САРМАН
  • Рус Тат
  • Ата-ана гаеплеме?

    Балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә салкын караган, балалары хокук тәртибен бозган ата-аналарны җаваплылыкка тартырга мөмкинме, аларны закон нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралганмы? Бу сорау бүгенге көндә, мөгаен, иң актуаль сорауларның берседер. Чөнки яшүсмерләр тарафыннан хокук тәртибен бозу очраклары арта бара, ә әти-әниләр арасында балалары өчен закон каршында җаваплы икәнлекләрен бөтен тирәнлеге...

    Балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә салкын караган, балалары хокук тәртибен бозган ата-аналарны җаваплылыкка тартырга мөмкинме, аларны закон нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралганмы? Бу сорау бүгенге көндә, мөгаен, иң актуаль сорауларның берседер. Чөнки яшүсмерләр тарафыннан хокук тәртибен бозу очраклары арта бара, ә әти-әниләр арасында балалары өчен закон каршында җаваплы икәнлекләрен бөтен тирәнлеге белән аңлап бетермәүчеләр дә бар. Шулай итеп, кайсы очракларда ата-ана балигъ булмаган баласы өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкин соң?
    Балигъ булмаган бала хокук тәртибен бозса, бу әле ата-анага карата хокук тәртибен бозу турында административ эш ачу һәм аларны җаваплылыкка тарту өчен нигез була алмый. Яшүсмер хокук тәртибен боза икән, бу баланың яшәү, тәрбия һәм хокук тәртибен нинди шартларда бозганлыгын өйрәнү өчен генә нигез була ала. Боларны өйрәнгәндә, кайчак ата-аналарның яки законлы вәкилләрнең бала тәрбияләү, аның мәнфәгатьләрен яклау буенча үз вазифаларын үтәмәүләре яки өлешчә генә үтәүләре ачыклана. Аларның хәрәкәтләре РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 нче маддәсенә туры килгән, ягъни административ хокук бозу билгеләре булган очраклар да була.
    РФ Конституциясенең 38 нче маддәсе 2 нче бүлегендә каралганча, ата-ана бала тәрбияләүдә тигез хокукларга ия. Закон нигезендә аларның һәр икесе дә баланы матди яктан тәэмин итәргә, аны тәрбияләргә, белем бирергә, сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртырга, мәнфәгатьләрен якларга бурычлылар. Ата-ана шушы вазифаларны үтәми икән, бу РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 нче маддәсе белән квалификацияләнгән хокук тәртибен бозу булып санала. Тик шуны да истә тотарга кирәк, бала шәхесе формалашуга әти-әниләр генә йогынты ясамый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, баланың хокук тәртибен бозуы һәрвакытта да ата-ананың үз вазифаларын үтәмәве нәтиҗәсе булып чыкмый. Аларның бала тәрбияләү буенча үз вазифаларын үтәмәүләре яки тиешенчә үтәмәүләре кире каккысыз дәлилләр белән расланган очракта гына алар югарыда телгә алынган маддә нигезендә җавапка тартыла алалар. Ата-ананың баланы тәрбияләүгә салкын каравы ачыклана икән, аларны җаваплылыкка тарту өчен, баланың хокук тәртибен бозу-бозмавы да кирәк түгел.
    Узган ел муниципаль район каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан, РФ Гаилә кодексының 63 нче маддәсендә каралганча, үз вазифаларын тиешенчә башкармаган 29 ата-ана 5.35 нче маддә буенча административ җаваплылыкка тартылды. Аларга кисәтү ясалды яки штраф салынды. Шуны да истә тотарга кирәк, бала хокук тәртибен бозса, аның ата-анасы башка маддәләр буенча да җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Мәсәлән, яшүсмер җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр яки наркотик матдәләр кабул итә икән, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.22 маддәсе нигезендә, аның ата-анасы җаваплылыкка тартыла ала. Шушы ук кодексның 3.11 маддәсендә каралганча, балаларның сәламәтлеге, физик, интеллектуаль, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян салучы күренешләрне кисәтмәгән өчен дә ата-ана закон каршында җаваплы.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: