САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Җиңү көне бәйрәмен күчермиләрме

“Җиңү көне быел булмый, диләр”; “Җиңү көнен күчерәләр икән”. Мондый имеш-мимешләр районда да ишетелгәләде, Интернет челтәрендә дә языштылар. “Таҗлы” вирус аркасында кайбер илләрдә күп кенә чаралар күчерелде, кичектерелде. Бәлки, шулардан чыгып та, халыкта шик тугандыр.

“Ватаным Татарстан” газетасында эшләүче коллегаларыбыз язганча: “Әлеге хәбәргә ачыклык кертү өчен, Татарстан Президентының матбугат үзәгенә шалтыраттык.
– Әлегә иртәгә нәрсә буласын да белмибез. Вакыт үзе күрсәтер. «Җиңү көне күчә» дигән хәбәр дөрес түгел. Әлегә бу хакта сөйләшү булмады. Әгәр вакыты үзгәрә икән, хәбәр итәчәкбез, – ди алар”, дигән мәгълүмат кына бирә алабыз, хөрмәтле дуслар.
Ата-бабаларыбыз бердәмлек белән сугышта дошманны җиңгәннәр, без дә, Алла боерса, вирусны җиңәрбез.
“Өйдәкалыгыз
“Үзегезнеһәмякыннарыгызнысаклагыз
Альбина Сабирова язмасы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X