САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Образование

Зыялылар затыннан

Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, асылташтай балкырга тиештер шикелле. Ә...

Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, асылташтай балкырга тиештер шикелле. Ә бит бар тормышта асылташтай балкый торган затлар. Алар - укытучылар.
Укытучы. Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне?! Балаларга белем бирүче, аларга тормышта үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул. Ул - бөек исем. Һәр баланың язмышы, аның бүгенгесе, киләчәге - мөгаллимнең күңел түрендә. Минем язмам да шундый затларның берсе - Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нуриәхмәтова Венера Роберт кызы хакында.
…Дамира апа белән Роберт абыйның беренче кызлары 1971 нче елның 18 нче февралендә Балык Бистәсе районының Яңарыш дигән авылында дөньяга килә. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе - укытучы. Яшьлек энергиясе ташып торган чаклар... Чит, ерак район булуга карамастан, яшь гаилә, барлык көчен туплап, эшкә керешә. Инде яңа җиргә ияләшеп тә өлгерәләр. Тик Сарман районында гомер кичерүче әбиләренең генә сагыну үзәкләренә үтә. Нәтиҗәдә яшьләр туган якка кайталар. Шул вакыттан башлап, Александровлар гаиләсе Сарманны матур эшләре, үрнәк гаилә булуы белән бизәп яши.
Венера да Сарман урта мәктәбендә белем ала, әйбәт укуы, әдәпле булуы белән укытучыларның һәм иптәшләренең ихтирамын яулый. Мәктәп елларында ук укытучы булу теләге уяна анда. Моңа кечкенә сыйныфларда әйдаман булып эшләве, матур итеп сөйли белүе, шигырьләр язуы этәргеч булганмы, әллә әнисенең һөнәре үзенә тартканмы - ничек кенә булмасын, мәктәпне бетерү белән, Венера Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтына укырга керә һәм, аны тәмамлап, Кәүҗияк авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Шушы авылда аның Алексей бабасы белән Мөһәллилә әбисе яшиләр, алар исә - авылның иң абруйлы, гомерләре буе укытучы булып эшләгән кешеләр. Венерага аларның ярдәме зур була. Эштә ярдәмче, акыллы киңәшче генә булып калмыйча, яшь кызга алар гаилә үрнәге, зыялы булулары белән дә зур йогынты ясыйлар. Сарман гимназиясенә эшкә килгәндә, Венера Робертовна инде чын укытучы булып өлгергән була. Биредә ул 1993 нче елдан бирле эшли. Укучылары өчен ул - ягымлы карашлы, әниләрдәй сабыр, иркәли дә, таләп тә итә белүче беренче укытучы! Тормышын да әти-әнисе, әби-бабасы үрнәгендә матур итеп корды ул. Үзләре кебек үк гаилә кыйммәтләренең кадерен белүче Илгиз һәм Люция Нуриәхмәтовларның улы Илдар белән ике бала үстерәләр. Зур кызлары Назгөл 11 нче сыйныфны тәмамлый, Ләйсән 8 нче класста укый. «Минем әнием - укытучы. Ул башлангыч сыйныфларны укыта. Укучылар һәм әти-әниләр аны хөрмәт итәләр һәм яраталар. Әнинең дәресләре үзенчәлекле. Кайбер темаларны ул уен формасында аңлата, ә кайбер дәресләре мавыктыргыч әңгәмә рәвешендә үтә. Катлаулы кагыйдә дә аңлашыла, дәрестән китәсе килмәгән чаклар күп була. Рәхәт һәм кызык. Син кешегә ярдәм итсәң, яхшылык кылсаң, ул да сиңа тиешлесен бирер, диләр. Әнием дә, акыллы, гадел кеше буларак, укучыларын бик ярата һәм һәр балага аерым якын килә белә. Аңа карап, мин укытучыны зур, матур, хуш исле гөлгә тиңлим. Ул да кояшка омтыла, җирне матурлый", - ди Назгөл әнисе турындагы язмасында.
Венера Робертовнаның балалары да талантлы. Назгөл ясаган рәсемнәр - күргәзмәләргә куярлык. Ә Ләйсән фотога төшерү белән мавыга, гимназиянең "Яшь хәбәрче" түгәрәге әгъзасы.
Венераның әти-әниләр арасында да абруе зур. Балаларына төпле белем, яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтле алар аңа. Башкарган эше нәтиҗәле, гамәлләре дөрес аның. Ярдәмчеллеге, эчкерсезлеге өчен аны хезмәттәшләре дә ихтирам итәләр. Ә инде укучылары өчен Венера апалары - иң яхшысы. "Нинди сихри көчкә ия икән соң безнең Венера апабыз? Аның сөйкемле күзләреннән җылылык, нур, җанга рәхәтлек иңә. Авыр чакта ярдәм кулын сузучы, чишә алмас кебек тоелган мәсьәләләрне чишәргә булышучы укытучыбыз... Нинди генә борчуларыбыз булса да, безгә елмаеп караучы, йомшак кулларыгыз белән безнең башыбыздан сыйпаучы изге күңелле алиһәдер Сез! Без дә Сезнең елмаюыгызга - елмаю, яхшы мөнәсәбәтегезгә бары тик яхшы мөнәсәбәт белән генә җавап бирергә тырыштык. Сезнең сихри көчегез турында күпме генә язсак да, аз булыр кебек. Җир йөзендәге барлык уңай сыйфатларны гүя үзегезгә туплагансыз. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт, мәрхәмәтлелек..." - дип язалар "Яшь хәбәрче" түгәрәгенә йөрүче 5 "Б" сыйныфы укучылары.
Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр. "Укытучы хезмәте эчендә кайнап үсте, китап яратты, буш вакытын беркайчан да заяга үткәрмәде - гел нинди дә булса эш белән мәшгуль булды. Безнең арада кем булу, үзеңне нинди хезмәткә багышлау турында сүз булмады", - ди Дамира апа.
Ямьле май ае тагын Соңгы кыңгырау бәйрәмен алып килде. Венера Робертовнаның укучылары 1 нче сыйныфны тәмамлады. Каникуллар бик рәхәт булса да, 1 нче сентябрь көнен алар түземсезлек белән көтеп алачаклар. Чөнки аларны Венера апалары каршы алачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X