САРМАН
  • Рус Тат
  • Бала да – синең кебек үк кеше

    23 ноябрь санында басылган Рафис Мусинның "Тормыш дәресләрен кем бирә" язмасын кызыксынып укыдым. Ул анда "Спорт ярышларында бер үк кешеләр катнаша, мәдәнияттә дә шул ук хәл", - дип язган. Бу уңайдан минем дә әйтәсе килгән фикерләрем бар. Моннан берничә ел элек башлангыч класслар елкасын карадым. Әти-әниләрне тезеп утырттылар, аннан кино...

    23 ноябрь санында басылган Рафис Мусинның "Тормыш дәресләрен кем бирә" язмасын кызыксынып укыдым. Ул анда "Спорт ярышларында бер үк кешеләр катнаша, мәдәнияттә дә шул ук хәл", - дип язган. Бу уңайдан минем дә әйтәсе килгән фикерләрем бар. Моннан берничә ел элек башлангыч класслар елкасын карадым. Әти-әниләрне тезеп утырттылар, аннан кино караган кебек - балаларны. Шулай итеп, берничә бала чыгыш ясаганын карап кайттык. "Балаларның барысы да катнашырлык итеп күмәк чыгышлар әзерләргә кирәк иде, һәр кеше, вакытын өзеп, үз баласын карарга килә бит", - дип, кыенсынып кына укытучысына әйттем.
    Тәрбия мәктәптә дә балалар бакчасындагы кебек барса икән ул! Бәйрәм саен шигырь ятлатырга, киемен әзерләргә, үз куллары белән уенчык, бәйрәм котлавы, тагын әллә ниләр ясатырга кирәк. Зурайган саен, тормышка әзерлек тә катлаулана бара. Балаларга хәрәкәт җитми, замана тартмалары үзләренә бәйли, дип, иң югары трибунадан да әйтәләр, физкультура дәресләрен арттыру да шул бәйлелекне киметү максатыннан. Тик үзебезгә кирәкле нәтиҗә барыбер күренми. Минем уйлавымча, физкультураны арттыру урынына бию дәресләре кертү дөресрәк булыр иде. Чечен баласын, тәпи йөри башлагач та, биюгә өйрәтә башлыйлар, Һиндстанда бию дәресләре мәҗбүри, дип укыганым бар. Безнең Сабантуй исерткеч кулланмыйча бәйрәм итү өлгесе булсын өчен дә кирәк бу. Анда да бит хәзер бер үк кешеләрне карап кайтабыз. Яшьләр тикмәгә дискотекага тартылмый. Шунысын да әйтергә кирәк: мәктәптән чыкканчы, халкыбыз җырларын җырлый, өздереп бии дә белергә тиеш кеше.
    Минемчә, мәктәпнең балалар белән аңлашып эшләве җитми. Республика газеталарының берсендә шундый хәл турында укыдым. Танышым өлкән класста укучы улыннан: "Кросс ничек үтте?" - дип сораганга улы: "Кросс урынына ишек алды цементладык", - дип җавап кайтара. "Ярар, әйбәт булган, файдалы эш эшләгәнсез", - дигәч, улы, еларга җитешеп: "Без эшләргә тиеш түгел идек аны, физкульт үзе эшләсен, директор аңа кушкан, безне "использовали!" - ди. Ананың "Сез бит хәзер зурлар инде, туган мәктәбеңә бераз гына ярдәм иткәнсең икән, аны да телгә алып торма, ул бит җәмәгать эше, дин буенча да саваплы", - диюенә улы тагын җавапсыз калмый: "Җәмәгать эшенә бер көн алдан әйтәләр, ә бу алай булмады".
    Үсмерләр җәмәгать эше эшләүгә каршы да түгел, әмма кросста катнашу урынына ишек алды цементлыйсылары килмәгән. Бәлки, бу эшне башкачарак оештырырга кирәк булгандыр? Кросска чакырылып, "катнашабыз" дип дәртләнеп килгән укучыларны анда да катнаштырырга, соңыннан хәлне аңлатып, идәнне ремонтлауда ярдәм кирәклеген аңлатырга кирәк булгандыр. Бу очракта, минемчә, егетләрдә бернинди ризасызлык булмас: кросста да катнашырлар, эшен дә эшләп куярлар иде. Үзеңне кирәкле кеше итеп тою күңелгә канатлар куя бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: