САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

22.00 сәгать: балаң өйдәме?

2010 нчы елның 14 нче октябреннән республикада "Балаларның сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешләренә зыян салынуны кисәтү чаралары турында"гы 71 нче ТР Законы гамәлдә. Республиканың Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, әлеге законны бозган, ягъни балалары төнге вакытта - 22.00 сәгатьтән соң урамда йөргән ата-аналарга 500-1000 сум күләмендә...

2010 нчы елның 14 нче октябреннән республикада "Балаларның сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешләренә зыян салынуны кисәтү чаралары турында"гы 71 нче ТР Законы гамәлдә. Республиканың Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, әлеге законны бозган, ягъни балалары төнге вакытта - 22.00 сәгатьтән соң урамда йөргән ата-аналарга 500-1000 сум күләмендә штраф салу каралган. Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре тарафыннан төнлә урамда йөргән шактый балигъ булмаган яшүсмер тоткарланды, аларның ата-аналарына беркетмә төзелде.
Инде белем бирү учреждениеләрендә балалар һәм ата-аналарга берничә тапкыр аңлатылуга карамастан, бу закон турында белмәүчеләр дә бар. Шуңа күрә тагын бер кат искәртү урынлы булыр. 18 яше тулмаган яшүсмерләргә кыш көне - 22.00-6.00 сәгатьләрдә, җәй көне 23.00-6.00 сәгатьләрдә әти-әниләреннән яки аларны алыштыручы затлардан башка урамда, стадион, парк, ишек алды, кафе, кибет, интернет-салон кебек җәмәгать урыннарында йөрергә ярамый. Югарыда әйтелгәнчә, моның өчен административ җаваплылык каралган. Ә штрафлар күләме җаваплы хезмәткәрләр өчен тагы да югарырак. Әйтик, кул астындагы яшүсмерләрне контрольдә тотмаган, ягъни төнге вакытта урамда йөрүләренә юл куйган ятимнәр учреждениеләре укытучылары, хезмәткәрләре өчен ул - 3000-5000 сум, юридик затлар (белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре) өчен - 15000-20000 сум. Әгәр законны бозу икенче тапкыр кабатлана икән, гражданнарга - 2000 сум, җаваплы хезмәткәрләргә - 15000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 сумга кадәр штраф салу каралган.
Моңа кадәр район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе комиссия каршында җавап бирүче ата-аналарны кисәтү белән чикләнде. Чөнки законның максаты - күбрәк штрафлар салу түгел, ә өлкәннәрнең балалар өчен җаваплылыгын арттыру. Бу уку елында белем бирү учреждениеләрендә, класс сәгатьләрендә әлеге закон турында кабат аңлатылды. Шуңа күрә моннан соң законны үтәмәгән ата-аналарга комиссия каршында тулысынча җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев