САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

Сарман районында наркотикларга каршы акция башлана

20 майдан районда "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция башланачак. Планлаштырылган чараларны тормышка ашыру өчен, наркотикларга каршы акцияләрнең нәтиҗәләре турындагы тиешле мәгълүматны җыю, шулай ук акциядә катнашачак барлык оешмаларның эшчәнлеген көйләү буенча республика прокуроры рәислегендә оператив штаб төзелде. Акция барышында кызыксынган ведомстволар белән берлектә төрле чаралар уздырылачак. Хакимият һәм идарә, җирле үзидарә,...

20 майдан районда "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция башланачак. Планлаштырылган чараларны тормышка ашыру өчен, наркотикларга каршы акцияләрнең нәтиҗәләре турындагы тиешле мәгълүматны җыю, шулай ук акциядә катнашачак барлык оешмаларның эшчәнлеген көйләү буенча республика прокуроры рәислегендә оператив штаб төзелде. Акция барышында кызыксынган ведомстволар белән берлектә төрле чаралар уздырылачак.

Хакимият һәм идарә, җирле үзидарә, мәгариф учреждениеләренең административ биналарында һәм башка урыннарда тартмалар урнаштырылачак. Аларда кешеләр наркотикларның законсыз әйләнеше турында үзләре белгән мәгълүматны калдыра алалар. Моннан тыш, район прокуратурасында "Ышаныч телефоны" һәм "Кайнар линия" эшләячәк: 2-41-58; 2-41-67.
Хөрмәтле сарманлылар! Әлеге акцияне үткәрүдә актив булуыгызны сорыйбыз.
Айнур Хаҗиев, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев