САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЯҢА ЕЛГА НӘРСӘЛӘР БҮЛӘК ИТӘРГӘ КИРӘКМИ?

Яңа ел елга бер генә килә! Шушы көнне якын кешеләрне куандырасы килә бит! Тик аларның күңеле булсын өчен нәрсә бүләк итәргә соң? Ә нәрсә бүләк итәргә кирәкми? Бүген шул турыда сөйләшербез.

Яңа елга нәрсә бүләк итәргә кирәкми?

1. Гадәти булмаган уенчыклар. Күп кеше балаларга сөйләшә торган курчаклар бирергә ярата. Аларны ашатырга, киендерергә мөмкин. Әгәр бала мондый уенчыкны үзе сорамаса, аңа аны бүләк итәргә кирәкми. Чөнки бу төр курчаклар еш кына кире кибеткә кайтарыла икән. Ә менә  Lego конструкторы яки өстәл уенннары, киресенчә, балалар тарафыннан яратып кабул ителә. Сүз уңаеннан, алар әле балаларга гына түгел, олылырага да кызыклы!

2. Кием һәм аксессуарлар. Яңа елга бүләк әзерләгәндә аларга тукталу бик үк яхшы вариант түгел. Киемнең дә, аксессуарның да хуҗасына 100% ошавы бик шикле. Гадәттә, кеше күңеленә хуш килердәй кием яки башка шундый әйберләрне үзе сайлап ала. Иң яхшысы – якыныгызга сертификат бүләк итегез. Аның белән ул үзенә кирәк әйберне сайлап алачак.

3. Эш кораллары (инструмент). Шөреп боргыч (отвертка), каргаборын  (плоскогубцы), борау (дрель)ларны да бәйрәмнәрдән соң кире кибеткә кайтаралар икән.  Якын кешегез ( абыегыз, әтиегез, ирегез, егетегез һ.б.) ничек кенә хуҗалыктагы эшләр белән шөгыльләнергә яратса да, мондый бүләк аны бик үк куандырмас. Ә менә Bluetooth динамик яки башка техник аппаратка ул бик шат булыр!

4. Китап. Бу очрак киемнекенә охшаш Сезнең зәвык якын кешегезнең зәвыгы белән туры килмәскә мөмкин. Китап кибетенә сертификат яки электрон китап бүләк итү яхшырак булыр.

Реклама

 

5. Аш бүлмәсе өчен кирәк-ярак. Мультиварка, миксер, блендер һ.б. шуның ише нәрсәләр хатын-кызның тормышын җиңеләйтә, билгеле. Тик Яңа елга мондый бүләк бирсәләр, күп хатын-кыз артык сөенмәс. Чөнки бу әйберләр алар өчен эш белән ассоциацияләшә. Иң яхшы бүләк – вакытны бергә уздыру, шуңа күрә әнигезне (хатыныгызны, кызыгызны һ.б) кино, театр яки ресторан, кафега чакырыгыз. Болай итеп ял итүдән ул заманча мультиваркалы булуга караганда күбрәк ләззәт алыр!

Әйе, якыннарыңны куандыру җиңел эш түгел шул... Кешене ничек кенә яхшы белгән кебек тоелса да, дөрес бүләк ясау -  шактый четерекле мәсьәлә. Бзенең киңәшләр сезгә ялгышмаска ярдәм итәр, дип ышанабыз! 

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X