САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Россия Президенты Владимир Путин кушуынча, коронавирус таралу очракларын киметү максатыннан, 2020 елның 1 октябрена кадәр социаль ярдәм күрсәтү чаралары автомат рәвештә озайтылалар

Халыкны социаль яклау бүлеге, Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 37 нче санлы филиалы район бүлекчәсе дә дистанцион хезмәтләр тәкъдим итә.

Россия Президенты Владимир Путин кушуынча, коронавирус таралу очракларын киметү максатыннан, 2020 елның 1 октябрена кадәр социаль ярдәм күрсәтү чаралары автомат рәвештә озайтылалар: - юл йөрүе өчен айлык түләү;

- хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;

- 16 яшькә кадәр балага айлык пособие;

- балалар бакчаларына атаана түләве өлешенә өстәмә компенсация;

- даими күзәтү һәм тәрбия таләп иткән 18 яшькәчә инвалид балаларга айлык өстәмә түләүләр;

- хроник һәм онкологик авыруларга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү;

- беренче бала туу яки уллыкка (кызлыкка) алу белән бәйле айлык түләүләр;

-торак йорт һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (http://uslugi. tatarstan.ru) аша түбәндәге очракларда гариза җибәрергә мөмкин:

- күпбалалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары;

- 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү өчен айлык пособие;

-  бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие;

- инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияташламалар;

- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия;

- балалар бакчаларына атаана түләве өлешенә өстәмә компенсация;

- 16 яшькә кадәр балага айлык пособие;

- юл йөрүе өчен айлык түләү.

Шәхси сорауларыгыз туса,  8(85559) 2-44-05, 2-57-32, 2-49-87, 8(85559) 3-19-29 телефон номерлары аша шалтырата, я sar.37@tatar.ru, Usz. Sarmanovo@tatar.ru электрон адресларына язмача мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев