САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Рәсәй Президенты Владимир Путин илнең үзизоляция режимыннан чыгу этаплары хакында карар имзалады

12 майдан Россия гадәти тормышта яшәүгә күчә башлады. Хәзер инде үзчикләүләр түгел, ә үз-үзебезне саклау режимында яшәячәкбез.

Гадәти булмаган режимнан чыгуга бәйле, Рәсәй Президенты Владимир Путин: “Коронавирус инфекциясе белән бәйле бердәм эш көне булмаган көннәр тәмамлана, әмма эпидемия белән көрәш дәвам итә”, - дип белдерде. Ил башлыгы балалы гаиләләргә, үзмәшгульләргә, эшмәкәрләргә һәм компанияләргә ярдәм булачагын әйтте. 

3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә 10ар мең сум акча биреләчәк. Ул агымдагы елның 1 июненнән шушы яшькә кергән һәр балага бер тапкыр түләнәчәк. 

3 яшькә кадәр булган балаларга 5әр мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Аны ана капиталын алучылар гына түгел, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре дә ала алачак. Май һәм июнь айларында гына түгел, ә апрель өчен дә социаль ярдәм алырга мөмкин булачак. 

Бала карау буенча пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттырачаклар – 3 мең 375 сумнан 6 мең 751 сумга кадәр. Мондый пособиене эшләмәүче гражданнар, яшь ата-аналар, шул исәптән студентлар да ала алачак. Бу социаль ярдәмне алу өчен, дәүләт учреждениеләренә бару кирәк түгел. Бары дәүләт хезмәте порталы яисә Пенсия фондына гына мөрәҗәгать итү дә җитә. Гомумән алганда, мондый ярдәм 27 миллион балага күрсәтеләчәк. 

Үзмәшгүльләрнең 2019 елда түләгән салымнарын дәүләт тулысынча кире кайтарып бирәчәк. Хәзерге вакытта 23 төбәктә үзмәшгульлекне теркәү алып барыла, һәм мондый статусны рәсмиләштерүчеләр саны 650 меңнән артып киткән.

– Үзмәшгүль булган барлык гражданнарга минималь хезмәт хакы күләмендәге салым капиталын бирергә тәкъдим итәм. Аның хисабына алар, үз акчаларын янда калдырып, керемнәрен саклап, быел салым түли алачак, - диде Владимир Путин.

 Социаль учреждение хезмәткәрләре, табиблар, кече медицина һәм техник персонал өч ай өчен махсус федераль өстәмә түләүләр алачак. “Социаль хезмәткәрләр дә зур йөкләмә һәм куркыныч астында эшлиләр. Шуңа алар өчен өч айга – 15 апрельдән 15 июльгә кадәр -  махсус федераль өстәмә түләү билгеләргә кирәк. Башкалар да узган апрель өчен тиешле түләүләрне алачаклар”, - дип белдерде В.Путин. Табибларга да ил башлыгы ике атналык смена өчен 40 мең сум акча вәгъдә итте. Көн саен инфекция белән күзгә-күз очрашканнарына 60 мең сум түләнәчәк. Социаль һәм педагогик хезмәткәрләр, урта, медицина һәм административ персоналларга – 25әр мең сум, авыручылар белән эшләүчеләргә – 35әр мең сум, кече персоналга 15әр һәм 20шәр мең сум, техник персоналга – 10ар һәм 15әр мең сум түләү каралган.

– Covid-19 коронавирусыннан зыян күргән тармакта эшли торган предприятиеләр икенче квартал өчен салым һәм иминият кертемнәрен түләүдән тулысынча азат ителәчәк. Әлеге ярдәмнән 1,5 миллионнан артык предприятие файдалана алачак.

– 12 майдан башлап, мөмкин булган бөтен җирдә, икътисадның төп тармаклары предприятиеләре эшчәнлеген торгызу өчен шартлар тудырырга кирәк. Предприятиеләрнең эшчәнлеге барлык санитария нормаларын үтәгән очракта гына мөмкин, гәрчә кулланучылар белән турыдан-туры элемтәгә керү зарурлыгына бәйле булмаса да, – диде Президент үз чыгышында.

Шәхси эшмәкәрләргә салым түләүләрен чигерәчәкләр

– Аеруча зыян күргән тармак эшмәкәрләренә иминият кертемнәргә карата бер минималь хезмәт хакы күләмендә салым чигерүен башкаруны тәкъдим итәм, - диде бу уңайдан ил башлыгы. Шәхси эшмәкәрләргә, гаилә фермаларына микрофинанс ярдәме күрсәтүче дәүләт структураларына 12 миллиард сум күләмендә өстәмә ярдәм булачак. “Бу суммалар “Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм” милли проектына салынды. Әлеге финанс ресурсны агымдагы елдан ук эшләтә башларга кирәк дип исәплим”, - диде Президент. Мәшгүльлеккә ярдәмгә дәүләт 2 процентлы кредит бирәчәк .

Россиядә әлеге махсус программа 1 июньнән тормышка ашырыла башлаячак, һәм бу чара 7 миллион эш урынына ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев