САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманлыларга йолдызнамә бу атнада нәрсә вәгъдә итә? (27 гыйнвар-2 февраль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

 Нык кына ачу килсә дә, сөеклегез белән сүзгә кермәү ягын карагыз. Хәтта кечкенә генә низагның да ахыры бигүк хәерле булып бетмәскә охшап тора.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

 Тормышыгыздагы мөһим вакыйгаларны сер итеп сакларга тырышыгыз. Юкса, дус битлеге кигән дошманнар юлыгызга аркылы төшмәгәе…

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Оптимист булуыгыз авыр мәсьәләләрне “эһ” иткәнче хәл кылып кую мөмкинлеге бирер. Кайберәүләрнең төшенә дә кермәгән дәрәҗәдә җиңеллек белән!

Кысла (22 июнь-22 июль)

Мөһим эшләрегезне нәкъ менә шушы чорга корып куегыз – оттырмассыз! Гайбәтчеләр теленә эләкмәс өчен авызыгызны үлчәбрәк ачасы булыр.

Арыслан (23 июль-23 август)

 Тормышыгызга яңа бизәкләр, яңа мөмкинлекләр өстәлер. Әйтик, кием сатып алу бәхете елмаер.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 Балалар тик торганнан гына мәшәкать китереп чыгарыр сыман. Хезмәттәшләрегез дә авыррак хәлдә калдырмагае. 28 ноябрьгә кадәр түзегез инде: аннан соң эшләрегез хутка китәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Тормышка үзгәрешләр кертү турында чынлап торып уйлана башларсыз: алар инде күптәннән ишек “шакый”… Уйнап кына дигәндәй керемле эш табарсыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Көтмәгәндә генә сәфәр чыгарга кыстыйлар икән, карышмагыз. Анда сез онытылмас хис-тәэсирләр әсирлегендә калачаксыз һәм үзегезгә бик кирәкле бер әйбергә өйрәнәчәксез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Яңа танышыгыз алдында бик ачылып китмәгез: мошенник булып чыкмасын. Атнаның икенче яртысында күңелегезнең иң нечкә кылларына тиярдәй хәлләр көтегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кырык яктан кырык төрле эшкә әзер торыгыз. Әйе, бераз нервыланып та алырсыз. Әмма әҗере яхшы булачак икән, нигә әле түзмәскә?!

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Көтелмәгән җирдән кулыгызга акча килеп керер. Әмма аны шундук “тар-мар” итәргә дә туры килер. Хафаланмагыз – эшегездә хезмәт хакын арттырырдай үзгәреш булачак!

Балык (19 февраль - 20 март )

 Гаиләдә бераз гына тынгысызлык булып алырга мөмкин. Тынычлык урнаштыручы әллә кайда түгел – нәкъ менә сез үзегез!

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев