САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманлылар Ураза аендагы истәлекле вакыйгаларда катнаша алалар

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерованың интернет челтәренә биргән мәгълүматларына караганда, быелгы Ураза ае истәлекле вакыйгаларга бай булачак.

"Быел беренче тапкыр үзебез һәм яшьләр тырышлыгы белән ай дәвамында һәр дүшәмбе Казандагы “Түбәтәй” кафесында үз көчебез белән төрле темаларга чыгышлар әзерлибез. Ифтарга килгән кешеләр нәсыйхәтләрне ишетеп, мастер-классларда катнашып, кафеда авыз ачып кайтып китә ала", - дип сөйли ул.
Республикада шулай ук “Түбәтәй” кафесы белән берлектә тематик ифтарлар үткәреләчәк:
– 13 нче майда – “Хатын-кыз һәм Рамазан”;
– 20 нче майда – “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам”;
– 27 нче майда – “Рамазан һәм Коръән”.
Ә 6 майда – “Рамазанга кердек” дигән ифтар кичәсе үткәрелгән.
Ураза аенда хәйрия акцияләре дә уздырыла. “Рамазан – изге гамәлләр ае” – ай дәвамында алып барыла торган зур проект. Республиканың зур мәчетләрендә ифтарлар оештырылачак, аларны оештыруда мәхәллә халкы, яшьләр ярдәм итәчәк. Кайбер мәчетләрдә көн аралаш, кайберләрендә көн саен ифтар мәҗлесләренә килү мөмкинлеге булачак. “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” чарасы авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән макулатура җыюны күздә тота. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар узачак. Татарстанның барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар оештырылачак. Ә VII Республика ифтары 25 майда “Казан Арена” стадионында үткәреләчәк. Намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыела дип күздә тотыла. Быел Ифтар мәҗлесе ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бергә үткәреләчәк.
Республика Ифтарын үткәрү өчен 1 мең волонтер җыю планы да куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев