САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Афәрин, Сарман!

"Һай,сарманлылар!", "Афәрин,Сарман!" "Яшь вокалчы" региональ конкурсында катнашучыларны тамашачылар әнә шундый дәртле алкышлаулар белән бүләкләделәр. Бу бәйге һәр елны Әлмәт шәһәрендәге Ф.Яруллин исемендәге музыка көллияте базасында уздырыла. Быел ул 30 ноябрьдә булды. Конкурсның таләпләре бик югары. Ике характердагы җыр башкарырга кирәк һәм микрофонсыз, фонограммасыз. Бер җыр - фортепиано яки баянга кушылып,...

"Һай,сарманлылар!", "Афәрин,Сарман!" "Яшь вокалчы" региональ конкурсында катнашучыларны тамашачылар әнә шундый дәртле алкышлаулар белән бүләкләделәр.
Бу бәйге һәр елны Әлмәт шәһәрендәге Ф.Яруллин исемендәге музыка көллияте базасында уздырыла. Быел ул 30 ноябрьдә булды. Конкурсның таләпләре бик югары. Ике характердагы җыр башкарырга кирәк һәм микрофонсыз, фонограммасыз. Бер җыр - фортепиано яки баянга кушылып, ә берсе музыкага бөтенләй кушылмыйча башкарылырга тиеш. Жюри рәисе - Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Г.Ластовка иде. Ул, Түбән Кама музыка көллияте вәкиле һәм жюрида башка академик (опера) классика вокалы тарафдарлары булу мине бераз куркуга да салды. Чөнки без халык җырлары белән чыгыш ясадык. Ләкин барлык шик-шөбһәләремне юкка чыгарып, балаларның чыгышларын югары бәяләделәр.
Конкурста иң беренче булып Рузана Гайнемова чыгыш ясады. Әле алты яшьтә генә булуына карамастан, ул - "Яшь вокалчы" һәм "Җырлы-моңлы балачак" халыкара телевизион конкурсы лауреаты. Ул бу юлы да икенче дәрәҗә лауреат исемен яулап, үзенең бу югары исемгә лаек икәнлеген исбатлады.
Рамазанова Миләүшә Петровка Завод мәктәбендә укый, миндә вокал классында икенче елын шөгыльләнә. Ул шулай ук күп кенә лауреат дипломнарына ия. Дүрт елга бер мәртәбә уздырылучы "Ватан" республика конкурсында беренче тапкыр катнашканда ук, ул өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. "Яшь вокалчы" конкурсында да Миләүшә шундый ук диплом белән бүләкләнде. Петровка Завод авылыннан тагын бер кыз - Әгъләмова Индира шулай ук уңышлы чыгыш ясады. Үзенең көчле, кабатланмас тавышы белән жюри членнарын да, тамашачыларны да әсир итте. Индира 30 конкурсант арасында икенче урынны яулады. Бу, һичшиксез, уңышлы дебют иде.
Лотфиева Гүзәл һәм Гайнемова Рузананың "Подсолнушки" вокаль дуэты "Асия" җырын башкарды. Кызларның җырны чиста башкаруы гына түгел, үзләрен артистларча тотулары да һәркемне таң калдырды. Алты гына яшьлек бу кызлар әле рояль артыннан күренмиләр дә, шулай да инде сәхнәдә үз-үзләрен тоту манералары бар. Дуэт өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Гүзәл , С.Сәйдәшевнең "Зәңгәр күл" җырын җырлап, "Конкурс өмете" номинациясендә дә җиңү яулады. Гүзәл Сарманның "Лилия" балалар бакчасына йөри. Бу бакчага йөрүче тагын бер кыз - Кәримова Айгөл конкурсның "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә җиңүче булды. Ул Р.Паулсның бик катлаулы булган "Кашалотик" җырын башкарды. Бакча тагын бер җырчы кыз тәрбияләгән - Солтанова Гүзәл югары артистларча башкаруы өчен дипломга ия булды.
Алты яшьлек Миңнуллина Агыйдел дә конкурсның дипломанты исемен алды. Шулай кечкенә булуына карамастан, ул инде Сарманның беренче мәктәбендә укый. Халык җырларын ярата һәм аларны аңлап, матур итеп башкара. Агыйдел "Ватан" конкурсында да "Ак калфак" һәм "Бишек җыры"н башкарып, шулай ук дипломант булган иде.
Конкурска барган җиде Сарман кызы жюри членнарын да, тамашачыларны да таң калдырдылар, сөендерделәр. Кызларның әти-әниләренә дә рәхмәт әйтергә кирәк: алар балаларын конкурска да алып бардылар, аларга сәхнә костюмнарын да үзләре тектеләр. Балалары турында шулай кайгыртулары аларның үзләренә кадер-хөрмәт булып кайтачагына, бу гаиләләрдәге гүзәллеккә булган мәхәббәтнең әйләнә-тирәгә дә ташып чыгачагына һәм аның бар дөньяны яулаячагына шик юк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X