәннәр. Әлхәмдүлилләһ, кем гыйлемгә ирешергә тели - шул аны ала. Әгәр дә кем дә кем: "Нинди гыйлем турында сүз бара соң?" - дип сораса, әлбәттә, Аллаһның китабын һәм пәйгамбәребезнең сөннәтен өйрәнә торган гыйлем турында, ягъни шәргый гыйлемнәр турында сүз бара, дип әйтәбез.
Иң файдалы һәм иң зур гыйлем - ул Аллаһның динен өйрәнә торган гыйлем. Гыйлем - ул Аллаһу Тәгаләнең китабы, пәйгамбәребезнең сөннәте һәм сәхәбәләрнең сүзләре. Ничек шулай булмасын, ничек шушы шәргый гыйлем, иң әһәмиятле һәм файдалы булмасын - аның ахыры, баксаң, Аллаһка барып тоташа. Әйе, иң дәрәҗәле, иң әһәмиятле гыйлем - ул Аллаһның сүзләре, пәйгамбәребезнең сөннәте булган шәргый гыйлем. Ягъни, нәрсә ул - яхшылык, нәрсә ул - яманлык, Аллаһ каршында, ата-анаң, туганнарың, күршеләрең һәм башка кешеләр каршында булган бурычларың, үз-үзеңә, гаиләңә карата булган бурычларың - барысы да шуңа керә.
Без "Дөньяви фәннәрне өйрәнергә кирәк түгел", - дип әйтмибез, аларны да өйрәнергә кирәк, чөнки алар белән без бу дөньябызны төзибез, эшләребезне җайга салабыз, югарырак нәтиҗәләргә, уңышларга ирешәбез. Урта гасырга хәтле булган мөселманнарны карасак та, алар шушы дөньяви фәннәр буенча үзәк булганнар, өстенлек сөргәннәр икәнлеген күрәбез. Аллаһның һәм пәйгамбәребезнең гыйлемгә чакыра торган аятьләренә, хәдисләренә буйсынып, алар гыйлемгә шулкадәр кереп киттеләр, алар хәтта дөньяви гыйлемдә дә бөтен дөньяда өстен булдылар, физика, химия яки астрономия фәне булсынмы, медицина, биология, география, алгебра булсынмы - барлык фәннәрдә нигезне мөселман галимнәре салдылар. Һәм урта гасырларга кадәр Ауропа илләрендә яшәүчеләр әле бу турыда хыялланып кына ятканда, мөселманнар бу фәннәрдә өстенлекләргә ирештеләр һәм ауропалыларны да укыттылар. Ауропа кешеләре мөселманнардан шушы гыйлемне алганнан соң, "ренессанс", ягъни "яңадан туу" чоры башлана да инде. Әмма мөселманнар бу дөньяның нинди гыйлемнәре, байлыклары, нигъмәтләре бар - барысына да ирештек, дип тынычландылар, һәм шәргый гыйлемне икенче планга калдырдылар. Шул сәбәпле аларның иманнары, гамәли хирыслыклары зәгыйфьләнде, ә Ауропа кешеләре, алардан шушы гыйлемне алып, тагын да үсеп киттеләр һәм мөселманнарда булган бар нәрсәне үз кулларына алдылар. Мөселманнарның гаебе нәрсәдә? Алар шәргый гыйлемнең әһәмиятен калдырдылар һәм шуның белән дөньяларына да зыян килде. Димәк, беренче чиратта - шәргый гыйлем, Аллаһның, пәйгамбәребезнең сүзләре, кешеләр белән ничек мөгамәлә кылырга кирәк, ата-ана белән, ир белән хатын, мөгаллим белән укучы, җитәкче белән эшче һ.б...
Тагын бер мәсьәләгә игътибар итәсе килә: соңгы елларда шундый күренеш күзәтелә: дәресләргә, гыйлем алуга кешеләр салкын карыйлар. Алар дәресләрнең азрак, ял көннәренең күбрәк булуын телиләр, ягъни гыйлем алуга шундый җиңел караш башланды. Хәзерге яшьләр укырга яратмый. Элеккеге мөселманнарга карасак, алар, гыйлем алыр өчен, фәләнешәр чакрымнар үткәннәр, төрле-төрле авырлыклар күргәннәр. Алай гына да түгел, кайбер галимнәр имтиханнар үткәрә торган булалар. Мәсәлән, берничә шәкерт килде, ди. Аларны: "Ярар, сез интегеп килгәнсез", - дип, тормаганнар, тикшергәннәр, имтиханнар алганнар. Сөләйман әл-Әгъмәш исемле сукыр һәм кырыс табигатьле бер галим була. Ул яңа шәкертләрне ничек кабул иткән соң? Сөләйман әл-Әгъмәш үз өенең ишек төбендә утырган, ә ишек алдында явыз эте була. Аның янына керергә теләсәләр, этне ничек тә булса үтеп китергә кирәк була. Кемнәрдер, бу этне күргәч, кереп тормаган, куркып кайтып киткән, ә зирәкләре, бу этне ашатып яки башка хәйлә табып, үтә торган булганнар. Эт үлеп киткәч, хуҗасы: «Яхшылыкка өндәүче һәм яманлыкны тыючы үлеп китте», - дигән.
Галимнәребез әйтәләр: «Алар, ягъни элеккеләр, гыйлемне Аллаһның ризалыгына ирешер өчен алдылар һәм шуның белән Аллаһның бәрәкәтенә, нигъмәтләренә ирештеләр, ә хәзерге заман укучылары гыйлемне Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә бары тик шәһадәт яки ниндидер вазыйфа, урын, шөһрәт, һөнәр алыр өчен генә алалар һәм шуның белән гыйлемнең бәрәкәтен юкка чыгаралар, иллә дә мәгәр Аллаһның рәхмәте тигәннәрдән башка». Шуның өчен, беренче чиратта, үзебездә, балаларыбызда һәм мөгаллим кешеләр үзләренең укучыларында шушы ниятне кайгыртырга тиешләр. Гыйлемнәр ихласлык белән, бары тик Аллаһның ризалыгы өчен, галәмнәрне юктан бар кылучы, галәмнәрнең Хуҗасы булган Аллаһның ризалыгы өчен алынырга тиеш. Чөнки Аллаһ өчен нәрсә эшләнә - ул дәвамлы булыр һәм мәңге калачак, ә аны Аллаһтан башка, икенче нәрсә өчен эшлибез икән - ул безнең өзелә торган һәм кыска вакытлы гына булачак. Аллаһу Сүбхәнәхү вә Тәгалә шушы белгәннәрдән файдаланырга һәм һәрвакытта ниятебезне дөресләп, ихласлык белән һәрбер гамәлебезне кылырга, гыйлем алырга ярдәмен бирсә иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X