САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

Сарманда наркотикларга каршы көрәш дәвам итә

Соңгы 4 елда инъекция аша наркотик кулланучылар буенча Россия лидерлар исемлегенә керде. "Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 130 меңнән артык наркоман яши", - дип хәбәр итә Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев. Районда наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле вәзгыять турында без Сарман районы...

Соңгы 4 елда инъекция аша наркотик кулланучылар буенча Россия лидерлар исемлегенә керде.
"Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 130 меңнән артык наркоман яши", - дип хәбәр итә Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев.
Районда наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле вәзгыять турында без Сарман районы прокуроры урынбасары Айнур Хаҗиевтан белештек.
- Районда наркотикларга бәйле эшләр кузгатылганы бармы?
- Әйе, быел шундый өч эш кузгатылды. Икесе - наркотик алу һәм саклау, ә берсе сату белән бәйле. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге төр җинаятьләр кимеде, былтыр алар җиде иде. Мондый җинаять кылучыларның күпчелеге - 20-40 яшьлек ир-атлар, бер җирдә дә эшләмәүчеләр, гадәттә, үзләре дә наркотик кулланалар.
- Сез ничек уйлыйсыз, алар ни сәбәпле наркотиклар куллана башлаганнар?
- Минемчә, "Әйдә, тартып кара, әйдә, кадап кара", - дигәнгә алар каты итеп "юк" дип әйтә алмаганнар. Бу яктан безнең Сарманда, авыл җирлекләрендә чагыштырмача тыныч. Һәм шуны әйтеп китәргә кирәк, бездә башкарылган җинаятьләр героин, кокаин белән бәйле түгел, ә күбесенчә үзебездә үсә торган киндер, мәк белән бәйле.
- Быел судта каралган берәр эшегез турында сөйләмәссез микән?
- Шушы көннәрдә генә, ягъни 26 сентябрьдә, Сарман районы судында 1983 елгы С.ның эше каралды. Ул Җәлил бистәсендә үзенең өендә мәктән опиум ясый һәм шуны куллана торган була. Әти-әнисе, улларының даими наркотик куллануына түзә алмыйча, күчеп китәләр, С. үзе генә яшәп кала. Беркайда да эшләми. 2013 елның 2 июлендә, акча эшләү нияте белән, Җәлилдә наркотик сата. Шул вакытта аны кулга алалар.
- Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне кисәтү йөзеннән районда нинди эшләр башкарыла?
- 16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр наркотикларга каршы айлык - "Наркотикларсыз тормыш" бара. Прокуратураның бу юнәлештә район оешма-учрежденияләре белән берлектә эшләү планы булдырылды. Законсыз наркотиклар әйләнешен ачыклау максатыннан, хакимият һәм идарә органнары, җирле үзидарә, белем бирү учреждениеләре һәм башка оешмаларда хатлар өчен тартмалар куелды. Мәктәпләрдә наркотикларның зыяны һәм наркотикларга бәйле җинаятьләр турында чыгышлар ясыйбыз. Шулай ук Сарман районы судына наркологта исәптә торучыларны транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турыда дәгъва җибәрелде. Хокук саклау органнары тарафыннан 15 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Сүз уңаеннан
Сарман районында бүгенге көндә 21 кеше наркологта исәптә тора.
Сарман халкын наркотикларга каршы айлыкта актив катнашырга чакырабыз - наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы мәгълүматны "ышаныч телефоны" ((885559) 2-41-58, 2-41-67) буенча хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев