САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

Сарманлылар тормыш өчен көрәшкә кушыла

Татарстан Республикасы прокуратурасы канаты астында быелның 10 сентябреннән 10 октябренә кадәр наркотикларга каршы "Без тормыш өчен тавыш бирәбез" дигән гомуми республикакүләм айлык үткәреләчәк. Планлаштырылган чараларны тормышка ашыру өчен, наркотикларга каршы акцияләрнең нәтиҗәләре турындагы тиешле мәгълүматны җыю, шулай ук айлыкта катнашачак барлык оешмаларның эшчәнлеген көйләү буенча республика прокуроры рәислегендә оператив штаб...

Татарстан Республикасы прокуратурасы канаты астында быелның 10 сентябреннән 10 октябренә кадәр наркотикларга каршы "Без тормыш өчен тавыш бирәбез" дигән гомуми республикакүләм айлык үткәреләчәк.
Планлаштырылган чараларны тормышка ашыру өчен, наркотикларга каршы акцияләрнең нәтиҗәләре турындагы тиешле мәгълүматны җыю, шулай ук айлыкта катнашачак барлык оешмаларның эшчәнлеген көйләү буенча республика прокуроры рәислегендә оператив штаб төзелде. Айлык барышында кызыксынган ведомстволар белән берлектә төрле чаралар уздырылачак.
Хакимият һәм идарә, җирле үзидарә, мәгариф учреждениеләренең административ биналарында һәм башка урыннарда тартмалар урнаштырылачак. Аларда кешеләр наркотикларның законсыз әйләнеше турында үзләре белгән мәгълүматны калдыра алалар. Моннан тыш, район прокуратурасында "Ышаныч телефоны" һәм "Кайнар линия" эшләячәк: 2-41-58; 2-41-67.
Хөрмәтле сарманлылар! Әлеге акцияне үткәрүдә актив булуыгызны сорыйбыз.
Айнур Хаҗиев,
район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев