САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

“Ата – ана сүзен тыңламасаң...”

Наркомания - киләчәгебезнең нинди булуы турында уйландыра торган тема. Бу санда без Илексаз мәктәбе укытучысы Гөләндәм Хәлиуллина язган пьесаны тәкъдим итәбез. Аны мәктәп театр коллективлары эшләрендә кулланма итә алачаклар. Катнашалар: 1. Маузер - 9 нчы сыйныф укучысы, бай гаиләдән, әтисе белән генә яши. 2. Мансур - 9 нчы сыйныф укучысы....

Наркомания - киләчәгебезнең нинди булуы турында уйландыра торган тема. Бу санда без Илексаз мәктәбе укытучысы Гөләндәм Хәлиуллина язган пьесаны тәкъдим итәбез. Аны мәктәп театр коллективлары эшләрендә кулланма итә алачаклар.

Катнашалар:
1. Маузер - 9 нчы сыйныф укучысы, бай гаиләдән, әтисе белән генә яши.
2. Мансур - 9 нчы сыйныф укучысы. Урта хәлле гаиләдән. Әнисе белән генә яши. Маузерларның күршесе, классташы.
3. Сәлимә - бозыклык юлына басучы, наркотик өчен һәммә нәрсәгә әзер торучы 16 яшьлек кыз.
4. Рөстәм - күрше подъезд егете. Наркотиклар таратучы, мәкерле егет.
5. Вил - Маузерның әтисе, 40 яшьтә.
1 нче пәрдә.
Яхшы гына җиһазланган күп бүлмәле квартираның бер бүлмәсе - зал. Пәрдә ачылганда, ефәк ирләр халаты киеп, Маузер душтан чыга. Нишләргә белмичә, диванга кырын ятып, кәрәзле телефон белән уйнап ята.
Ишектә звонок шалтыравы аны бу эчпошыргыч эштән коткара. Ул телефоныннан аерылмыйча гына ишеккә бара. Сөйләшә-сөйләшә, сыйныфташы Мансур белән керә.
Маузер. Ярый кердең әле, күрше. Менә ялгызлыктан нечего делать, сотикны да актарып чыктым: бөтен уенын уйнап бетердем. Знаешь, күрше, мин чын дөресен әйткәндә, вообще тормыштан туйдым: бер кызык юк.
Мансур. Их, Маузер, Маузер. Маузер түгел син, Маугли. Ач күзеңне. (Хискә бирелеп, тәрәзә янына килеп сөйли башлый). Кара, дустым, тышка. Ничек елмаеп кояш чыккан. Әкрен искән җилдә агач яфраклары серләшә. Ә кошлар, җил сузган көйгә моңлы җыр сузалар. Тиле бит син, Маузер, шушы дөнья серле түгелме? Яшәү кызык түгелме?
Маузер. Философствовать итеп утырма әле, яме. Син дә как минем әби сыман. "Оныгым, кара әле, ничек матур... Оныкчыгым, менә бусы бигрәк матур... Улым, ничек ямьле, әйеме..." - диеп, юк-барга сокланып, теңкәмә тия. Мин бит аңа конца да концов кызлар түгел.
Мансур. Ник, кызлар гына яшәешнең матурлыгына сокланамыни? Дөньядагы һәммә кеше дә тормышның гүзәллеген күрә белергә тиеш, минемчә.
Маузер. Туйдым мин бу темадан. Әйдә, башка мәсьәлә турында сөйләшик әле. (Берничә минут тик утыргач, Мансурга). Күрше подъезддагы Костяны күрмәдеңме?
Мансур. (Тавышын күтәреп). Син тагын шул Рөстәм белән кызыксына башладыңмыни әле?! Оныттыңмы әллә: ничек ул сине энәгә утыртты, ничек ул сиңа милиция юлын таптатты - ә минемчә, болар тиз генә онытылырга тиеш түгел иде.
Маузер. (Сикереп тора. Нишләргә белми. Күренеп тора: бик нык борчыла. Аптырагач, магнитофон янына барып, дисклар актара башлый).
Мансур. (Инде бераз тынычланган). Шулай шул. Синең ул Костя - Рөстәмең беләсеңме кем? Сарык тиресе ябынган бүре! Дуслар авыр чакта сынала. 3 ай буе шифаханә койкасында ятканда, кая иде соң ул синең җан дустың?
Маузер. Әби сыман вәгазь укыма инде. Әти дә тора да башны катыра: тегеләй итмә, болай итмә; болай итсәң, яхшырак була; бу иптәшең белән аралашма, чөнки ул начар, менә босы белән аралаш. Хәзер иптәшләр дә көләләр миннән: ни генә эшләсәм дә, "Бар, әтиеңнән сорап кил", - дип, бармак белән төртеп хихылдыйлар. Җитмәсә, сыйныф җитәкчесе дә дәресләрдән соң гел алып кала. Башта әңгәмә генә үткәрә иде. Инде хәзер мисаллар китерә-китерә, нидер сөйли дә, сөйли.
Мансур. Әтиең сиңа юкка әйтми бит ул. Димәк, шулай кирәк, синең өчен шулай яхшырак. Укытучы апаның да сүзен тыңламыйсың, ә ул, үзең беләсең, начарлыкка гына китерә ич. Менә синең ялгыш юлга басуың да - шуның бер мисалы.
Маузер. Я, ярый, үткән эшкә - салават, ди бит сыйныф җитәкчесе Әлфия апа Хакимова. Кстати, ничек анда белем ипиен кимерүләр?
Мансур. Бүгенге минем синең янга керүемнең сәбәбе - мәктәп белеме турында. Уку елының 4 ай вакыты үтте. Ә син шул 4 айга 4 атна укыдың микән?!
Маузер. Ярар, әти мәктәбегезгә кереп, тиешлесен түләр дә, 4 атнаны 4 айга әйләндереп куярлар. Ә сез укыгыз. Кадерле Ленин бабабыз да бит: "Укырга, укырга һәм дә ки укырга!" - дигән. Уку - энә белән кое казу - укыгыз (ясалма көлә).
Мансур (үзалдына) их, Вил абый гына үзсендереп бетерде шул сине. (Маузерга) Бозылып беттең син, дустым. Шифаханәдә наркотиклардан дәваланып чыккач, без сине туры юлга басарсың, укуыңны дәвам итәрсең, дип уйладык. Сыйныф җитәкчесенең дә сиңа ышанычы зур иде: "Мин ышанам. Маузер көчле егет ул. Бүтән болай эшләмәс", - диде. Тик син әтиеңнең дә, дусларыңның да өметен акларга охшамагансың.
Маузер. Бозылып беткән имеш. Кай төшем бозылган? Узгандагы эшләрем өчен гомер буе кимсенеп яшәмәм бит инде.
Мансур. Син ни телисең? Әтиең гомерлеккә килмәгән бит. Киләчәктә акча эшләү өчен, сиңа берәр һөнәр кирәк булачак. Ә моның өчен белем кирәк. Укытучыларның биргән белемнәрен сиңа үзләштерергә кирәк. Ичмасам, 9 нчы сыйныфны бетереп, техникумга урнашыр идең.
(Шулвакыт ишектә кыңгырау шылтырый).
Мансур. Я, ярый, мин үзебезгә чыгыйм әле. Озак утырдым. Әнием дә югалткандыр.
Маузер. Ярый, хуш.
Мансур. Өй эшләрен алырга безгә керерсең. Мин сиңа бик теләп аңлатырмын. (Маузер Мансурны озата чыга, Сәлимәне ияртеп керә).
Сәлимә. Һай, Маузеркаем, бигрәк озак ачмый тордың, әллә кертмәскә идеме исәбең?
Маузер. Сине кертмәскә мөмкинме соң?! Әнә, Ботаник кереп, акыл өйрәтеп утырды. Ярый әле син килдең, көне буе утыра дип уйлап, котым очты.
Сәлимә. (Маузерның алдына ук килеп утыра). Дорогой, минем монда икәнне берүк Костяга гына донос ясама, яме.
Маузер. Но белсәме?! Икебезгә дә "крышка" булачак.
Сәлимә. (Ясалма көлеп). Это точно.
(Алар нишләргә белмичә утыралар. Сәлимә аптырап магнитофонга җыр куя. "Доңгыр-доңгыр" килеп җырлаган музыкага түзә алмыйча, Маузер өстәл янына килеп, магнитофонны сүндерә).
Маузер. Юньлерәк музыка тыңла, ичмасам. (Тынлык). Сәлимә, кара әле, синең дә минем сыман нишләргә белмичә аптырап утырган чакларың еш буламы?
Сәлимә (кызып китеп). Во-первых, Сенечка мин, Сәлимә дип миңа авыл гыйбадлары гына эндәшә. Ә во-вторых, үзең беләсең: мин бит классная девушка. Скучать итеп утырырга минем вакытым да калмый.
(Сәлимә вакыт-вакыт я стенадагы сәгатькә, я кесә телефонына карап ала: кемнедер көтә, күрәсең).
(Шулчак ишектә кыңгырау тавышы ишетелә. Сәлимә йөгереп барып, ишекне ача. Ә анда Костя - Рөстәм басып тора. Усал кыяфәт ясап, йодрыкларын йомарлап, ачу белән Маузер өстенә килә башлый. Сәлимә дә үз чиратында курыккан кыяфәт ясап, Маузер артына кача).
Рөстәм. Мин сине дустым дип исәпләп йөрим. Синең хәлеңне белергә киләм.
Ә син?... минем кыз белән гыйшык-мыйшык уйнап утырасың, ә?
(Җиңнәрен сызганып, йодрыкларын йомарлап, Маузер янына килә башлый).
Маузер. Рөстәм... без бит ни ...теге...ни.... Сәлимә үзе килеп керде... Теге... нигә... Синең кебек минем хәлне белергә генә...
Рөстәм. Ә шулаймыни? (Маузерның якасына ябыша. Сәлимә бу вакытта сәхнәдән чыгып сыза). Мин сине хәзер сытам бит. Ишетәсеңме? Буып үтерәм.
Маузер. Костя... Рөстәм... Җибәр яканы... Без бит ни... бернәрсә дә эшләмәдек.
Рөстәм. (Якасын җибәрмәгән килеш, Маузерны өскә күтәрә. Сынаулы караш ташлый. Аннары кире урынына бастырып, якасын җибәрә). Я, ярый, җебеп төшмә, беренче юлга гафу итәм. Тик менә нәрсә, дустым, гөнаһаңны юар өчен мин сиңа бер эш тәкъдим итәм. Ризамы?
Маузер. Теге юлы да эш, түлим, куркыныч түгел, дия-дия, мине милиция юлына бастырдың. Көч-хәл белән генә исән калдым.
Рөстәм. Я, борыныңны салындырма, син бушка татыган ул наркотик әҗәтләрең әле дә минем җилкәмдә утыралар. Мин бит синнән ул әҗәтләрне түләтергә җыенмыйм. Теге вакыйгадан соң мин синнән, гомумән, канәгать түгел.
Маузер. Ничек инде?
Рөстәм. Бит үзең генә түгел, ә миңа да төрмә ипиен кимертә яздың! Әтиеңнең йонлы куллары булмаса, төрмә сине дә, мине дә әллә кайчан үз куенына сыендыра иде.
Маузер. Искә төшермә әле. Булды, больница койкасыннан тәмам туйдым, ак халатлыларны күрсәм, әле дә косасым килә, күз алларым караңгыланып китә.
Рөстәм. Вот менә шул. Андый вакытта син, гомумән, балык булырга тиешсең. Кәҗәләр кулына эләккән очракта, син бар җаваплылыкны үз өстеңә ала бел.
(Тынлык). Тагын бер эш бар сиңа (ирония белән). Хәзер синнән шикләнмиләр бит: лечиться ителдең, дип әйтүем.
Маузер. Әти: "Якын да барма андый кыңгыр һәм шикле эшләр янына", - диде. "Әгәр дә берәр нәрсә сизсәм, тереләй үтерәм", - дип куркытты. Ихтыяр көчем юк бит минем. Тагын наркотиклар колына әйләнермен диеп куркам. Менә мәктәпкә дә бармыйча, өйдә генә ятам. Синең белән дә аралашмаска кушты. Әле синең өйгә кергәнне дә белсә, минем сыртны, точно, каеш белән каезлыячак.
Рөстәм. Бу эш наркотиклар белән бәйле түгел ич, күрәсеңме: әгәр бу эш наркота белән бәйле булса, мин куркыр идем. Сак эш йөрт, диеп, кат-кат кисәтер идем.
Маузер. Я, әйт, нинди эш соң ул?
Рөстәм. Менә бу чемоданны күрше подъезддагы йортның 125 нче квартирасына илтеп тапшырырсың
Маузер. Кем соң ул?
Рөстәм. Анысы безгә неважно. (Шулвакыт ишекне үз ачкычлары белән ачып керүче әтисе - Вил абыйның: "Улым, син өйдәме?" - дигән тавышы ишетелә. Рөстәм тиз арада Маузерга чемоданны тоттыра һәм, Вилгә бәрелә-сугыла, ишектән чыгып чаба. Маузер нәрсә булганны да аңышмыйча кала. Вил абый кереп, сорау тулы карашын улына ташлый. Әтисеннән куркып, Маузер чыгып йөгерә).
Пәрдә төшә.
2 нче пәрдә
Маузерлар йорты каршындагы Ял итү паркы. Парк эчендәге эскәмиядә Сәлимә утыра. Ул Рөстәмне көтә.
Сәлимә. Маузердан үч алабыз, ди торгач, үзебез үк милиция тозагына эләгәбезме инде?! Тьфү-тьфү, әйттем исә кайттым. Ходаем, үзең сакла. (Кинәт ясалма көлеп). Дини әбиләр сыман Ходай дип авыз кушырып утыруны Костя ишетсәме, әстәгъфирулла, чып-чын әпчи карчык син диячәк. (1-2 минут тын гына утыргач, уфтанып). Ходай сүзен үзебезгә кирәктә генә исебезгә төшерәбез шул.
(Рөстәм килеп чыга. Бик горур кыяфәттә Сәлимәнең артыннан килеп күзен каплый. Шатлыгыннан үбеп ала. Күтәреп әйләндерә).
Рөстәм. Булды, җаным, булды, алтынмаем. Бар да син исәпләгән сыман, майлап куйган кебек барды. (Көлеп). Но кыяфәтне ясап та куйдың син, Сенечка. Шәп курыктың син, ә!
Сәлимә. Ну, тырыштым инде. Кая обещать иткән герошаңны бир. Үләм бит хәзер. Үтереп башым сызлый. Сине көтә-көтә, көтек булдым бит инде. Бер доза гына заслужиладыр бит?!
Рөстәм. Я-я, җитәр, балавыз сыкма. Эшләр ахырга хәтле барып чыкса гына, дидем ич. Әзрәк көтәргә туры килер. Уңлы-суллы тарата алмыйм бит мин ул героинны. Героин бит миңа елгадан агып килми, героин тутырылган әндри казнасы да юк.
(Ахыры. Башы газетаның 39 нчы санында).
Сәлимә. Үләм бит, Костя - җаным, кичәдән бирле интегәм. Бир инде. Бөтен тәнем сызлый. Судороги башланды. Үтермә, зинһар, бир.
Рөстәм. Ю-у-ук, үлмисең әле син. Син миңа кирәк. (Аны кочаклый .Әмма Сәлимә, хәле юклыктан ,җиргә чүгәли. Рөстәм аңа игътибар итми генә сөйли). Ә честно признаюсь, Маузер янында сине ялгызыңны гына күргәч , бик нык көнләштем. Чемодан бирәсе булмаса, әллә кайчан бер-икене колак төбенә менеп төшкән идем инде.
Сәлимә. (Хәлсезләнеп, чүгәләгән җиреннән егылып китә, еш-еш сулый, кесәсеннән нәрсәдер эзли башлый. Өзек-өзек кенә сүзләре ишетелеп ала). Бир... героин... бир... Рөстә...әм...
Рөстәм. (Куркып кала. Сәлимә аңсыз егыла). Әллә үлде инде? Тизрәк табан ялтыратыйм әле. Милиция сизә-нитә калса, эшләр харап булачак. (Як-ягына карангалап, чыгып чаба).
Пәрдә төшә.
3 нче пәрдә.
Вил абыйлар фатиры. Вил абый бик ярсулы. Әледән-әле сәгатькә карап, улын көтә.
Вил. Әйттем бит мин аңа. Күңелем һич кенә дә тыныч түгел. Хәтта бер генә дә түгел, йөз тапкыр, мең тапкыр кисәттем: бәйләнмә урам шалапайлары белән, дидем. Тагын кая гына китеп югалды микән? Кулында нинди чемодан иде соң аның? (Түзә алмыйча, йөрәген тотып, креслога утыра. Ашыга-ашыга, кесәсеннән валидол алып каба). Их, улым, улым! Минем сүземне тыңласаң иде син. Әниең җир куенына кереп яткан вакытта, өч айлык нарасый гына идең. Җил-яңгырлар тидермичә, явызлардан саклап, күпме газаплар күреп үстердем сине. Бернәрсәгә дә кытлык кичермәсен дип, өчәр эштә эшләдем. Кияргә - киемең, ашарга җаның теләгән ризыгың бар иде. Кесәң тулы һәрчак акча йөрде.
Их, ялгыштым бугай шул мин. Ата назын акчага алыштырдым бугай. Әгәр әниең исән булса, без болай яшәр идекмени? (Аның сүзен бүлдереп, ишектә кыңгырау шылтырый). Хәзер, бер генә минут, ачам. Улым, синме ул? Әллә ачкычыңны югалттыңмы? (Ишекне барып ача. Анда милиция хезмәткәрен күреп, бер сүз дә әйтмичә, йөрәген тотып егыла).
Пәрдә төшә.
4 нче пәрдә.
(Вил абый шифаханә койкасында ята .Янында табиблар йөгерешә. Вил абый аңсыз. Аның өзек-өзек кенә ыңгырашканы ишетелеп ала).
Вил. Улы-ы-ым... кайт... ташла аны... Улы-ы-ы-ым... ялгыз итмә ми-не-е-е....
(Тагын аңын югалта).
Пәрдә төшә.
5нче пәрдә.
(Больница палатасы. Вил абыйның хәле инде яхшырган. Мансур аның янында утыра).
Мансур. Вил абый, хәлегез яхшымы? Менә әнием сезгә тәмле өчпочмаклар җибәрде. Кайнар килеш ашагыз әле.
Вил. Мансур, мин монда озак яттыммы? (Торып утыра. Мансур аның аркасына мендәрне терәп куя). Улым кайда? Нигә соң әле ул да синең белән килмәде? (Сөенеп). Ә-ә-ә, ул укудадыр әле.
Мансур. Вил абый, тынычланыгыз. Сез ике ай буе реанимация бүлегендә яттыгыз. Менә бүген генә, хәлегез яхшыргач, палатага чыгардылар. Ә әнием, Сезгә кирәк-яраклар алырга дип, кибеткә чыгып китте.
Вил. Ә Маузер кая?
Мансур. Кызганычка каршы, ул юк инде. Тик Сез артык борчылмасагыз гына сөйлим. Табиблар, Сезгә артык кайгыру зыянлы, ди. Йөрәгегез авыру Сезнең, әле тиешенчә ял итмәдегез, өзлегеп куюыгыз бар.
Вил. Әй, бала, бала. Ул көнне йөрәгем тыныч түгел иде шул. Мин бит аның өчен генә яши идем. Ә хәзер тормышымның бер кызыгы, бер яме калмады. (Бер минут тыныч утыргач, горур кыяфәттә). Тик мин яшәргә тиеш. Улымны бу тайгак юлга этәрүчеләрдән үч алырга тиеш.
Мансур. Чемодан белән күрше подъездга кереп барганда, Маузерны милиция хезмәткәрләре туктата. Ул куркып кала. Һәм, куенындагы пычагын алып, йөрәгенә кадый. Вакытында килгән ашыгыч ярдәм табиблары да аны коткарып кала алмадылар.
Вил. (Аңышмыйча). Ә кая соң ул? Аның бит миннән башка беркеме дә юк.
Мансур. Аны әнием белән икәү, җиренә җиткереп, тиешенчә җирләдек. Сез, беркеме дә юк дип, ялгышасыз. Уналты ел дус булып яшәүче дусты - Мансур, күршегез - әнием Әлфия бар. Без һәрчак сезгә ярдәм итәргә әзер.
Вил. (Күз яшьләренә буыла-буыла). Ә милиция каян белгән соң аны? Нигә дип алар минем улымны гына сагалап йөриләр?
Мансур. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эш болай була: Костя-Рөстәм үткәндәге вакыйгаларны исенә төшереп, үч алу теләге белән, Маузерга чемодан бирә. Аның эчендә әзрәк акча һәм наркотиклар була. Тапшырылырга тиешле урынга барып җитәрәк, читтән генә күзәтеп торучы Рөстәм, аноним рәвештә милициягә хәбәр итә. Тиз арада килеп җиткән милиция хезмәткәрләрен күреп, Маузер каушап кала. Һәм үз-үзенә пычак кадый.
Вил. ( Ярсып). Үтерәм мин ул Рөстәмне. Ул - минем тормышымны җимерүче, ул -минем газиз улымны үлем тырнагына этәрүче. Җир йөзендә андый мәкерле кешеләргә урын булырга тиеш түгел.
Мансур. Тынычланыгыз, Вил абый, инде Рөстәмне дә кулга алганнар. Ул наркотиклар таратуда һәм кеше үлемендә гаепләнә. Сәлимә исемле кызның үлемендә дә аның гаебен ачыклаганнар.
Вил. Их, язмыш, язмыш. (Берара тын утыра, ара-тирә йөрәген тоткалап куя. Эндәшмичә 1-2 минут тын утыргач). Мансур, зинһар, минем үземне генә калдыр әле.
Мансур. Ярый, Вил абый. Мин Сезнең янга тагын килермен. Сез борчылмагыз, үзегезне саклагыз. Йокларга тырышып карагыз. Сау булыгыз. (Чыгып китә).
Вил. И улым, улым. Мине тыңлаган булсаңчы! Терсәк якын булса да, тешләп булмый шул. Үләр алдыннан мине уйладыңмы син? Әниең үлгәч, сыңар канат белән үстердем бит мин сине. Ә хәзер син дә булмагач, мин бит коры ятим калдым. Кем өчен яшим соң мин?
Их, тыңламадың шул сүзләремне. Юкка гына, ата-анасын тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган, димиләр шул.
Их, язмыш, язмыш! Кая барыйм? Ничек яшим? Кем өчен яшим?
(Мендәренә капланып , үксеп елый башлый).
Пәрдә төшә.
Катнашучылар барысы да сәхнәгә чыга һәм җырлыйлар:
Безгә яңа гасыр белән
Атлады төрле чирләр.
Алардан котылу юлын
Белә микән соң кемнәр?
Наркомания - яман авыру,
Алкоголь, сыра - зыян,
СПИД дигән яман чирдән,
Гомумән, котылу кыен.
Наркотиклар - тәбе кебек,
Эләктерә тозакка:
Кеше иреген югалта,
Гүя бикли йозакка.
Стресс, депрессия, төрле
чирне
Тудырырга сәләтле.
Башта җиңелен кулланса,
Героин, морфий - куәтле.
Наркоман, иң күп дигәндә,
Өч елын яши ала;
Яки "ломка" вакытында
Үз - үзенә кул сала.
Наркотикка - "Юк!" дияргә
Өйрәник без, әйдәгез.
Начар юлга басучыны
Туры юлга өндәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев