САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстанда күп балалы гаиләләрдәге балаларны яңача саный башлаячаклар

Моның өчен яңа индикатор кертәчәкләр һәм гаиләдә яңа туган һәр бала аерым исәпкә алыначак. Бу хакта республиканың Социаль-икътисади мониторингы буенча комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр ителде.

- “Демография” милли проектының төп максатларыннан берсе – бала туганда, гаиләгә финанс ярдәме күрсәтү. Яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Шул уңайдан яңа индикатор – икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туучанлыкның суммар коэффициентын формалаштыру әһәмияткә ия, - диде Татарстан Социаль-икътисади мониторинг буенча комитет җитәкчесе Наталья Гатауллина.
Моңа кадәр гаиләдәге икенче һәм аннан соңгы балалар бергә исәпкә алынды һәм бер юл булып язылды. Хәзер һәр бала аерым графада язылачак. Гатауллина шулай ук дәүләт статистикасы органнарына беркетелгән күрсәткечләрнең күпчелегенең “Демография” һәм “Сәламәтлек саклау” милли проектлары буенча формалаштырылганын билгеләп үтте. Шулай итеп, белгечләр сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның санын, хатын-кызларның мәшгульлек, үлем-китем дәрәҗәсен һәм башкаларны бәялиләр.
Моннан иртәрәк Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Юлламасын тормышка ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 2020 елның 1 январеннән беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын бирергә кушты. Быелдан башлап, ана капиталының күләме – 466,6 мең сум. Гаиләдә икенче бала туса, 150 мең сум өстәлергә тиеш. Бу максатларга акчалар “Демография” милли проекты кысаларында бүленәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев