САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманлыларга бу атнага йолдызнамә тәкъдим итәбез

Кучкар (21.03 – 20.04) Кышның соңгы ае кучкарларга хыялларын тормышка ашыру өчен уңышлы булачак. Бүгенгене иртәгәгә калдырмыйча, ялкауланмыйча, бар эшне дә төгәл башкаруыгыз сорала. Күз буяуларга ышанып, үзегезгә проблема ясый күрмәгез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Күңел биреп эшләү, тәртип булдыру, сүз көрәштермәү – үгезбозауларга атна башыннан ук әлеге юнәлешләрне күз уңында тотарга кирәк. Ә атна ахырында вакытны ничек уздыруыгыз мөһим. Аны күңел ачуга да, файдалы ялга да, гаиләгә дә тигез бүләргә тырышыгыз. 

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Күптән тормышка ашырырга хыялланган проектыгыз өстендә ныклап эшләргә вакыт. Бу ниятегездән баш тартырга да киңәш итәрләр, әмма ул сүзләргә колак салмагыз. Әлеге эшегез белән уңыш яуларсыз. Бу атнада кая да булса барырга планлаштырсагыз, юлыгыз уң булыр.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

“Эш баштан ашкан“ диләрме әле. Сезнең нәкъ шундый вакыт. Һөнәри эшчәнлектә үзегездән тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрегезнең киңәшләрен игътибарсыз калдырмагыз. Атна уртасыннан сезне берничә күңелле сюрприз көтә. Өйдә утырмагыз, күбрәк кеше арасында булыгыз, күңел ачыгыз.

 

Арыслан (23.07 – 23.08) 

Планлаштырылган эшләрегезне тормышка ашыру өчен уңай вакыт. Атна ахырында гардеробка күз төшерегез әле, сезгә берничә яңа кием сатып алырга кирәклеген аңларсыз. Өстәвенә, сатып алган кием-салым сезне сөендерәчәк. Вакытны да файдалы уздарырсыз, бәясе дә “тешләмәс“.

 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Сезгә акча мәсьәләсен хәл итү өстендә эшләргә кирәк. Чыгымнар һәм керемнәрне үлчәүгә салып карагыз әле. Керем өстен чыга икән, бу – үзегез теләгән әйберне сатып алырга мөмкин булачак дигән сүз. Ялларны кибетләрдә йөреп уздырыгыз. Алган әйберләрегез күңелегезгә хуш киләчәк.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Сезне мөһим эш көтә. Көтелмәгән нәтиҗә килеп чыкмасын өчен, алдан ук үзегезне ныклап әзерләгез. Бу атнада урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп йөрегез. Үткен әйберләр белән эшләгәндә сак булыгыз.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Төп басымны һөнәри эшчәнлеккә ясагыз. Хезмәт урынында эшлиләр, буш вакытта шәхси проблемаларны хәл итәләр дигән кагыйдәне һәрчак исегездә тотыгыз. Вәгъдә биргәнсез икән, аны үтәргә тырышыгыз.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Бар күңелегезне эшкә һәм өйдәгеләргә бирерсез. Җитәкчелекнең атна дәвамында куелган бурычларны үзгәртеп торуы бераз авырлыклар тудырыр. Өйдә дә күңелегез теләгәнчә ял итә алмассыз. Шуңа һәр мәсьәләне вакытында хәл итәргә тырышыгыз.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Керем дәрәҗәсе, ниһаять, сезне канәгатьләнедерер. Хезмәт хакыгыз артуга сез бары үз тырышылыгыгыз белән ирешәчәксез. Шунлыктан, җаныгыз теләгән әйберне сатып алырга мөмкин булачак.  

 

Сукояр (21.01 – 19.02) 

Нервыларыгызны саклагыз, юк-бар өчен борчылмагыз. Аз гына үртәлү дә сәламәтлеккә зыянлы икәнен истән чыгармагыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә күңелле сюрпризлар көтә.

 

Балык (20.02 – 20.03) 

Үз-үзегезгә ышанмаулыгыгыз аркасында мөһим эшегезне кичектереп килгәнсез икән, аның өстендә эшләргә вакыт җитте. Шулай да өйдә бер генә эш белән мавыгырга кирәк түгел. Яңа кешеләр белән танышу файдага гына булачак. Бурычка керү киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев