САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Россиядә хезмәткәрләргә аванс түләү кагыйдәләре үзгәрде

Россия компанияләрендә гыйнвар ае өчен аванс түли башладылар.

Хезмәткәрләрнең күбесен аванс күләменең алдагы айларга караганда кимрәк булуы гаҗәпләндергән.

Чынлыкта, 2023 елның 1 гыйнварыннан НДФЛ түләү кагыйдәләре үзгәрде. «Российская газета» шул турыда яза.

Күпчелек очракта ул оешмаларга кагылышлы техник үзгәрешләр белән бәйле һәм хисапчыларга өстәмә эш булып тора. Хезмәткәр үзенә тиеш булганны барыбер алачак. Гомуми хезмәт хакы үзгәрмәячәк, дип яза басма.

«Хәзер законнар эш бирүчегә керем салымын аванстан да, хезмәт хакыннан тотып калуны йөкли. Иске кагыйдәләр буенча ул айга бер тапкыр гына алына иде һәм ул хезмәткәрнең гомуми хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә иде», – дип аңлата басмага адвокат Ирина Калинина.

«Ачыклык өчен мисал китерәм. Хезмәткәрнең оклады 40 000 сум тәшкил итә. 13 процент керем салымын алганнан соң (бу 5200 сум), ул «кулга» 34 800 сум ала. Элегрәк аңа 16 мең аванс һәм 18 880 сум хезмәт хакы бирелде (40 000 –  16 000 аванс – 5200 бер ай эчендә барлык хезмәт хакыннан алынган керем салымы). Хәзер исә хезмәткәргә 13920 сум күләмендә аванс түләнә – былтыргыга караганда азрак (шул ук 16 000, әмма керем салымы сыйфатында 2080 сум акчаны тотып калып) һәм 20880 сум күләмендә хезмәт хакы биреләчәк. Аерманы менә шушында өстиләр. Нәтиҗәдә, хезмәт хакы узган елдагыга караганда күбрәк килеп чыга (24 000 – 3120 керем салымы буларак). Тик тулаем нәтиҗәдә хезмәткәр шул ук 34 800 сумын ала», – дип санады юрист.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев