САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

Заман афәтеннән имин булыйк

Профилактика чараларын - бергәләп Узган атнада Министрлар Кабинетында ТРның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Ул видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Ә.Сафаров алып барды. Көн тәртибе буенча ТР буенча урта махсус уку йортларында наркотикларга каршы алып барылган көрәш чаралары, профилактика эшләре турында җитди сөйләшү булды. 26 муниципаль...

Профилактика чараларын - бергәләп

Реклама

Узган атнада Министрлар Кабинетында ТРның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Ул видеоконференция режимында узды.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Ә.Сафаров алып барды. Көн тәртибе буенча ТР буенча урта махсус уку йортларында наркотикларга каршы алып барылган көрәш чаралары, профилактика эшләре турында җитди сөйләшү булды. 26 муниципаль районда 102 урта махсус уку йорты бар. Аларның эшчәнлеген ТР директорлар советы координацияли. Профилактика эшләрен план-программалар нигезендә, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары җитәкчелегендә социаль педагоглар, педагог-психологлар, хезмәткә өйрәтү остазлары, группа җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары алып баралар. Укыту программаларына да факультатив курслар һәм темалар кертелгән. Даими рәвештә профилактик күзәтүләр уздырыла, тестлар, тренинглар үтә. Түгәрәкләр, секцияләрнең эшләре дә шуңа юнәлдерелгән. Волонтерлар, иреклеләр хәрәкәтләрен җәелдерү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Безнең район бу юнәлештә - алдынгылар рәтендә. "Форпост" республика үзәге тарафыннан үткәрелгән чараларның да әһәмияте зур. Киңәшмә ахырында район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев катнашында районда эшләр торышы каралды, район комиссиясе членнары үзләренең фикер-тәкъдимнәрен әйттеләр.
А.Сабирова.
Районда наркология кабинеты ике - Сарман һәм Җәлил хастаханәләрендә эшли. Сарман хастаханәсендә күп еллар эшләүче тәҗрибәле табиблар - психиатр-нарколог Тәлгать Бешимов һәм табиб-психиатр Нурия Әхмәтҗанова хезмәт куялар. Май аенда хастаханәгә яшь табиб-психиатр Сергей Павленко кайтты. Наркология кабинетының шәфкать туташы - Розалия Сәгъдәтова. Җәлил поселогында халыкка атнага бер составына Т.Бешимов һәм шәфкать туташы Галия Канәфиева кергән күчмә бригада хезмәт күрсәтә.
Район наркология хезмәте алкогольле эчемлекләр һәм психоактив матдәләр кабул итүчеләрне ачыклау буенча эшчәнлеген хокук саклау органнары белән берлектә алып бара. Узган ел автотранспорт белән алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә идарә итүчеләрне ачыклау һәм алар белән профилактик эш алып бару тагы да активлашты. ЮХИДИ белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә 130 кеше белән үз вакытында профилактик эш үткәрелде. Инспекция белән килешенеп, Җәлил технологик транспорт идарәсе, банк учреждениеләре, юл хезмәте автотранспортлары шоферларына рейс алдыннан һәм аннан соң медицина тикшерүләре үткәрү турында килешүләр төзелде. Нәтиҗәдә агымдагы елның биш аенда бер кеше транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.
Хокук саклау органнары белән берлектә психоактив матдәләрне кулланучы кешеләрне ачыклау буенча даими эш алып барыла. Квартал саен наркология кабинетында исәптә торучылар турындагы мәгълүматлар тикшерелә.
Район үзәк хастаханәсендә табиблар алкоголь һәм наркотиклар кабул иткәнлеккә тикшерү үткәрү буенча өч елга бер тапкыр махсус укулар үтәләр. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең алкогольле эчемлекләр куллану-кулланмауларын тикшерү буенча таныклыклар бар. 2008 нче елда Сарман хастаханәсеннән - 22, Җәлил хастаханәсеннән 23 белгеч укытылды. Узган ел район үзәк хастаханәсеннән 45 табиб-белгеч укулар үтте. Алар транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең алкогольле эчемлекләр куллану-кулланмауларын тикшерәләр. Медицина тикшерүе үткәрү өчен, алкотестерлар кулланыла. Узган ел хастаханәгә яңа җиһазлар, биш төрле наркотикларны ачыклау мөмкинлеге бирә торган 400 комплект наркотестлар алынды. Бүгенге көндә район буенча наркологик исәптә 20 кеше тора. Аларның 1 се - хатын-кыз. Наркомания белән авыручыларның күпчелеге - 20-40 яшь аралыгындагы эшләмәүче затлар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының "2012 нче елда укучылар һәм студентларга медицина тикшерүләре, хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның наркотик һәм психотроп матдәләрне медицинаныкы булмаган максатларда куллануларын ачыклау буенча тестлар үткәрү турында"гы боерыгы нигезендә, укучыларның наркотик һәм психотроп матдәләрне медицинаныкы булмаган максатларда куллануларын ачыклау буенча график төзелде һәм мәгариф бүлеге белән килешенде. Беренче ярты еллыкта 284 кешегә тикшерү үткәрү планлаштырылды һәм бу үтәлде. Наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучылар табылмады. Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркологик авырулар юк. Алкоголь психозы соңгы өч елда теркәлмәде. Быел 2 яшүсмер табиб-наркологта күзәтелә. Сарман аграр көллиятенең 162, белем бирү учреждениеләренең 122 укучысына профилактик тикшерү һәм тест үткәрелде.
Үсеп килүче буынны яман гадәтләрдән, заман афәтләреннән саклау буенча зур эш алып барыла. Наркотик матдәләр, тәмәкенең зарары турында күпсанлы әңгәмәләр, лекцияләр уздырылды һәм уздырыла.
РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы (21.01.2012) нигезендә, куркыныч производство белән бәйле эшкә керүчеләр, шофер таныклыгы, коралдан файдалану өчен лицензия, вакытлыча яшәү өчен рөхсәт алучылар наркотик матдәләргә мәҗбүри тикшерү үтәләр. Январь-май айларында 1378 шундый тестлар уздырылды. Тикшерү үтүчеләр арасында наркотик матдәләр кулланучылар ачыкланмады. Наркологик стационарларда дәвалау үтүчеләр диспансер учетка бастырылды. Наркомания белән авыручыларга беренче ашыгыч ярдәм Сарман һәм Җәлил хастаханәләрендә күрсәтелә, соңыннан алар Чаллы, Актүбә, Әлмәт хастаханәләренә җибәрелә. Наркомания белән учетта торучылар Чаллы һәм Казан шәһәрләренең реабилитация үзәкләренә җибәреләләр. Быел 2 кеше шундый үзәкләрдә реабилитация үтте.
Кызганычка каршы, наркология хезмәте тарафыннан алып барылган эш көткән нәтиҗәләрне бирми. Бу тармактагы эшне тагы да активлаштырырга, комплекслы якын килергә кирәк. Наркотик матдәләр кулланучыларны гына түгел, аларны таратучыларны да ачыклау, җаваплылыкка тарту, контрольдә тоту таләп ителә. Шулай ук халык, яшьләр, укучылар арасында наркоманияне кисәтү буенча эшне активлаштыру сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X